Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт районында Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы үтә
Әлмәт районында Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы үтә

Әлмәт районында Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы үтә

Бүген Әлмәттә Бөтендөнья татар конгрессының Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары бүлекчәләренең чираттагы күчмә утырышы үтә.  Катнашучыларны бай эшлекле һәм мәдәни программа көтә.

Иртәнге сәгатьләрдә кунаклар Кичүчат авылында Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музеенда булдылар. Биредә аларны Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова һәм музей директоры Диләрә Гыймранова сәламләде. Музей буйлап экскурсиядән соң, кунаклар чәй табыны янында аралаштылар.

Көннең икенче яртысында делегация Әлмәт шәһәренә юл тотачак. Биредә делегатлар «Әлмәт» иҗат үзәгендә булачак һәм төрки халыкларның музыка кораллары күргәзмәсе белән танышачак.

Аннары эшлекле программа Габдрахман авылында дәвам итәчәк.  Кунаклар авылның туган якны өйрәнү музеенда булачаклар һәм биредә Бөтендөнья татар конгрессының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләренең көньяк-көнчыгыш зона утырышы узачак. Утырышны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов алып барачак.

Кич белән кунаклар «Нефтьче» мәдәният сараенда «Татар кызы» халыкара конкурсының республика этабының финалын тамаша кылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*