tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Сәфәр чыктым ерак юлга…
Сәфәр чыктым ерак юлга…

Сәфәр чыктым ерак юлга…

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров фатыйхасы белән мин февраль аенда Владивостокка чыгып киттем. Максатыбыз изге – Владивостокта быел федераль Сабантуй узачак, шуңа хәтле анда фольклор ансамбле оештыру, бераз әзерлек эшләрендә катнашу. Мин үземнең студиямдә дөнья күргән, тарихыбызга, ана телебезгә, динебезгэ кагылышлы, еллар буе иҗат иткән байлыкларым белән, җыр-мөнәҗәтләремне, музыкаль язмаларымны төяп, ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы фольклор үзәге чыгарган рухи мирасыбызга кагылышлы видеодисклар, түгәрәк уены, “Сөембикә” журналларын, намаз китапларын алып, юлга кузгалдым.

2[1]Владивосток аэропортында мине Ерак Көнчыгышта яшәүче татарларның “Туган тел” җәмгыяте рәисе Рамил Килмөхәммәтов, Артём шәһәре “Туган дин” җәмгыяте рәисе урынбасары Фәния Хисамова һәм җәмгыятьнең активисты Фәрит Фәйзуллин каршы алдылар. «Безнең монда татарларның иң күп яшәгән җире Артём, Владивосток, Находка һәм Уссурийск шәһәрләре. Сезгә шул шәһәрләрдә аерым-аерым эшләргә туры килер, чөнки аларны бер урынга җыеп булмый, аралары ерак, – дип башлады сүзен Рамил әфәнде. – Ә ахырдан барысын да берләштерербез”.

3[1]Шулай итеп, иң беренче шәһәр Артёмга килеп төштек. Мине чыгышы белән Татарстаннан, заманында солдат хезмәтеннән соң Артёмда яшәп калган, үз авылы егетенә кияүгә чыгып, монда килеп яшәп ятучы Зәйтүнә апага урнаштырдылар. Ул татрлыгын югалтмаган, бик күп җырларны, Коръән сурәләрен яттан белүче, бик мөлаем татар хатыны. Зәйтүнә апа җыйнак кына фатирында, чын татарча тормыш белән яши. Ике кызында да ана теленә мәхәббәт тәрбияләгән. Миңа алар белән күрешеп сөйләшергә, әниләре укыткан Коръән мәҗлесендә катнашырга туры килде. Коръәнне Хафизә абыстай укыды, бик гыйлем иясе кеше. Артёмга килүемнең икенче көнендә Рамиль әфәнде өлкәнең бөтен татар җәмгыятьләре рәисләрен, активистларын җыеп, еллык эшләгән эшләренә йомгак ясадылар, алга планнар кордылар. Әлеге очрашуда җирле хакимият вәкилләре, журналистлар да катнаштылар.
Халкыбызны милләт итеп саклау өлкәсендә биредә күп чаралар үткәрелә икән.

SONY DSCКүптән түгел Владивостокта татар театры оешкан. Находкада яңа мәчет салынган, барысы бергә җыелып, инде менә 19 ел рәттән Сабан туйлары үткәрәләр. Быелгы Федераль сабан туйга хәзерлек хакында сөйләштек. Килүемнең максаты – фольклор ансамбле оештыру. Шушы эшне башкарып чыгу юлларын күрсәтеп, аларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем. Үземнең бер айга килүем турында, шушы вакыт эчендә халыкны туплап, Сабантуйга бер саф булып чыгып, бердәмлегебезне, оешканлыгыбызны һәм шул ук вакытта чын милли сәнгатебезне җырлар, биюләр, борынгы уеннарыбыз, туган телебез, милли киемнәребез аша халыкка күрсәтү өчен хәзерлек кирәклеген әйтеп чыгыш ясадым. Барысы да булышырга вәгъдә иттеләр.

Эшебезне Артём шәһәреннән башлап җибәрдек.

