enrutat
Баш бит / Фотоальбомнар (страница 3)

Рубрика: Фотоальбомнар

Кайтучыларның алтын туе Казанда үтте

Шимбә көнне, 26 июльдә Казанның Самосырово бистәсендә бик үзенчәлекле гаилә бәйрәме үтте. 75 яшьлек Рифкатү һәм Фәһимә   Мәһдиевларның бергә тормыш коруына ярты гасыр гомер  үткән. Өр-яңа салынган йортта узган бу туйга Ташкенттан, Хабаровскидан, Башкортостаннан,  Норлаттан,  Мәскәүдән килгән кардәшләр Фәһимә апа белән Рифкать агай кебек бәхетле парны күреп шатландылар. Казан турында уйлап, аның белән сокланып, аны күрергә хыялланып яшәүчеләр өчен ...

Дәвам »

«Бәхетле балачак» җиңүчеләре Арчада кунакта

Бөтендөнья татар конгрессы халыклар дуслыгы ныклыгы сагында гына түгел, ә балалар дуслыгы сагында торучы оешма буларак та билгеле.Әледән — әле уздырылып килүче фестивальләр, төрле чаралар моның ачык мисалы. Шундый матур чараларның берсе булып, алдагы көннәрдә сайтыбызда яктыртылып барган, «Бәхетле балачак» бәйгесе тора. 24 нче июль көнне шаулап -гөрләп бәйгенең йомгаклау тантанасы узды, ә инде бүген Россия Федерациясенең  Омск, Тобольск, Әстерхан ...

Дәвам »

Татарстан авылларында урам бәйрәмнәре үткәрү гадәте кереп бара

Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылы кешеләре яшьләр урамында «Урам бәйрәме»нә җыелышты. Шушы урамда яшәүче Фәнил һәм Гөлнар Садриевлар өченче елын инде бу бәйрәмне оештырып үткәрәләр. Ә район мәдәният йорты үзешчәннәре һәр ел саен концертны алып барырга булышалар.

Дәвам »

Туган телне өйрәнүдә җәйге урак өсте

Уку елы дәвамында дәресләр арытса, җәйге лагерларда уку үзенә күрә кызыклы, мәгънәле тамаша кебек. Бераз күңел дә ачасың, яңа дуслар белән аралашасың, кызыклы кешеләр белән очрашасың, туган телең дә шомара, милли мәдәнияне, тарихны да өйрәнәсең. Андый җәйләүләр  милли үзаң үстерү һәм туган телне өйрәнү өчен файдалы. Милләттәшләр җәйге ял вакытында гына күмәкләп очрашып, аралаша ала. Финляндия татарларының җәйге лагерьлары дистә еллар ...

Дәвам »

Сургут татарлары — футбол чемпионнары

28-29 июньдә Сургутта үткән футбол турнирында милли командалар арасында  татарлар беренчелекне яулап алдылар. Бу ярышлар  милли-мәдәни оешмалар спартакиадасы кысаларында үткәрелде. Катнашырга теләк белдергән 9 милли команда: урыслар, молдаваннар, казахлар, әрмәннәр, әзериләр, дагъстанлылар, үзбәкләр, чуашлар һәм татарлар башта өчәр-өчәр төркемнәргә бүленеп ярыштылар. Соңыннан үз төркемнәрендә беренчелекне яулаганнар 1-3 урын өчен, икенче булганнар 4-6 урын өчен, аутсайдерлар 7-9 урын өчен көрәштеләр. Нәтиҗәдә ...

Дәвам »

Уфада илаһият һәм исламият кичәсе үтте

24 июнь Уфаның «Ихлас» мәчетендә шигърият, мөнәҗәтләр һәм җыр кичәсе үтте. Кичә «Ихлас» мәчете алдындагы мәйданда узды. Ул изге Рамазан аен лаеклы каршы алу уңаеннан һәм агымдагы Мәдәният елы кысаларында оештырылды. Оештыручылары – Башкортстан хатын-кызларының «Сәхибҗамал» һәм «Ак калфак» оешмалары. Чараны «Ихлас» мәчете имам-хатибы Мөхәммәт Галләм ачып, сүзне Русия Диния нәзарәте рәисе мөфти Тәлгать Таҗетдингә бирде. Ул сүзен мәчетләр төзелүе ...

Дәвам »