tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Роберт Миңнуллин: Безгә шәхесләр кирәк
Роберт Миңнуллин: Безгә шәхесләр кирәк

Роберт Миңнуллин: Безгә шәхесләр кирәк

Татар халкын саклап калу өчен үрнәк булырлык шәхесләр кирәк. Яшь буын аларга карап тәрбияләнергә тиеш. Шул очракта гына татар милләтен саклап калып була. Нурлат районында узучы стратегиягә багышланган зональ утырышта шагыйрь Роберт Миңнуллин шулай дип белдерде.

Үз чыгышын Роберт Миңнуллин бөек җырчыбыз Илһам Шакиров хөрмәтенә язылган шигырь белән башлады. Арабыздан күренекле шәхес китте, яш буынның киләчәге нинди, Илһам моңын саклый алырбызмы? Шагыйрь залда утыручыларга әнә шундый сорау белән мөрәҗәгат итә. Бу сорауга җавапны киләчәктә яшь буынга бирергә туры киләчәк.

– Стратегия сүзенең татарчага тәрҗемәсен эзләп карадым. Юк икән ул. Димәк, моңа кадәр татар халкының стратегиясе булмаган. Ә безнең халыкта андый документ булырга тиеш. Бу Президент куйган бурыч. Без берләшергә һәм халкыбыз өчен әһәмиятле булганның барсын да туплап, барыбыз бергә стратегияне кабул итәргә тиеш. Мин үз чыгышымны юкка гына Илһам Шакировны искә алудан башламадым. Безгә шәхесләр кирәк, хәтта менә шушындый документны эшләгәндә дә, алардан башка булмый. Чөнки шәхесләрсез без яшь буынны тәрбияли алмаячакбыз, дип ассызыкләп әйтте Робер Миңнуллин.

Чыгышын ул татарлар турындагы шигыре белән төгәлләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*