Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Донецкта Муса Җәлил һәйкәле һәм яңа сквер булачак
Донецкта Муса Җәлил һәйкәле һәм яңа сквер булачак

Донецкта Муса Җәлил һәйкәле һәм яңа сквер булачак

Донецк Халык Республикасында Советлар Союзы Герое, татар халкының легендар патриот-шагыйре Муса Җәлилнең якты истәлегенә багышланган һәйкәл (бюст) куелачак һәм аның тирәсендә яңа сквер оештырылачак.

Бүгенге көндә әлеге проектны тормышка ашыру юлында башлангыч практик адымнар ясалган. Оештыручылар тарафыннан монумент куелачак мәйдан төгәл билгеләнгән һәм территорияне чүп-чардан чистарту, төзелеш алды әзерлеге эшләре башкарылган. Истәлекле сквер төзү һәм Җәлил каһарманлыгына багышланган бюстны урнаштыру уртак тарихи хәтерне саклауда һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә бик мөһим адым булып тора.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*