tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шагыйрьнең исеме мәңгеләштерелде
Шагыйрьнең исеме мәңгеләштерелде

Шагыйрьнең исеме мәңгеләштерелде

14 ноябрьдә Ижауда татар язучысы, Удмуртиянең атказанган журналисты Батталов Ринат Гыймазетдин улы истәлегенә мемориаль такта ачтылар. Аны, шагыйрь яшәгән йортка, Гагарин урамындагы 37нче йорт фасадына урнаштырдылар.

Ринат Батталов үзенең иҗади юлын 1969 елда Татарстанда башлаган, анда район газетасында эшләгән. Ә 1975 елда Ижауга күчеп килгән.

2000 елда аның “Гомер агышлары” исемле беренче шигырьләр җыентыгы, 2002 елда “Агыйделдә – акчарлак” исемле икенче китабы дөнья күрде, 2008 елда “Гомер учагы” исемле шигырьләр җыентыгы басылды, аннары “Миһербанлык чишмәсе” исемле мәкаләләр һәм очерклар китабы дөнья күрде.

Ринат Батталов 2004 елдан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, 2005 елдан Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы. 2006 елдан Россия Журналистлар берлеге әгъзасы. Ул Удмуртиянең, Әгерҗе районының, Татарстан Республикасының, Пермь краеның Чайковский шәһәренең татар шагыйрьләрен, прозаикларын, публицистларын берләштергән “Балкыш” әдәби берләшмәсен җитәкләде.

“Яңарыш” газетасында эшләде. Аның шигырьләре, хикәяләре, очерклары Удмуртиянең “Яңарыш” газетасында, “Луч”, “Кизили”, “Инвожо” журналларында, “Известия Удмуртской Республики” газетасында, Татарстанның “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларында басылып чыкты. Ринат Гыймазетдин улы берничә тапкыр әдәби премияләр лауреаты булды.

2018 елның 4 маенда Ринат Батталов безнең арабыздан китте. Аның хезмәте республика һәм татар халкы өчен зур.

Мемориаль тактаны ачу “Яңарыш” газетасы редакциясе, Ижау шәһәре Хакимияте һәм Удмуртия Республикасы Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр белән гамәлгә ашты.

Әлеге көтеп алынган тантанага Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Хабибрахман улы Салихов, шагыйрь Рифат Җамал, Ижау шәһәре Хакимияте башлыгы урынбасары Дмитрий Чистяков, шагыйрьнең тормыш иптәше Илсөяр Батталова, кызы Резеда, иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, шагырьнең каләмдәшләре, дуслары җыелды.

Эльмира Нигъмәтҗан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*