6[1]– Моңарчы безгә кадәр яшәгән ата-бабаларыбыз ана телебезне дә, җыр-моңнарыбызны да, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, традицияләребезне, нинди генә авырлыкларга карамастан, безнең буыннарга китереп җиткергәннәр. Инде бүген тамагыбыз тук, өстебез бөтен, җылы өйләрдә яшибез, матди яктан җитешле, тик ни кызганыч, рухи байлыкларыбыз гына эреп, югалып бара. Балаларыбыз телен, динен, милләтен онытып, маңкортка әйләнеп киләләр. Без бүген сезнең белән бергә, фольклорыбызны ничек кайтару, аның аша ничек мәңгелек кыйммәтләрне яңадан тормышыбызга һәм сәхнәгә күтәреп чыгу юлларын эзләрбез. Фольклорыбызда безнең яшәү рәвеше. Һәм инде максатыбыз – быел үткәреләчәк Сабан туенда татар халык авыз иҗатының кайбер өлгеләрен мәйданга чыгарып, зур сәхнәдә күрсәтү, тамырларыбызга кайту. Әйдәгез, кайсыгыз, нәрсәгә сәләтле? Ходай биргән, моңарчы йомылып яткан сәләтебезне ачып, сәнгать югарылыгына күтәреп, милләттәшләребезгә бүләк итик, – дип эшкә керештем.

8[1]Һәр шәһәрдә исемлек төзеп, кемнең кайдан икәнен, кайчан-ничек бу якларга килүен, нинди хезмәтләрдә эшләп, ничек исән-имин калулары турында дәфтәремә язып, үзен татар дип исәпләгән, милли үзаңы кузгалган милләттәшләремә бөтен белгәнемне өйрәтергә тотындым. Көненә 6-7 сәгать сөйләп, җырлап, вәгазьләп, Артёмда 10 көн үтеп китүен сизми дә калдым. Халык җырларын, бию хәрәкәтләрен өйрәнә-өйрәнә түгәрәгебез көннән-көн зурая барды. Бер арада үзләре әзерләгән милли ризыклар белән чәй эчеп алырга да өлгерә идек. Чәй янында сөйләшүебез һаман да шул хакта – рухи байлыкларыбызны ничек кайтарырга, русча гына сөйләшүче балаларыбызга ничек татар телен өйрәтергә? Динебезнең сафлыгы, чисталыгы, исламның 5 баганасы, җыр-моңнарыбызның башка милләтләрдән ни белән аерылуы хакында сөйлим, нәкъ шушы урында рус һәм татар халык җырларын җырлап, аларга күргәзмә әсбап итеп мисалга китерәм. Татар халкының менталитеты аның җырларында чагылуы хакында әйтәм. Мөнәҗәт, бәет, дастаннарыбызның тәрбияви роле, 12 томлык татар халык авыз иҗаты байлыгы булуын, фольклорыбызның чиксезлеге хакында, гореф-гадәт, йолаларыбызның матурлыгы, зиннәте, кадере хакында сөйләшәбез. Түгәрәк уен, Наза һ.б. төрле онытылып бара торган уеннарыбызны җентекләп өйрәнеп, көн саен җыелышып, табаннар кызганчы, аяклар талганчы биеп тә алабыз. Мин шушы очрашулар барышында бер нәрсәне төшендем – аларга остаз кирәк. Тел, дин, тарих, мәдәният, сәнгать буенча остазлар кирәк.

9[1]Заманында дөньяны аякка бастырган егерме бишмеңчеләр исемә төште. Бүген татарларыбызга меңчеләр булмаса да, йөзчеләр кирәк. Халык үз тарихын белмәү аркасында телен-милләтен яшерә. Татарның шанлы тарихын белсә, ул бүген күкрәген төеп, мин – татар дияр иде. Чөнки бүген татар булу кәттә. Үзем белән замана яшьләренең “Үзебез”хәрәкәте төзегән 150 сүздән торган кесә сүзлеген алып барган идем. Аны башта ксерокстан чыгарып, күпләп өләштем, берничә көннән соң: “Мин биш сүз өйрәндем, мин ун сүз өйрәндем, ә ахырдан мин 150 сүзне дә өйрәндем, мин татарча сөйләшәм,” – диючеләр булды. Кабат килүемдә яңа 150 сүздән торган сүзлекнең дәвамын алып килүемне үтенделәр. Казанга кайткач кына бу сүзлекне үземнең оныгым Аммар төзегәнлеген белдем. Татарча белмәгән яшьләр өчен менә дигән сүзлек.

