tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Фуад Вәлиев яшәгән йортта мемориаль такта урнаштырырга ниятлиләр
Казанда Фуад Вәлиев яшәгән йортта мемориаль такта урнаштырырга ниятлиләр

Казанда Фуад Вәлиев яшәгән йортта мемориаль такта урнаштырырга ниятлиләр

Татар сәнгать белеменә нигез салган галим, Идел буенда беренче сәнгать белеме докторы Фуад Вәлиев яшәгән Казандагы йорт фасадында мемориаль такта урнаштырырга телиләр.

«Минемчә, татар сын сәнгатенә Бакый Урманче нигез салган булса, гамәли, көнкүреш сәнгатенә Фуад Вәлиев нигез салды. Мәдәният министрлыгы да бу юбилей датасыннан читтә кала алмый. Быел Фуад Вәлиев яшәгән йортта элмә мемориаль такта кую мәсьәләсен хәл итәргә тырышырбыз», — диде Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Министр урынбасары сүзләренчә, бу турыда Фуад Вәлиевның кызы — Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова белән сөйләшү булган инде.

«Сүз Казанның Петербург урамында урнашкан 32нче йорт турында бара. Мемориаль тактаны шунда куярга ниятлиләр», — диде сәнгать фәннәре докторы, Мәрҗани исемендәге Тарих институты баш фәнни хезмәткәре, Фуад Вәлиевның кызы, Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*