tatruen
Баш бит / Әңгәмә (страница 18)

Рубрика: Әңгәмә

Ринат Абдулкаюмов: Казанга укырга киләсем килә

21 октябрьдә Халыклар дуслыгы йорты бинасында татар теле һәм әдәбияты буенча уздырылган олимпиаданың җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Беренче урынга лаек булучылар арасында башка илләрдән килгән милләттәшләребез дә бар. Аларның берсе – Казахстан егете Ринат Абдулкаюмов. Ринат Абдулкаюмов – Казахстанның Павлодар шәһәреннән. Әлеге олимпиадада катнашканда җиңүче булырмын дип башына да китермәгән ул. Аның төп максаты – олимпиадада катнашып татар телен камилләштерү, ...

Дәвам »

Максум Акчурин: “Кузьма Мининның татар булуы документта күрсәтелмәгән”

Берничә ел элек календаребезгә яңа бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көне кертелде. Заманында төрле милләт кешеләренең берләшеп, тупланып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелүе тарих битендә тирән эз калдырды. 1917 елгы инкыйлабка кадәр әлеге көн иске стиль буенча 22 октябрьдә бәйрәм ителгән. 2005 елдан бу бәйрәм 4 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бердәмлек, дуслык көнен Дмитрий Пожарский һәм Кузьма Мининның 17 гасырда илне поляк илбасарларыннан ...

Дәвам »

Татар мохите эзләп…

Чит илдә туып үскән татар яшьләре арасында Казанга кайту уе белән янучылар, шушында төпләнеп калырга теләүчеләр бар. Аларны, беренче чиратта, мондагы татар мохите җәлеп итә. Эстониянең Маарду шәһәре егете Искәндәр Сабиров та киләчәк тормышын нәкъ менә шушында күз алдына китерә. Бүген Искәндәр Сабиров Казан дәүләт энергетика институтының 2 нче курс студенты. Монда күченеп килүенә, югары уку йортына укырга керүенә ул ...

Дәвам »

Артур Исламов: “Татар җырын бөтен җирдә яңгыратырга кирәк”

Прагада узган Vissi d’Arte – яшь опера җырчыларының халыкара бәйгесендә Казан опера театры артисты Артур Исламов Нәҗип Җиһановның “Намус” операсыннан Хәйдәр ариясен башкарып икенче лауреат бүләгенә ия булды. Прагада узган атна ахырында узган халыкара бәйгедә Казан, Уфа опера мәктәбе вәкилләре беренче, икенче урыннарны бүлеште. Бу бәйгедә Артур Исламовтан кала Уфадан Флорида Иркина һәм Динә Хөсәенова да катнашты. Артур Исламов бу ...

Дәвам »

Фатих Кутлу: татарга да тылмач кирәк

Шөкер,  дөнья әдәбияте күгендә йолдыз булып балкырдай язучыларыбыз аз түгел. Әмма әдип классика булырдай нинди генә шәп әсәр иҗат итмәсен, аның хакында башка халыклар белмәсә, әсәрләре чит телләргә тәрҗемә ителмәсә, ул ныклап танылып китмәскә дә мөмкин. Шуңа да соңгы елларда татар әдипләре әсәрләрен башка телләргә тәрҗемә итүгә  аеруча игътибар бирелә. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче, филолог, язучы  Фатих бәй Кутлу ...

Дәвам »

Фәрит Гыйбатдинов: “Бу фестиваль Аллаһы тәгаләне мактаучыларны җыя”

Дини юнәлештәге җырларны үз итеп мөнәҗәт-бәет, зикер әйтеп Аллаһы тәгаләне зурлаучылар Чуашстанның Урмай авылына җыела. 21 августта Урмайда төбәкара мөселман җырлары "ART-Мәдхия" фестиваленең алтынчысы уза

Дәвам »

Бакуда татарлар тату яши

Июль аеның нәкъ уртасында 15 көнне Баку шәһәрендә татар бәйрәме – Сабантуе гөрләп үтте. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Миләүшә Әмин кызы Гомәрова Әзербәйҗан башкаласына барып, милләттәшләребез белән бергә бәйрәм шатлыгын уртаклашып кайтты. Сабантуе көнне ярышларны бүлеп, түбә астына концерт карарга куып керткән көчле яңгырга да карамастан (мондый яңгыр июль аенда ничә елга бер генә килә икән), бәйрәм ...

Дәвам »