tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадрия Идрисова балалар белән дөрес сөйләшү серләрен әйтте
Кадрия Идрисова балалар белән дөрес сөйләшү серләрен әйтте

Кадрия Идрисова балалар белән дөрес сөйләшү серләрен әйтте

VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышы барышында Татарстан Республикасының Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова балалар белән дөрес сөйләшү серләрен әйтте.

«Госман хәзрәт гаиләсе белән соңгы вакытларда еш күрешергә туры килде. Ул балалары белән телефоннан „Исәнме, җаныем, исәнме, матурым минем“ дип исәнләшә. „Әгәр мин бер кызыма ‚Исәнме, матурым, җаныем‘ дип әйтмәсә, әниләренә ‚Әти, әллә безгә үпкәләдеме? ‘ дип шалтыраталар“ дип сөйләде. Ә без андый сүзләрне балаларыбызга әйтәбезме? Әйтмибез шул», — диде Кадрия Идрисова.

«Киләчәгем бит син, улыкаем, җанкисәккәем, шуны эшләп алыйк әле, бөтен өмет синдә бит» дип сөйләшүләр юк бит, кызлар», — дип мөрәҗәгать итте «Ак калфак» оешмасы рәисе.

Кадрия Идрисова балаларга мәрхәмәтле булу, гаиләдә балалар арасында гадел булу, һәр балага тигез караш күрсәтү мөһимлеген ассызыклады. «Балаларга ялгышу хас икәнен истә тоту, әкрен генә түземлек белән баланың кимчелеген төзәтеп бару кирәк», — диде.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*