tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Мөдәррис Вәлиев: Хосусый нәшрият буларак эшли башлагач, минем өчен яңа дөнья ачылды
Мөдәррис Вәлиев: Хосусый нәшрият буларак эшли башлагач, минем өчен яңа дөнья ачылды

Мөдәррис Вәлиев: Хосусый нәшрият буларак эшли башлагач, минем өчен яңа дөнья ачылды

Әңгәмәбез – егерме елга якын “Мәгариф” нәшриятын җитәкләгән, бүгенге көндә “Мәгариф – Вакыт” хосусый нәшрияты хуҗасы булган һәм мәктәп өчен татар теле, гарәп теле, әдәби уку дәреслекләре һәм заманча “Әлифба” чыгаруын дәвам итүче Мөдәррис Вәлиев белән. Аның белән нәшрият эшчәнлегенең күңел халәте булуы, хосусый нәшриятларның үзенчәлекләре, заманча “Әлифба”ның башкалардан ни белән аерылып торуы һ.б. турында сөйләштек.

Мөдәррис абый, сезнең “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты кайчан оешты? Аңлавымча, бу 20 елга якын эшләп килгән “Мәгариф” нәшриятының дәвамчысы булып тора…

М.В.: Без – әле яшь нәшрият. Дәреслекләр белән шөгыльләнә башлавыбыз 2011 елдан гына. Ул елда беренче сыйныфлар өчен “Әлифба”, “Татар тел”ләре чыгардык. 2012 елда – икенче класс, быел инде – өченче класс өчен. Шулай итеп эшебез җай гына бара. Дүртенче сыйныфныкын әзерләп бетердек, анысы инде киләсе елга була, Алла теләсә.

Ә болай, сез әйткәнчә, без инде үзебезне гасыр башында ук “Мәгариф” нәшриятының (ул 18 еллап эшләгән, аннан соң инде гасыр ахырында сез белгән “Мәгариф” нәшрияты 18 ел тирәсе эшләде) менә шушы гамәлләрне дәвам итүче дип саныйбыз. Әлбәттә, соңгы 18 елда эшләгән “Мәгариф” нәшриятының традицияләрен Татарстан китап нәшрияты да дәвам итә. Әмма мин үзем холкым буенча – нульдән башлаучы. Шуңа күрә безнең беркемне дә кабатламый торган үз юнәлешебез, үз офыгыбыз, үз спектрыбыз бар.

Эшчәнлегебез “Перспектив башлангыч мәктәп” дигән концепциягә нигезләнә. Без Россия Фәннәр акадеемиясе, Мәскәү нәшриятлары, укытучылары, педагоглар белән эшлибез. Әлбәттә, авторларыбыз – казанныкылар. Алар арасында Балтач районы укытучыларыннан башлап федераль университет профессорларына кадәр бар.

Мөдәррис абый, менә дәреслек чыгаруга тота-каба ябышып кына булмый бит әле ул. Син нинди дәреслек чыгарасыңны, аңа ихтыяҗ бармы-юкмы – шул хакта белергә тиешсең. Авторларны җәлеп итү дә гади эш түгел. Сез бу нисбәттән эшне ничек башлап җибәрдегез?

М.В.: Үзең турында үзең сөйләгәч, мактану кебек тә килеп чыгарга мөмкин. Әмма башкача әйтеп булмый. Бүгенге көндә теге 18 ел эшләү тәҗрибәсе (әле ул “Мәгариф” нәшрияты директоры сыйфатында гына, аңарчы мин Татарстан китап нәшриятында баш редактор булып эшләдем, “Казан утлары”нда, “Татарстан яшьләре”ндә журналистика мәктәбен үттем) кайда нәрсә эшләргә кирәклеген, безнең укучының нәрсә теләгәнен белергә өйрәтте. Мин башкаларны өйрәтергә җыенмыйм, әмма ләкин без үзебез кайда нәрсә җитешмәвен, кайда нәрсәнең тоташмавын күрәбез. Хәзерге вакытта үзебезнең нәшриятның укытучылар, мәктәпләр белән икеяклы элемтә булу – аларның фикерләрен өйрәнү эшебездә бик нык ярдәм итә. “Мәгариф” журналы, “Ватаным Татарстан” газетасы – шулай ук зур ярдәмчебез.