11[1]Соңгы унеллыкта Татарстаныбыз дөньякүләм аренада абруй казанганлыктан, читтә яшәүче татарларыбызда да үзаң, горурлык хисләре кузгалды. Үзләренең бөек милләт уллары-кызлары булулары хакында авыз тутырып әйтә башладылар. Владивосток шәһәренә 1911 елның ноябрь аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәсми визит белән килгәч, татарларыбыз белән дә очрашкан. Владивостокның иң матур залында Татарстан сәнгать осталарының зур концерты була. Шыгрым тулы залда татарлар белән беррәттән бу концертны башка милләт вәкилләре дә карыйлар. Татарларның бөек сәнгатькә ия халык икәнен күреп шакаталар. Бу очрашулардан соң, анда яшәүче татарларыбыз искиткеч горурлык хисләре кичерәләр, халыкның рухы күтәрелә. Президентыбызның гадилеге, мөлаемлеге, эшлеклеге хакында, аның белән горурлануларын мин киткәнче сөйләделәр. Президентыбыз милләттәшләребез белән татарча сөйләшкән, буш кул белән килмәгән, милли бүләкләр төяп барган. Тарихта эз калдырган бу очрашу бик күпләрнең күңелендә озак сакланыр. Тел бирмәгән бил бирмәс, бил бирмәгән ил бирмәс, дип тикмәгә генә әйтми халык.

14[1]Артём шәһәрендә фольклор ансамбле оешты дип әйтә алам. Артёмлыларның үз шагыйрьләре дә бар икән. Фәнис Насретдин Сабантуйда үзе иҗат иткән шигырьләрен рус һәм татар телендә укыячак. Урта яшьтәгеләр белән беррәттән, өлкән яшьтәгеләр дә көн саен репетицягә йөреп чарландылар. Милли ризыклар белән, үзем өйрәткән “Әссәләмүгаләйкум” җырын җырлап, озатып калдылар.

Артёмнан юлымны Владивостокка тоттым. Мине күп еллар татар җәмгыятен җитәкләп баручы, икенче ранга капитаны, диңгезче, су асты көймәсендә күп еллар хезмәт иткән кыю батыр йөрәкле, милли җанлы Башкортстан егете Урал Сафуганов белән тормыш иптәше Әлфия алып киттеләр. Машинада юл буе татар халык җырлары, безнең балачак һәм яшьлек елларында иҗат ителгән моңлы көйләр тыңлап бардык. “Каян алдыгыз бу кадәрле мәгънәле җырларны”, – дим. “Башкортстаннан дусларым җибәрде, бу дискта 200 ләп җыр”, – диләр. Соңыннан бу җырларны ул миңа да күчереп бирде. Халыкның холык-табигате, тарихы, гореф-гадәте, омтылышы, уй-гаме җырларга сыйган. Әлбәттә бу җырларыбызда милләт, ата-бабаларыбызның ачы язмышы.

Урал белән Әлфия Владивостокта татар театры оештырганнар. Бер тамчы татарча белмәгән егет-кызларны ана телендә сөйләшергә өйрәтеп, театр уйнаталар. Ерак Көнчыгышта яшәүче татарларыбызны җыеп, инде менә 19 ел рәттән Сабан туе үткәрүне башлап йөрүче дә – Урал Сафуганов. Аның янында ышанычлы ярдәмчесе Әлфия ханым бар. Бүгенге көндә ул Владивостоктагы татар җәмгыятен җитәкли.

