tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Таң калдырган «Таңсылукай» балалар бакчасы
Таң калдырган «Таңсылукай» балалар бакчасы

Таң калдырган «Таңсылукай» балалар бакчасы

«Балалар, лимон нинди төстә?» – дип сорый тәрбияче апалары, кулындагы цитрус җимешен каршында тезелешеп утырган сабыйларга күрсәтеп. Секунд та үтми, арадан Яна исемле рус кызы, татар яшьтәшләреннән өлгеррәк булып, кулын күтәрә: «Сары төстә!»

Алтынга биргесез хезмәт

Әнә шулай Казан шәһәре Совет районының 330 нчы катнаш төрдәге «Таңсылукай» балалар бакчасына йөрүче балаларның һәркайсы, нинди милләттән булуына карамастан, ике телдә дә аралаша. Кирәк икән, русча чатнатып җавап бирәләр, татар телендә дә дөрес итеп, яратып сөйләшәләр. Бу тәрбия учагында туган телгә игътибар зур. Узган 2020 елда «Белем һәм тәрбия бирүне туган телдә  иң яхшы оештыручы балалар бакчасы» республика бәйгесе җиңүчесе дипломы белән бүләкләнеп, 500 мең сум күләмендә грант отулары – шуның нәтиҗәсе.

330 нчы «Таңсылукай» балалар бакчасы 1974 елда ук сафка басса да биредә тәрбия һәм белем бирүне татар телендә алып бару 1994 елда гына башланып киткән. Хәзер дүрт йөзгә якын бала утыз педагог канаты астында җәмгыятьтә яшәргә өйрәнә, туган телен чарлый. Беркемгә дә сер түгел, билгеләнгән юнәлештә уңышка ирешү тәрбиячеләрдән тора. Биредә алар бердәм булып, балаларны яратып, туган телне кадерләп хезмәт куялар. Аларның хезмәте алтынга бәрабәр. Әлеге балалар бакчасыннан еракларда яшәүче ата-аналарның да сабыйларын «Таңсылукай»дан аермаска тырышулары әнә шул хакта сөйли. Бакча мөдире Айнур Әнәс кызы Камалова тарафыннан куелган җитди, шул ук вакытта дустанә, аңлашуга корылган үзара мөнәсәбәтләр хисабына да ирешелгән хезмәт җимеше бу. Сабыйларын тәрбия учреждениесенә беренче тапкыр җитәкләп алып килгән ата-аналар гаҗәеп атмосфераны шунда ук тоеп ала –  ихласлык белән өртелгән, киеренкелекнең әсәре дә булмаган рәхәтлек хөкем сөрә монда. Бар да гади, кече күңелле, итагатьле, ягымлы, ачык йөзле – шәһәр уртасында шундый балалар бакчасы барлыгына таң каласың. Бакчаның «яше» шактый булуга карамастан, заманча техника, методика дигәннәре дә аларны әйләнеп үтми. Балаларның  эрудициясен арттыруга  юнәлтелгән уеннар уйнарлык интерактив өстәл шуларның берсе генә. Ул да, башка заманча тәрбия инструментлары кебек үк, грант акчасына алынган.

Тәҗрибәле, милли җанлы педагоглар турында сүз чыкса, биредә иң беренче итеп, балалар бакчасы ачылганнан бирле – 40 елдан артык хезмәт куючы остаз, балаларга  татар телен өйрәтүче тәрбияче Зәйтүнә Васил кызы Чернова исемен атыйлар. Грант яулауларында да аның өлеше зур. Араларында шундый педагог булу – яшь белгечләр өчен бәхет ул. Тәрбияче үзе уйлап тапкан «Көлсылу» дидактик уенын, башка авторлык дәресләре кебек үк, балаларның сөйләм телен үстерүдә уңышлы куллана. Аның белән янәшә атлаучы өлкән тәрбияче Гүзәлия Мәгаз кызы Насыйбуллина белән татар теле тәрбиячесе Илфира Малик кызы Гыйльметдиновадан башка шулай ук балалар бакчасында бер генә чара да узмый. Күнегелгән сценарийларны читкә куеп, һәр чарага гаҗәеп кызыклы сюжетлар уйлап таба алар. Мондый бәйрәм программалары аша балалар гына түгел, тамаша кылырга килгән ата-аналарның күңелләрендә дә аһәңле телебезгә соклану уяна. Ә балаларның махсус тектерелгән милли киемнәрдә чыгыш ясавы исә милли тәрбиянең гүзәл үрнәге.  «Безнең өчен иң мөһиме – монда йөрүче балаларның сәламәт, белемле, тәрбияле булулары, бакчаны яратулары, киткәч тә канәгать калулары. Кайчандыр монда йөргән балалар хәзер бездә үзләре үк тәрбияче булып эшлиләр, ә бу икеләтә куанычлы», – ди  Айнур Әнәс кызы. Чыннан да, бакчада яшь белгечләр шактый, аларның өлкән педагоглар белән бер дулкында булып, бердәм эшләүләре әллә каян күренеп тора.

