enrutat
Баш бит / Фотоальбомнар (страница 4)

Рубрика: Фотоальбомнар

Татарстан авылларында урам бәйрәмнәре үткәрү гадәте кереп бара

Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылы кешеләре яшьләр урамында «Урам бәйрәме»нә җыелышты. Шушы урамда яшәүче Фәнил һәм Гөлнар Садриевлар өченче елын инде бу бәйрәмне оештырып үткәрәләр. Ә район мәдәният йорты үзешчәннәре һәр ел саен концертны алып барырга булышалар.

Дәвам »

Туган телне өйрәнүдә җәйге урак өсте

Уку елы дәвамында дәресләр арытса, җәйге лагерларда уку үзенә күрә кызыклы, мәгънәле тамаша кебек. Бераз күңел дә ачасың, яңа дуслар белән аралашасың, кызыклы кешеләр белән очрашасың, туган телең дә шомара, милли мәдәнияне, тарихны да өйрәнәсең. Андый җәйләүләр  милли үзаң үстерү һәм туган телне өйрәнү өчен файдалы. Милләттәшләр җәйге ял вакытында гына күмәкләп очрашып, аралаша ала. Финляндия татарларының җәйге лагерьлары дистә еллар ...

Дәвам »

Сургут татарлары — футбол чемпионнары

28-29 июньдә Сургутта үткән футбол турнирында милли командалар арасында  татарлар беренчелекне яулап алдылар. Бу ярышлар  милли-мәдәни оешмалар спартакиадасы кысаларында үткәрелде. Катнашырга теләк белдергән 9 милли команда: урыслар, молдаваннар, казахлар, әрмәннәр, әзериләр, дагъстанлылар, үзбәкләр, чуашлар һәм татарлар башта өчәр-өчәр төркемнәргә бүленеп ярыштылар. Соңыннан үз төркемнәрендә беренчелекне яулаганнар 1-3 урын өчен, икенче булганнар 4-6 урын өчен, аутсайдерлар 7-9 урын өчен көрәштеләр. Нәтиҗәдә ...

Дәвам »

Уфада илаһият һәм исламият кичәсе үтте

24 июнь Уфаның «Ихлас» мәчетендә шигърият, мөнәҗәтләр һәм җыр кичәсе үтте. Кичә «Ихлас» мәчете алдындагы мәйданда узды. Ул изге Рамазан аен лаеклы каршы алу уңаеннан һәм агымдагы Мәдәният елы кысаларында оештырылды. Оештыручылары – Башкортстан хатын-кызларының «Сәхибҗамал» һәм «Ак калфак» оешмалары. Чараны «Ихлас» мәчете имам-хатибы Мөхәммәт Галләм ачып, сүзне Русия Диния нәзарәте рәисе мөфти Тәлгать Таҗетдингә бирде. Ул сүзен мәчетләр төзелүе ...

Дәвам »

Барнаулда Сабантуй үтте

29 июньдә Барнаулда да Сабантуй үтте. Татар бәйрәме бу төбәктә 22 нче мәртәбә оештырылды. Инде өченче ел рәттән бәйрәмдә яңгыр яуса да, халык күңел ачу форсатын файдаланмый калмады. «Дуслык» татар мәдәнияте үзәге һәм төбәк милли-мәдәни автономиясе Сабантуйны күңелле итеп уздыруны әйбәтләр кайгыртканнар. Шулай ук Алтай якларында су басудан зыян күрүчеләрне дә кунак иткәннәр. Концерт программасында җирле «Дуслар» фольклор ансамбленнән тыш, башка ...

Дәвам »

Башкортстанның Балтач районында «Татар гаиләсе — матур гаилә» конкурсы үтте

Башкортстанның Балтач районында «Татар гаиләсе — матур гаилә» дип аталган конкурска нәтиҗә ясалды. Җирлектәге җитәкчеләр соравы буенча бу чара «Саумысыз авылдашлар» дип аталган чара белә бергә кушып оештырдык. Бик матур килеп чыкты.  Оештыручылар искиткич гаиләләр тапканнар. Фатыйховлар үзләренең 2 баласы янына 3 ятим бала карарга алганнар, Хөснимәрдәновлар үз 5 балалары янына ятимә кызны сыйдырганнар,  50ел бергә гөмер иткән Әхтәриевлар 5 ...

Дәвам »