Мөдәррис абый, сез чыгара торган “Әлифба”, “Татар теле” һәм “Әдәби уку” дәреслекләре укучыларның кайсы категориясенә адресланган?

М.В.: Без үз эшчәнлегебезне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә алып барабыз, аның заказы һәм юнәлеш бирүе буенча эшлибез. Министрлык үзенең Экспертлар советы аша безнең дәреслекләргә бәя бирә. Хәзер федераль дәүләт белем бирү стандартлары кертелде. Без дәреслекләрне шул стандартларга туры килә торган итеп чыгарабыз. Дәреслекләр татар мәктәбендә укучы татар балаларына һәм рус мәктәбендә укучы татар балаларына адреслана. Әлегә укытучылар ягыннан мәгълүмати киңлек җитеп бетми, укытучылар традицион дәреслекләр белән эшләргә өйрәнгән.

Безнең дәреслекләрнең үзенчәлеге шунда: алар укытучыларга авырлык китерми. Методик әсбабларның язу дәфтәрләре бергә чыгуы көн саен була торган күренеш түгел. Без укытучыга һәр дәресне ничек үткәрергә икәнлеген “чәйнәп салабыз”. Шуңа күрә укытучыга эшләү бик җиңел дип уйлыйбыз. Әмма ләкин укытучы үзе тотып карамыйча, үзе эшләп карамыйча ышанмый. Кем дәреслекне күрә, кем кулына тотып карый – шул инде каян табарга дип эзли башлый. Мин бу очракта башка нәшриятләр чыгарган дәреслекләрне безнекенә караганда “тегенди, мондый” дип әйтәсем килми. Алар үзләренчә эшли, без бу очракта алар белән ярышмыйбыз.

Берничә ел дәвамында татар телен өйрәтүдә яңа методикалар кирәк дигән сөйләшүләр бара. Сезнең дәреслекләр берәр нинди яңа методикага нигезләнгәнме? Авторларыгыз белән дә якыннанрак таныштырып китегез әле.

М.В.: Әйткәнемчә, бу концепция буенча дәреслекләр Россиянең Фәннәр академиясе, Россиянең Мәгариф академиясе галимнәре, Мәскәүнең дәреслек авторлары белән бергә эшләнә. Аларның ярдәме, күпмедер дәрәҗәдә аларның консультациясе белән, дип әйтик. Шуңа күрә безгә җиңел дә, кыен да. Җиңел – чөнки без күпмедер дәрәҗәдә сынау үткән дәреслекләр буенча эшлибез һәм алар Россия киңлегендә үзенең урынын тапкан, дәрәҗә яулаган дип күз алдына китерәбез. Ә кыенлыгы шунда: безнең дәреслек авторлары нигездә яңа – дәреслекләргә беренче тапкыр тотынган кешеләр. Һәм аларга, әлбәттә, ныграк тырышырга һәм темп белән эшләргә туры килә, чөнки дәреслекнең озак язылганлыгын мин үз тәҗрибәмнән беләм. Дәреслекнең язылуы гына түгел, аны рәсемнәр белән бизәү, аның техник өлешләре шактый вакытны ала.

Дәреслек язучы авторларга таләп бик зурдан. Без ТР Фәннәр академиясе, КФУның Филология һәм сәнгать институты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге институт галимнәре белән дә эшлибез. Безнең дәреслекләрнең авторлары арасында Балтач районының заманында Сәләй Гатич Вәгыйзовның шәкертләре булган, башлангыч мәктәптә белем бирү буенча теориясен ныклап үзләштергән, соңыннан башлангыч мәктәптә үзләре укыткан һәм хәзер дә укыта торган менә шундый педагоглар. Шуңа күрә безнең бу яктан күңел тыныч, үткәндәге хаталарны кабатламаска тырышабыз, традицияләрне дәвам итү юнәлешендә дә эшлибез. Шуңа күрә без “Әлифба” дәреслегенең тышлыгына ук “Сәләй ага Вәгыйзов белән Рәмзия апа Вәлитованың якты истәлегенә багышлана” дип язып куйдык.

