tatruen
Баш бит / Татар дөньясы (белешмә) / Милли белем бирү учаклары / Милли (татар) компонентлы 22нче гомуми белем бирүче мәктәп (Димитровград)
Милли (татар) компонентлы 22нче гомуми белем бирүче мәктәп (Димитровград)

Милли (татар) компонентлы 22нче гомуми белем бирүче мәктәп (Димитровград)

Белем бирү процессы гомум-мәдәни характерда алып барыла. Барлык фәннәрне үзләштерүдә эзлексезлек саклана. Мәҗбүри предметлар белән беррәттән ана теле, әдәбияты һәм татар халыкның гореф-гадәтләре, йолалары өйрәнелә.
Мәктәптә 1нче сыйныфтан 11нче сыйныфка чаклы татар теле һәм әдәбияты, 2нче сыйныфтан инглиз теле фән буларак үзләштерелә, 10-11нче сыйныфларда “Татар халкының тарихы” курсы өйрәнелә. 5нче сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәр хезмәт дәресләре информацион технологияләр фәне белән алмаштырыла.
Белем бирүнең “Сәнгать” өлкәсе этнокультурный компонент һәм татар милли мәдәни элементларын азсызыклаган рәсем сәнгате, музыка, дөньяви мәдәниятнең нәфислеге белән тулыландырыла.
Өлкән сыйныф укучылары өчен югары уку йортларына керү мөмкинлекләрен киңәйтү максатыннан чыгып, мәктәптә барлык фәннәрне дә тирән һәм төрле яклап өйрәнүне оештыру өчен түләүле курслар эшләп килә.

Мәктәптә түбәндәге түгәрәкләр һәм секцияләр эшли:

  • OТуган тел;
  • Инглиз теле;
  • Яшь акыл ияләре;
  • Карлыгач;
  • Шахмат;
  • Сәламәтлек культурасы;
  • Хәрәкәтчән уеннар.

Өстәмә белем бирү системасын тормышка ашыру максатыннан мәктәп 2 номерлы музыка мәктәбе белән хезмәттәшлек итә.

Мәктәптә уздырыла торган барлык чараларны, яңалыкларны яктыртучы “Нур” нәшер ителә. Газета айга бер тапкыр чыга.

Мәктәптәге барлык балалар “Тынгысыз йөрәкләр” республикасына берләшкән. Яшьләр өчен өлкә һәм шәһәр мохтариятләре рәисләре Роза Әхмәтҗанова һәм Ривал Идрисов тәкдимнәре белән “Яңарыш” шәһәр яшьләре оешмасы төзелә. “Яңарыш” активистлары төрле кызыклы чаралар, дискотекалар оештыра, картлар һәм балалар йортларындагы өлкәннәргә, ятим балаларга ярдәм итәләр.

Мәктәп Татарстан республикасы Казан шәһәре Мәскәү районында урнашкан 2нче номерлы Мәрҗәни исемендәге татар гимназиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Спасс районы белем бирү бүлеге белән элемтәдә тора, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Димитровград шәһәренең татар милли мәдәни мохтариятенең игътибар үзәгендә тора.

Мәктәп музее

музей эт уг1Мәктәп каршында музей эшләп килә. Экспонатлар стендларда, витриналарда, стеллажларда урнаштырылган. Музейда берничә үзенчәлекле почмак бар: этнографик, кием–салым һәм чигү, хәрбиләр даны.

Музейның этнографик почмагы 2004–2005нче елларда мәктәп директоры Мөнирә Джумаева, тарих укытучысы Хабибахон Воинская, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Сәигуллина инициативасы белән төзелә башлый. Беренчеләрдән булып кувшин, утюг, агач кашыклар кебек әберләр туплана башлый. Укытучыларның мөрәҗәгатен укучылар да, әти–әниләр дә хуплап, бер ел дәвамында әлеге почмакны шактый баеталар.

Кием-салым һәм чигүләр почмагында бәйрәмнәрдә һәм көндәлек тормышта кия торган ирләр һәм хатын-кызларның элеккеге киемнәре, шулай ук чигелгән кул эшләре белән танышып була.

Хәрбиләр даны почмагы 2010 елда Бөек җиңүнең 65–еллыгына багышлап ачыла.

Мәгълүмати–китапханә үзәге

Мәктәп ачылган көннән үк Мәгълүмати–китапханә үзәге эшләп килә. Үзәк тәрбия эшен алып баруга шактый писатели ДМөлеш кертә. Укучыларны татар халкы мәдәнияты нигезләре белән таныштыруда төрле алымнар куллана: татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатына багышланган кичәләр, очрашулар, Казан, Болгар шәһәрләренә сәяхәт һ.б. Гадәткә кергән Белем көне, Укытучылар көне, яңа ел бәйрәмнәре белән беррәттән “Сөмбелә”, “Ураза бәйрәм”, “Корбан бәйрәм”, “Каз өмәсе”, Сабантуй кебек татар халкының милли бәйрәмнәре, татар җыры фестивале, туган тел көне даими оештырылып килә.

ДжумаеваМәктәп директоры:  Джумаева Мөнирә Мәүлит кызы – югары категорияле укытучы, Ульяновск өлкәсе мәгарифенең атказанган хезмәткәре, “Русия мәгарифенең мактаулы хезмәткәре” һәм “Мәгариф өлкәсендәге ирешкән казанышлары өчен” күкрәк билгеләре иясе.

Мәктәпнең адресы: Сембер олкәсе, Димитровград шәһәре, Төзүчеләр урамы, 15 нче йорт
Телефоннар: 3-13-42, 3-29-14

“Тынгысыз йөрәкләр” балалар республикасы атрибутлары

Музей

Мәгълүмати–китапханә үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*