Бакчаның тәрбия эшендәге үзенчәлекләр турында сөйләгәндә,  тарихчы-галим Ризаэддин Фәхреддин сүзләреннән дә тирәнрәк итеп әйтү мөмкин түгел, – дип исәпли 1 нче категорияле тәрбияче Тәнзилә Шакир кызы Мөбарәкҗанова. – Ә бөек педагог: «Балачакта алынган тәрбия-
не соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», – дигән.  Без менә шул тирән эчтәлекле сүзләргә күз төбәп эшлибез. Бала көннең күп өлешен балалар бакчасында уздыра, димәк, мәктәпкәчә гомеренең шактый өлеше дә монда үтә дигән сүз. Шуңа да бала тәрбияләүдә, сабый күңелендә туган телгә мәхәббәт уятуда балалар бакчасының роле зур һәм безнең янәшәдә эшләүче һәр педагог моны аңлап эш итә.

– Безнең өчен иң мөһиме – бакчага  йөрүче балаларның сәламәт, белемле тәрбияле булулары, – ди бакча мөдире Айнур  Әнәсовна. – Халык педагогикасы, милли гореф-гадәтләр аша тәрбияләргә омтылуыбыз бушка китми. Сабыйларыбыз, биредән чыгып киткәч тә, беренче тәрбиячеләрен онытмыйлар. Кайчандыр монда йөргән балалар хәзер бездә үзләре үк тәрбияче булып эшли. Моның нигезендә коллективны ярату ята. Педагогларыбыз бер дулкында булып, аңлашып эш итәләр.

Сөембикә сандыгын
күргәнегез бармы?

330 нчы балалар бакчасында Президент каршында «Татар телен саклау һәм үстерү» комиссиясе барлыкка килгәнче үк, балаларга тәрбияне  ана теле аша бирүнең әһәмиятен аңлаганнар. Шуның бер уңышы буларак, 2015 елда коллектив  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломына лаек булган. Биредә сабыйны татар теле белән кызыксындыруның күптән сыналган  һәм һәрбер әни белгән алымына нигезләнеп эш итәләр. Тәрбиячеләр нәниләргә, туган телдә шигырьләр, әкият-хикәяләр укып кына калмыйча, аларны бергәләп сәхнәләштерәләр. Аһәңле итеп, сәнгатьле сөйләргә өйрәнәләр, әкият геройларын рәсемгә төшерәләр. Бу, беренчедән, сүзләрне тизрәк  отып алуга ярдәм итсә, икенчедән, оялчан, югалып калучан балаларның эчке мөмкинлекләрен ачуда булыша. Кыюлык – ярты бәхет, дип танылган заман өчен бусы аеруча әһәмиятле.

Бу бакчадагы тәрбия эшенең тагын бер үзенчәлеге күңелемә сары май булып ятты. Борын-борыннан килгән хәзинәләр – милли уеннар, йола бәйрәмнәре, һөнәрләр белән таныштыру өчен заманча алымнар куллану монда балаларның күңелен яулауда тәэсирле юл булып тора. Көз көне уздырылган «Сөембикә сандыгы» квест-уенын гына алыгыз! Сөембикә ханбикә борчулы хәбәр белән уртаклаша – аның хәзинәләр тутырылган сандыгы югалган! Балаларга, биремнәрне үтәп, әнә шул  байлыкны – балдак, муенса, хәситә, калфак,  алкаларны – сандыкка кайтарырга кирәк. Ачык һавада, мәһабәт агачлар әйләндереп алган яшел бакча эчендә ханбикәнең җәүһәрләрен эзләү мавыктыргыч уенга әйләнә. Аларны табу белән генә эш бетми бит әле: һәр хәзинә үрнәгенең нәрсә аңлатканын, кайчан кулланганын, халкыбыз өчен нинди кыйммәткә ия булуын әйтеп-аңлатып бирергә кирәк. Шулай итеп, уен  милли тәрбия сәгатенә әверелә. Әнә шулай, ел дәвамында узучы Сөмбелә, Нәүрүз, Сабантуй кебек бәйрәмнәрдә катнашып, балалар милли гореф-гадәтләребез белән танышалар.