Сезгә дәреслекләргә заказлар мәгариф министрлыгы аша киләме?

М.В.: Нигездә мәгариф министрлыгы аша. Әйткәнемчә, читтән дә заказлар була. Әмма бик соң кузгалалар. Заказларны биргән вакытта, мәсәлән, “Әлифба” яки 4 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге кирәк икән, аякны алдан киенергә, “чананы җәйдән әзерләргә” кирәк.

Мөдәррис абый, сезнең нәшрият чыгара торган “Әлифба” башкаларныкыннан аерылып тора дип ишеткән идем. Кайсы ягы белән?

М.В.: Әлбәттә, аермасы булмаса, аның нигә кирәге бар? Башкалардан нәрсәсе белән аерыла? Бу башка “Әлифба”ларга бәя бирү дип аңлашылмасын. Безнең буын укып үскән дәреслекләр, “Әлифба”лар бар бит инде. Күп еллар дәвамында кат-кат басылып килгән һәм классик дәрәҗәдәге Сәләй ага Вәгыйзовның Рәмзия апа Вәлитова белән берлектә төзегән “Әлифба”сы бар. Аннан соң соңгы елларда башка авторлар эшләгән дәреслекләр бар. Ул дәреслекләрнең үз урыны бар. Бу “Әлифба”лар белән укытучы мәктәпләр бар.

Безнең “Әлифба” эчтәлеге белән бүгенге заман укучысына юнәлгән. “Әлифба”дан соңгы дәреслекләребездә – татар телләребез, әдәби укуларыбызда да шактый зур урынны бүгенге заман әдәбияты, бүгенге чынбарлык ала. Билгеле: бүген кемдер кәгазь битләре, компьютер клавишалары ярдәмендә балаларны җәлеп итәргә тырыша (аерым матбугат органнарында мин аны күрәм инде) һәм кем тагын ниндидер мультигеройлар уйлап чыгарырга тырыша. Без бу очракта татар баласының бүгенге үсеш дәрәҗәсен күздә тотып эшлибез. Ул клавиатураны компьютерда да баса ала, мультфильмнарны телевизордан да карый ала. Ә дәреслек үзенең урынын сакларга тиеш. “Әлифба” – ул беренче дәреслек, изге дәреслек.

Мөдәррис абый, бүгенге көндә сезнеке кебек шәхси нәшриятлар дәреслекләр чыгарып кына үз-үзен яшәтә аламы?

М.В.: Озак еллар дәүләт структурасында, дәүләт нәшриятында эшләгән кеше буларак, әлбәттә, дәүләт нәшриятының үз үзенчәлекләре: уңай яклары да һәм кимчелекләре дә бар икәнлеген беләм. Минем аларны әйтеп бетерәсем килми. Чөнки бүгенге көндә дәүләт нәшрияты булган оешмалар мине дөрес аңламаска мөмкин. Хосусый нәшрият буларак эшли башлагач, минем өчен яңа дөнья ачылды. Монда, дөресен әйткәндә, акча эшләү максаты түгел, беренче чиратта – күңел ихтыяҗы. Әмма шул ук вакытта без, кулны сузып, каядыр чатта утырырырга җыенмыйбыз. Чөнки балалар өчен дәреслек эшләү – ул дәүләт бурычы, дәүләт кайгыртуында булырга тиеш. Без дәүләт заказы белән эшлибез.

Бүген балаларны дәреслекләргә җәлеп итү өчен, аларның мультимедиале кушымталары да, тагын нидер булырга тиеш, дип әйтәләр. Сезнең дәреслекләр бу таләпләргә җавап бирәме?

