enrutat
Баш бит / Милли тормыш / Актуаль фикер (страница 9)

Рубрика: Актуаль фикер

7-8 июнь көннәрендә Татарстан авыллары һәм район үзәкләрендә Сабантуйлар гөрләячәк

Әлеге чара – татар халкы тарафыннан иң көтеп алына торган милли бәйрәмнәрнең берсе. Шулай да, соңгы елларда Сабантуй үзенең тарихи йөзен югалтып бара кебек...

Дәвам »

ТУГАН ТЕЛЕМ – ТАТАР ТЕЛЕ

Соңгы елларда татар  телен өйрәнүгә  республикабызда гына түгел, Россия төбәкләрендә дә аеруча киң игьтибар бирелә.  Яңа дәреслекләр, укыту – методик комплектлары дөнья күрә, аудио– видео язмалар барлыкка килде. Укытучының  нәтиҗәле дәрес бирү мөмкинлеге артты, укыту процессында куллану өчен  төрле технологияләр арасыннан уңышлы дип санаганын сайлап алу шартлары да тудырылды. Республикада татар теле  дәреслекләрен язучы  авторлар  шактый. Алар барысы да үз ...

Дәвам »

КФУ галимнәре Истанбулда

Май аеның соңгы көннәрендә,  Казан федераль университетының Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты телевидение тапшырулары әзерләү һәм тапшыру кафедрасы галимнәре Истанбулда булып киттеләр. Алар Истанбул университетының коммуникация факультеты җитәкчелеге чакыруы буенча килде. Татарстан кунаклары әлеге уку йортының радио, телевидение һәм кино сәнгате бүлеге эшчәнлеге белән таныштылар. Студентларның телетапшырулар әзерләү студиясендә булдылар, яңа технологияләр һәм заманча мөмкинлекләр белән бәйле мәгълүмат тупладылар. Шулай ...

Дәвам »

Казан һәм кырым татарларының ихлас очрашуы 26.04.2014

Кырымның Россиягә керүе гади гамәл түгел, бу шартларда җәмәгатьчелекнең аралашуы да бик мөһим. Россия шартларында яшәү һәм эшләү тәҗрибәсе булган татар конгрессы һәм кырым татар халкы мәҗлесенең үзара аралашу ихтыяҗы бар. Бу оешмалар тарихында яңа сәхифәләр ачыла. Телләр, мәдәниятләр, холыклар бераз аерылса да, тарихи тамырлар уртак. Милләтне һәм туган телне саклау юллары да берләштерә.

Дәвам »

«Халкым минем» укучыга ашыга…

«Халкым минем» газетасының чираттагы саны,  үз укучысына барып иреште. Газетада тарих, татар дөньясы, мәшһүр татар кызлары, ерактагы якыннар бүлекләренә аеруча зур урын бирелгән, Шулай ук,  апрель ае – Тукай ае да, монда инде  бөек татар шагыйре Г.Тукайга «Шигырь уты йөрәгемдә» исеме астында аерым бит бирелгән. Балалар өчен «Күчтәнәч» сәхифәсендә кызыклы әкият һәм тәрбияви мәгълүмат табарга була. Тулаем алганда газета һәркем ...

Дәвам »

Шәмси Хамматовны һаман сагынабыз

Татарстан Журналистлар берлегенең Декабристлар урамында урнашкан яңа бинасында  күренекле  җәмәгать эшлеклесе, “Социалистик Татарстан” газетасының баш мөхәррире Шәмси Хамматовны искә алу кичәсе үтте. Аның арабыздан китүенә чирек гасыр үтүенә карамастан, Шәмси Хамматов кебек тирән фикерле, абруйлы, матбугатны да, дәүләт хакимиятен дә яхшы белүче, каләм осталарын яклаучы затның җәмгыяттәге урыны буш килеш кала. Очрашуга килгән матбугат ветераннары – “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан” ...

Дәвам »

Фатих Сибагатуллинның русча китабы татарның абруен саклый

Россия Дәүләт Думасы депутаты, фәннәр докторы, элегерәк Татарстанның элекке премьер-министр урынбасары, Норлат хакимияте башлыгы булып эшләгән мәртәбәле шәхес Фатих Сибагатуллин соңгы елларда милләтебез тарихы турында берсеннән берсе кыю һәм саллы китаплар чыгара башлады.

Дәвам »