Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кунашак авылында «Балалар Сабантуе»нда катнашты
Васил Шәйхразыев Кунашак авылында «Балалар Сабантуе»нда катнашты

Васил Шәйхразыев Кунашак авылында «Балалар Сабантуе»нда катнашты

Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кунашак авылындагы «Теремкәй» балалар бакчасына барды. Биредә ул «Балалар Сабантуе» бәйрәмендә катнашты.

Чара барышында балалар үзләренең милли мәдәнияткә булган сәләтләрен күрсәттеләр. Васил Шәйхразыев яшь буынны милли традицияләрдә тәрбияләүнең әһәмиятен ассызыклады. Очрашу истәлеге итеп, ул һәр балага татар телендә китаплар һәм Казаннан алып килгән чәк-чәкләр бүләк итте. Бу бүләкләр кечкенәләргә үз телләрен һәм мәдәниятләрен тагын да ныграк яратырга ярдәм итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*