tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә “