tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Мәдәният / Университетның татар хорына ясин чыктыкмы?
Университетның татар хорына ясин чыктыкмы?

Университетның татар хорына ясин чыктыкмы?

Бөтендөнья татарлары җыелып милли мәсьәләләрне кайгырткан мәлдә, 7 декабрь көнне конгресстан ерак түгел – Казан университетының төп бинасында татар халык хоры студентлар коллективының соңгы концертын карап калырга сәнгать сөючеләр килде. Казан дәүләт (федераль) университеты ярты гасырга якын татар яшьләрен берләштереп, аларда җырлау сәләте ачкан,сәхнә серләренә өйрәтеп килгән Ирнис Рәхимуллин җитәкчелегендәге хорның эшчәнлеге тукталырга мөмкин дигән хәбәр студентлар арасында тиз таралды.

Кайчандыр шушы коллективта чыныгу узган, олы тормыш юлына аяк басарга әзерләгән хор ветераннары да бик аптырашта калды…

Быел яз аенда гына әле студентлар хоры үзенең кырык биш еллыгын билгеләп университетның Актлар залында зур концерт оештырган иде. Хорның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис әфәнде Рәхимуллин җитмеш яшен тутырса да, яшьләргә хас җитезлек, заманчалыгы белән студентларны җәлеп итеп тора. Мөхтәрәм яшьтә булуына карамастан, киләчәктә дә яшьләр белән эшләргә әзер әле. Ләкин университет җитәкчелеге тарафыннан аңлау һәм яклау тапмавы гына аның күңелен өшетә, гайрәтен кайтара. Италиягә халыкара конкурска чакыру алсалар да, хор бара алмаган. Чөнки җитәкчелек юл чыгымнарын күтәрергә теләмәгән. Ә бит гастрольләр һәвәскәр коллективны туплап торучы җилем кебек.

Мондый коллективны дөньяның теләсә кайсы сәхнәсенә чыгарырлык. Бу – кичәдә чыгыш ясаган күп кенә зыялы тамашачылар фикере. Мәсәлән, композитор Гөлнара Беляева болай диде: ”Хорда бер генә профессиональ җырчы булмаса да, коллективны һәвәскәр дип әйтергә тел әйләнми. Партияләрнең төгәл эшләнеше, тавышларның гармониясе, полифоник образны төгәл җиткерә белү гаять югары дәрәҗәдә”.

Университетта узган чараның төп сәбәбе: хорның 45 еллыгы уңаеннан “Җырланмаган әле безнең җыр” дип исемләнгән ноталы җыентыкны тәкъдим итү. Китапка хор репертуарыннан егерме җиде әсәр кертелгән. Ул җырлар Балтыйк буе илләрендә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ташкент, Алматы, Әстерхан якларында, республикабызның шәһәр һәм авылларында яңгыраган. Әлеге җырларны халкыбызга КДУның студентлары, хорда башкаруны чын-чынлап яраткан шәкертләр җиткерә килде. Бу җырлар, башлыча, хорны 45 ел буе җитәкләгән һәм яшәткән, татар сәнгате дип җан атучы Ирнис Рәхимуллин эшкәртүендә тәкъдим ителә.

Җыр кичәсенә Мәдәният министрлыгы исменнән үзе дә хорда җырлаган Фәнзилә Җәүһәрова, Камал театрыннан Фуат Әбүбәкеров, Дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән Рәшит Мостафин тәбрикләде. “ Кайчак без үзебезнең хордагы артистларга: “Әнә, Ирнис хорын тыңлагыз, ул студентларны теләсә кемгә үрнәк булырлык итеп җырлата белә!”, ди торган идек”, – диде атаклы музыкант. Рус капелласы җитәкчесе Валерий Леванов, журналист Флера Низамова, Бөтендөнья татар конгрессы җибәргән тәбрикләүләр дә алкышларга күмелде.

Хор чыгышы “Былбыл” вокаль ансамле һәм «Хәят» триосы җырлары белән үрелеп барды. Хорга да, Ирнис Рәхимуллинга да озын гомер, бәрәкәтле, дәвамлы иҗат теләп, тамашачы аягүрә озак кына кул чапты…

Мөршидә Кыямова,
Интертат

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*