tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / ВИДЕО: “Дөнья” студиясендә кунакта күренекле татар шагыйрәсе Эльмира Шәрифуллина

ВИДЕО: “Дөнья” студиясендә кунакта күренекле татар шагыйрәсе Эльмира Шәрифуллина

Тапшыруда Эльмира Шәрифуллина үзенең иҗаты белән таныштыра. Күңелгә якыннарын, сорауларга җавап бирү барышында укый да. Шагыйрә бүген дә бик актив эшчәнлек алып бара. Очрашуларда катнаша, балалар бәйрәмнәрендә чыгыш ясый.

Видеоязмада Эльмира  Шәрифуллинаның оныклары белән дә танышырсыз. Хатын-кыз зирәклеге, мәхәббәт темасына кагылышлы сорауларга да җаваплар яңгырар.

Эльмира Шәрифуллина 1947 нчы елның 4 июнендә Татарстанның Мөслим районы Симәк авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Үзенең шигырьләре белән көндәлек матбугатка 60нчы елларның урталарыннан катнаша башлый.

Соңга таба аның шигырь цикллары күмәк җыентыкларга “Шигырь бәйрәме”,  “Беренче карлыгачлар”,  “Кызлар җыры” кертелә, “Казан утлары”, “Азат хатын”, “Ялкын” журналларында басыла. 1976 елда шагыйрәнең нәниләр өчен “Безнең зоопарк” дигән китабы һәм 1984 елда лирик шигырьләре тупланган “Яңгыр җиле” исемле җыентыгы дөнья күрде.

Ул шулай ук проза жанрында да эшли – яшьләр тормышына багышланган очерклар һәм балалар өчен хикәяләр яза.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*