Берничә ел элек Владивостокта мәчет төзергә дип җир бүлеп бирелгән. Тик шунысы кызганыч, бу эшне үз кулына алган кешеләр һаман да гамәлгә ашыра алмыйлар. Югыйсә мәчет төзү өчен махсус фонд та булдырылган. Замана җилләренең безнең милләт файдасына да исүен исәпкә алып, бу эшне тиз генә башкарып чыгасы иде дә бит… Мәчет читтә яшәүче татарларны берләштерә торган җыелу урыны һәм, әлбәттә, гыйбадәт кылу урыны да бит. Иншаллаһ, Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, булыр.

Вдадивостокта соңгы елларда шактый эшләр башкарылган. Татар халкының шәхесләрен эзләп табып, аларны юбилейлары белән тәбрикләүләр, төрле бәйрәмнә, яшьләр кичәләре үткәрелә, кызлар ансамбле төзелгән.

Беренче көнне үк очрашуга 87 яшьлек Гөлйөзем әби килеп, моңарчы без ишетмәгән җырларны җырлап, хәтеребезне яңартты. Фольклор ансамбле әгъзаларының яше 60, 70, 80 яшьләр дә булса да, аларда тулы татар тормышы белән яшәргә омтылу теләге ташып тора иде. Репетицияләребез музыка училищесының кече залында барды. Монда да өстәл тулы милли ризыклар – татар хатын-кызларының уңганлыгына бер дәлил. Владивостокта яшәп көн күрүче милләттәшләребез башка халык вәкилләре белән дә дус һәм тату, аралашып гомер итәләр. Шуңа күрә Сабан туенда төрле милләт вәкилләре дә катнаша.

Владивостоктан Находкага кузгалдым. Мине алырга Находкадагы “Туган тел” татар-башкорт иҗтимагый оешмасының рәисе Нуретдин Хәләфетдин улы Садретдинов килгән иде. Юл читендәге таулар, урманнар аралыгында берничә татарча исем-атамалы авыллар калды.

Находка бик матур җирдә урнашкан. Тирә-ягы урман-таулар белән әйләндереп алынган. Ә бер ягында – Япон диңгезе. Находкага керү белән диңгез ярындагы тау башында, бөтен дөньяга нур сибеп, яңа мәчет утыра. Нуретдин әфәнденең мактанычы да, куанычы да – мәчет. Чөнки аны төзетү мәшәкатьләре белән ул үзе йөргән. Хакимият тә ярдәм иткән. Ул вакытта Ерак Көнчыгышта вәкил Камил Исхаковның да мәчет төзетүгә зур ярдәме тигән. Халык аңа бүген дә бик рәхмәтле. Нуретдин әфәнде Татарстанның Кукмара районы егете. Ул мондагы татарлар өчен янып-көеп яши, мәчетен дә төзеткән, зиратын да ясаткан. Дәрәҗәсе зур, хакимият белән дә элемтәсе яхшы. Килгән көнемнең икенче көнендә үк мәчеткә җомга намазына бардык. Халык күп җыелган, беренче катында – 100 дән артык ир-ат, икенче катта – хатын-кызлар. Имам озак кына вәгазь укыды, намаздан соң аерым бүлмәдә чәй мәҗлесе әзерләнгән иде. Мәчетнең имамы – Татарстанның Әлмәт шәһәрендә дини белем алган акыллы гына үзбәк егете. Мәчеттә дини китаплар бик күп. Укы, гыйлем эстә, нинди соравың бар – барысына да җавап табарлык. Мәчетнең булуы, аның тәрбияви роле, халыкның йөзеннән, үз-үзенең тотышыннан күренә. Халыкның әхлагын тәрбияләүдә диннең роле искиткеч зур булуына тагын бер кат инанасың.

Находка татарлары шәһәр чараларында актив катнашалар, шуңа күрә башка халыклар да аларга хөрмәт белән карыйлар, җитәкчеләр белән тыгыз элемтәдә, килешеп яшиләр. Дөресен әйтергә кирәк, монда да татарлар рус белән аралашып беткәннәр. Әмма татарлык көчле, халык бердәм. Нуретдинны лидер буларак таныйлар, санлыйлар, яраталар. Килүемнең икече көнендә ул халыкны калкулыкка урнашкан Төзүчеләр сараена җыйды. Репетицияләребез дә биредә үтте. Әлбәттә инде, концертымны куймыйча булдыра алмадым. 3 сәгатькә якын сузылган концертны халык тын да алмыйча тыңлады, татар моңнарына сусаганнар, бигрәк тә халык җырларын яраттылар. Америка татарлары турында үзем төшергән, Татарстан телевидениесе аша күрсәтелгән фильмымны һәм видеоконцертларымны да алып барган идем.

