Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл округында «Себер бавырсагы» гастрономия фестивале үтәчәк
Тубыл округында «Себер бавырсагы» гастрономия фестивале үтәчәк

Тубыл округында «Себер бавырсагы» гастрономия фестивале үтәчәк

Төмән өлкәсенең Тубыл округында «Себер бавырсагы» гастрономия фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә.

Фестиваль 18 июльдә Прииртышье бистәсендәге спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә узачак. Быел чара алтынчы тапкыр үтәчәк.

Фестивальдә милли ризыклар һәм эчемлекләр җитештерүчеләр, халык һөнәрләре һәм сувенир осталары, иҗат коллективлары, эшмәкәрләр һәм һөнәрчеләр катнашачак.

«Бу — үз продукцияңне тәкъдим итү, кунакларны гореф-гадәтләр белән таныштыру өчен яхшы мөмкинлек», — дип хәбәр итә Тубыл округы администрациясе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*