М.В.: Без мультимедиа өлешен төрле вариантларын уйлаганнан соң, “Татармультфильм” оешмасы белән бергә башкарырга булдык. Күптән түгел генә 4 нче сыйныф дәреслекләренә шундый мультимедиа кушымталары эшләү турында сөйләштек. Чөнки һәр эшнең үз остасы бар. Кемдер дәреслекне яза, кемдер нәшер итә, кемдер аны аны сата…

Сез “Мәгариф” нәшрияты директоры булып эшләгәндә бик күп дәреслекләр чыгардыгыз бит инде. Татар теле дәреслекләре генә түгел, тәрҗемә дәреслекләр дә күп чыкты. Ә менә соңгы елларда үзегезнең эш юнәлеше итеп алганда, ни өчен татар теле дәреслекләренә генә тукталдыгыз?

М.В.: Дөресен генә әйткәндә, безгә заманында “Мәгариф” нәшриятында дәреслек чыгарган авторларның “бергә эшлик әле”, дип, мөрәҗәгать иткәне булды. Аннан соң Мәскәү нәшриятләре тарафыннан да шул тәрҗемә дәреслекләр мәсьәләсендә тәкъдимнәр булды. Безнең инде бер чыккан суга яңадан керәсебез килмәде. Чөнки безне башкаларның икмәге кызыксындырмый. Әйткәнемчә, “Мәгариф” нәшриятының бөтен интеллектуаль милеге “Татарстан китап нәшрияты”на күчте. Ул дәреслекләр чыгуын дәвам итә, алар бүген дә хезмәт итә. Мин аларның нинди гриф белән чыгып хезмәт итүен дә уңышлы дип саныйм.

Мин үземне нульдән башларга өйрәнгән кеше дип әйттем инде. Заманында “Мәгариф” нәшриятын оештырганда да шулай иде. Чөнки вакыты шундый иде. Рус балаларын яки татарча белми торган татар балаларын татар теленә өйрәтү максаты куелган иде. Без шул вакытта мәгълүм авторлар белән беренче буын дәреслекләрне, беренче тапкыр югары уку йортлары өчен дәреслекләр эшләдек. Бу эш һәрхәлдә бүген дәвам итми. Дәвам итмәүнең төп сәбәбе кирәксенмәү дип уйларга кирәк инде. Без беренче тапкыр балалар әдәбиятын киң масштабта төрле серияләп алып баруны җайга салдык. Шуңа күрә мин, дөресен әйткәндә, коллегаларның (бу очракта Татарстан китап нәшриятының) уңышларына – балалар кулына затлы, эчтәлекле, аларны үстерә торган матур китаплар барып керүенә сөенәм генә.

Татар теле дәреслекләренә килгәндә, шуны әйтәсем килә: татар теле дәреслеген аны безгә бүтән кеше эшләми бит инде. Үз вакытында Башкортстан, бик сөенеп, безнең дәреслекләр үрнәгендә үз дәреслекләрен булдырды һәм “Башкортстан – татар теле”, “Башкорстан –татар әдәбияты” барлыкка килде. Алар очрашкан вакытта миңа турыдан-туры: “Сезнең дәреслекләр үрнәгендә эшлибез, сез безне плагиатта гаепләмәгез инде”, – дип әйттеләр. Алар хәтта татарча-русча, русча-татарча рәсемле сүзлекләрне дә башкортча-русча, башкортча-татарча итеп әйләндереп чыгардылар. Югары дәрәҗәдә хәл ителгән икән, без моңа каршы килмәдек.

Мөдәррис абый, соңгы елларда дәреслекләрне Россия мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган исемлеккә кергән нәшриятлар гына чыгарырга тиеш дигән таләп куелды бит инде. Сез бу исемлеккә кергәнме?

М.В.: Без әле бу исемлеккә кермәгән, чөнки аның таләпләре башкача иде. Ким дигәндә, өч ел эшләгән нәшрият булырга тиеш иде. Насыйп булса, без быел бу эшне башкарып чыгарга дип торабыз. Монда әле аның икенче ягы да бар: безнең дәреслекләребез дә федераль исемлеккә керергә тиеш. Безнең дәреслекләребез, дигәндә, мин Татарстан китап нәшриятын да күз алдында тотам. Аларның да әлегә дәреслекләренең бер өлеше генә кергән, алар да, Мәгариф министрлыгы, “Хәтер” нәшрияты да, “Татармультфильм” да бу эш белән шөгыльләнә. “Хәтер”нең хәле җиңелрәк, чөнки алар тәрҗемә дәреслекләр (алар федераль комплект булып бара) чыгаралар. Ә безнең дәреслекләр үз чиратын көтә.

