tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сөфхәт Надыйров 80 яшьлек юбилеен каршылады!
Сөфхәт Надыйров 80 яшьлек юбилеен каршылады!

Сөфхәт Надыйров 80 яшьлек юбилеен каршылады!

Свердловск өлкәсендә эшләп килүче Мәҗит Гафури исемендәге татар-башкорт милли оешмасы җитәкчесе Сөфхәт Надыйров 80 яшьлек юбилеен каршылады. Юбилярга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән котлау җиткерелде.

Хөрмәтле Сөфхәт Лотфулла улы!

Свердловск өлкәсендә, Екатеринбург шәһәрендә яшәүче күпсанлы халкыбызның телен, динен, мәгърифәтен һәм мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга Сез үзегездән зур өлеш кертәсез. Милли оешмаларыбыз җитәкчеләре Сезнең кебек актив һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып барганда милләтебез кайда яшәвенә карамастан, ныклы канат астында булыр. Бүгенге көндә Мәҗит Гафури исемендәге татар һәм башкорт мәдәнияте оешмасы рәисе булып, милләттәшләребезгә армый-талмый хезмәт итәсез. Әлеге фидакарь хезмәтегез белән Сез халкыбызның хөрмәтен казандыгыз һәм без Сезгә рәхмәтләребезне җиткерәбез.

80 яшьлек юбилеегызны егетләрчә күтәренке рух белән каршы алуыгызга аеруча шатбыз. Һәрчак шулай тормыш сөючән булып калыгыз, яшәү һәм эш дәрте сүрелмәсен, максатка омтылышыгыз бервакытта да кимемәсен. Дөньдагы катлауланып барган тормыш шартларына карамастан, Аллаһы Тәгалә Сезгә аеруча ныклы сәламәтлек һәм җан тынычлыгы бирсен, гомерегез бәхеттә һәм хөрмәттә үтсен!

Олы ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе     В.Г. Шәйхразыев

Тантаналы чарада Бөтендөнья татар конгрессының Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитеты баш референты Гөлназ Нигъмәтҗанова катнашты. Юбилей кичәсендә Татарстан Республикасының Свердлау өлкәсендәге даими вәкилле Хәйдәр Гыйлфанов та Сөфхәт Надыйровка теләкләрен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*