Находкада чакта мин фатирда Әминә апаларда яшәдем. Аның гыйбрәтле язмышы аерым китап язарлык. Ничек исән калган, ничек иман савыты бушамаган?

Әминә апаның кызы Камилә Усмановна безнең очрашуларны, вакыты чикле булуга да карамастан, һәркөн диярлек видеотасмага һәм фотога төшереп барды. Аллаһының рәхмәте яусын аңа! Төзүчеләр сараена көн саен җыелып репетиция ясадык. Татар телен өйрәндек, халык көйләрен, түгәрәк Наза уеннарын, Тукай әсәрләрен сәхнәләштердек.

Гомумән алганда, мин булган дүрт шәһәрдә дә татарлар матур, милли тормыш белән яшәсеннәр өчен шул җирлектәге татар җәмгыяте җитәкчеләре барлык көчләрен куялар. Һәммәсен дә язып бетерү, әлбәттә, мөмкин түгел. Монда китап язучы тарихчы-галим кирәк. Чөнки Ерак Көнчыгыш борынгы татарларыбыз җире. Тарихчылар монда безнең ерак бабаларыбызның эзләрен табып, авыр елларда бәхет эзләп чыгып киткән татарларыбызның ачы язмышлары турында язарлар әле, дигән өмет белән яшим. Әйе, язмыш адәм балаларын кайларга ташламый да, кемнәргә генә әйләндерми…

Уссурийск – сәфәремнең соңгы шәһәре. Анда үзем белән бергә Казан дәүләт ветеринария институтында укыган группадашым Әхтәм Хәсбиуллинны таптым. Арча районының Мәңгәр авылы егете. Институтның 3 нче курсында укыганда Камчаткага абыйсы янына кунакка киткән җирдән кайтмыйча, шунда яшәп кала. Укуын Уссурийск шәһәрендә читтән торып тәмамлый. Камчаткада боланнар арасында 22 ел эшләгәннән соң, Уссурийск шәһәренә кабат әйләнеп кайта. Хәзерге вакытта Уссурийск шәһәре татарлары җәмгыятенең рәисе. Хатыны Роза Гайнулловна белән киңәшеп, татарларны барлау, берләштерү буенча зур эш алып баралар. Ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Кече улы Ринат Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оештырган яшьләр форумында катнашып, Казанны күреп, матурлыгына сокланып кайтуын яшермәде. Хәзер үзенә гомер итәр өчен татар кызын эзли. Әлбәттә, табар. Хәсбиуллинннар үз йортлары белән тыныч кына гомер итеп яталар.

Бу язмам зур сәфәремнең кечкенә генә бер өлеше. Ерак Көнчыгышта яшәп, бүген татарлыкларын кайтаруга беренче адымнарын ясаган милләттәшләремә бу өлкәдә ярдәм итеп, армый-талмый көрәшүче, аларны бер йодрыкка туплаучы, минем шушы миссиямне уңышлы башкарып чыгу өчен бөтен тырышлыгын куйган, уңайлы шартлар тудырган “Туган тел” җәмгыяте рәисе Рамил Килмөхәммәтовка тирән рәхмәтләремне белдерәм. Рамил әфәнденең бик уңай ягы – ул яшьләр белән тыгыз элемтәдә, киләчәкне яшьләр кулында күрә. Һәм инде, әлбәттә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка да олы рәхмәтләремне юллыйм. Без кешенең кадерен исән чагында бәяләргә күнекмәгәнбез шул, рәхмәтебезне исән чакта да әйтергә өйрәник

Автор: Гөлзада Сафиуллина,
Татарстанның халык артисты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*