Логопед татарча
дәреслек яза

Балалар бакчасының штатында  өч логопед эшли. Төркемнәр дә шартлы рәвештә өчкә бүленгән: рус телле, татар телле, татар һәм рус телләрен уртача белгән балалар төркемнәре. Логопедлар тәрбиячеләр белән иңгә-иң куеп эшлиләр, шуңа да уртак максатларга хезмәт иткән эш нәтиҗәләре ел дәвамында ук күзгә күренә – балаларның сөйләм теле яхшыра, аваз әйтелеше камилләшә, сүз байлыгы арта, сәнгатьле сөйләм формалаша. Мондый төр дәресләр, классик логопедиягә нигезләнеп, биредә эшләүче педагоглар тарафыннан бик күп материаллар белән баетылган һәм системага китерелгән. Укытучыларның хәтта үз авторлыгында нәшер ителгән логопедия дәреслеге дә бар. Зурлар төркемендә коррекцион эшне алып баруга корылган әлеге басманың авторы –
югары категорияле логопед Латыйпова Венера Зариф кызы. «Соңгы елларда татар теленең абруе төшү сәбәпле, без туплаган бу әсбап-
ларның актуальлеге бераз кимегән иде. Бакчаларга күбрәк рус телендә сөйләшүче балалар килә башлады, –
ди Венера Зарифовна. – Ана телендә матур итеп сөйләшүче балалар тәрбиялисе килгәнгә, без, каршылыкларга карамыйча, алар белән эшне дәвам итәбез». Мөгаллимәнең чираттагы әсбабы әле дөнья күрергә өлгермәгән, әмма андагы материаллар инде бүген үк өстәл китабы булырлык. Ул «Балаларның татарча сөйләм телен тикшерү альбомы» дип атала.  Нәшер ителгән очракта, әлеге әсбап балалар бакчаларына зур ярдәм булыр иде.

Салават – җыр укытучысы

«Искитәрлек гүзәл бит ул – безнең бакчабыз! Бәхетле шул, әй, бәхетле бала чагыбыз!» – дип җыр-лап каршы алды безне мәктәпкә әзерлек төркеме балалары. Татар телендәге мондый матур эчтәлекле җырлар «Таңсылукай»га йөрүче балаларга гына түгел, аларның әти-
әниләренә дә таныш. Чөнки һәр бала бакчада өйрәнгән шигырь яки җыр белән өйдәгеләрне дә таныштырыр-
га ашыга. Аны бит аларга Салават абыйлары өйрәтә! «Таңсылукай»ның музыка җитәкчесе Салават Яруллин  җыр-моңга гына гашыйк түгел, сабыйларны да чын күңеленнән яратып, аларны сәнгать дөньясына алып керү өчен бөтен тырышлыгын сала. Аларны музыка уен кораллары белән дә таныштыра. Нәниләр күңеленә күперне халык педагогикасына нигезләнгән дәресләре аша сала ул. Шуңа күрә бәйрәмнәрдә чыгыш ясаган балаларны нәни артистлар, диярсең!

Без бакчага килгәндә, педагог-ның «Ел тәрбиячесе» бәйгесенә әзерләнеп йөргән мәле иде. Әлеге ярышка ул фәкать татар телендәге дәресләр белән генә катнаша  икән. Язма әзерләгәндә, Салават Нурис-
лам улының, әлеге бәйгенең шәһәр этабында җиңеп, өченче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнүен белдек.

Инде соңгы сүзне ата-аналарның бер вәкиле, 330 нчы балалар бакчасының әзерлек төркеменә йөрүче Аязның әнисе Рамилә Закировага бирик:

– Беренче көннән үк ярдәмгә әзер торучы хезмәткәрләре белән җәлеп итте безне бу бакча. Татар телле мохит, тәҗрибәле тәрбиячеләр, көчле педагоглар, эчкерсез мөнәсәбәт – тора-бара шушы сыйфатлары өчен яраттык аны. Улыбыз Аязның сөйләм телендә кыенлыклар бар иде. Бакчада эшләүче логопед-укытучы Загиева Эльмира Габдулла кызы ярдәме белән улыбызның сөйләме рәткә салынды. Төркемебез тәрбиячеләре, музыка укытучылары да бер юнәлештә – балаларга тәрбия бирү өчен янып-көеп, иҗади эшлиләр. Минем сүзләр – күпчелек ата-аналарның фикере, дип уйлыйм.

Әдилә БОРҺАНОВА

magarif-uku.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*