Без бит әле Россия Мәдәният министрлыгы белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез. Чөнки электән урнашкан ышанычлы мөнәсәбәтләр бар. Без быел “Культура России” дигән программаның нәшрият эшчәнлеге буенча подпрограммасына кердек. Мин “Мәгариф” нәшрияты директоры булганда, аңа һәрвакыт кереп килдем. Бездән башка анда Татарстаннан бүтән кергән кеше юк.

Әлеге подпрограммага керү сезнең нәшриятка нәрсә бирә?

М.В.: Ул – күпмедер дәрәҗәдә федераль бюджеттан акча алу һәм Татарстанга хезмәт итү дигән сүз.

Мөдәррис абый, сез бит әле гарәп теле дәреслекләре дә чыгарасыз. Аларга ничек тотынырга булдыгыз?

М.В.: Гарәп теле дәреслекләре чыга башлауга аның авторлары “гаепле”, дип әйтик инде. Алар үз вакытындагы педагогия институты галимнәре. Миңа килделәр дә, без алар белән бергәләп эшли башладык – 5 нче сыйныф өчен тулы комплектны чыгардык. Аның дәреслеге дә, методик әсбабы да, язу дәфтәре дә бар. Алтынчы сыйныфны да эшләдек. Хәзер җиденче сыйныфны языйкмы, юкмы дип, икеләнеп йөриләр. Чөнки ул эш җиңел бармый. Күрәсең, бу мәктәпләрдә гарәп теле укытырлык белгечләр аз булуга да бәйледер. Ә болай мин дөньяви мәктәпләрдә дөньядагы зур телләрнең берсе булган, безнең мәдәниятебез тамырларыннан килгән гарәп теле белү ихтыяҗы зур дип уйлыйм. Мин мәктәптә укыганда ук гарәп язуын танып, беренче иҗекләренә төшенгән кеше буларак, бу эшне бик кирәк, дип саныйм.

Әлеге дәреслекләргә заказ бармы соң?

М.В.: Мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән заказ әлегә мең тирәсендә тибрәлә. Меңнән бераз артыграк, 1300 данә. Шуңа күрә чыгаруы кыенрак. Безгә бит инде дәреслекнең кыйммәткә дә төшмәве кирәк. Мәгариф министрлыгы безнең алда әле ул таләпне дә куя. Сүз сыйфат һәм бәя турында бара. Бәя беренче планда ук түгел-түгелен, сыйфат – беренче планда. Бу очракта без мөмкин кадәр арзангарак чыгарырга тырышабыз. Методик әсбаблар ирекле сатуга чыга, аны мәгариф министрлыгы сатып алмый. Бу Россия күләмендә шулай куелган. Методик әсбаблар һәм язу дәфтәрләре гаилә кайгыртуында булырга тиеш.

Сезнең дәреслекләр кайсы типографиядә басыла?

М.В.: Шушында – “Идел-пресс”та. “Идел-пресс” берләшмәсенә бик зур рәхмәт. Менә бу интеграль тышлыктан – йомшак та түгел, каты да түгел, җиңелләштерелгән картоннан эшләнгән яңа тип дәреслекләр быел чыга башлады. Мин бу турыда ун елдан артык хыялланып йөрим. Хыял тормышка ашты – кем әйтмешли, туры килде. Яңа җитәкчелек эшне кызулатты, без аларга бу яктан бик рәхмәтле. Алар дәреслекләрне бик кыска срокларда сыйфатлы итеп эшләп бирделәр. Вакытында мәктәпләргә барып җитте.

Әңгәмәдәш – Римма Гатина,
“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*