ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре форумы Ырынбур шәһәрендә ике көнлек «Акыл фабрикасы» үткәрде
Бөтендөнья татар яшьләре форумы Ырынбур шәһәрендә ике көнлек «Акыл фабрикасы» үткәрде

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Ырынбур шәһәрендә ике көнлек «Акыл фабрикасы» үткәрде

20-21 июнь көннәрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы Ырынбур шәһәрендә ике көнлек «Акыл фабрикасы» белем бирү проектын үткәрде. Шәһәр татар яшьләре өчен мәдәният, белем һәм күңелле аралашу үзәгенә әверелде.

Чараны, гадәттәгечә, форум проектлары белән презентациясе белән ачып җибәрделәр. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов эшләнгән һәм эшләнеп килә торган проектлар турында сөйләде, киләчәккә планнар белән уртаклашты. Аннары Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат сәркатибе Айзилә Абдрахманова үзенең СМИ һәм блогерлар белән эшләү тәҗрибәсе белән бүлеште. Бу бигрәк тә медиа өлкәсендә эшләүче яшьләр өчен файдалы булды.

Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин исә Оренбургның ни өчен татар мәдәнияте башкаласы дип аталуына тукталды, шәһәрнең татар тарихындагы урыны турында кызыклы фактлар китерде. Төштән соң ике төрле остаханә эшләде: Райнур Хәсәнов ясалма интеллект ярдәмендә видеолар ясарга өйрәтте, ә Ләйсән Фәхриева үткәргән кул эшләре остаханәсендә исә милли алкалар ясадылар, нәтиҗәдә, һәр катнашучының истәлеккә үз куллары белән эшләнгән бизәнү әйбере булды.

Көннең икенче яртысында музыкант, мультиинструменталист Ильяс Фәрхуллин төрки музыка уен кораллары белән таныштырды, тамашачылар милли уен коралларының матур авазларын тыңлады. Ә кичке якта Илфат Батаршин аш-су остаханәсендә милли ризыклар әзерләү серләре белән уртаклашты. Бөтен катнашучылар бергәләп өчпочмак һәм «Бармак» атамалы печенье пешерде һәм, үзләре пешергән ризыкларны авыз итәргә, матур табынга җыелды.

Икенче көне иртән катнашучылар Татар Каргалысы авылына юл тотты. Тарихи авылда татар мәдәнияте эзләре, борынгы йортлар белән таныштылар. Төштән соң Оренбургның татар урыннары буйлап экскурсия оештырылды, шәһәрнең  әһәмиятле урыннарын күрсәттеләр. Кич Урал елгасы ярында татар халкының җырлы-биюле милли уеннары белән тәмамланды.

Чыганак: Бөтендөнья татар яшьләре форумы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*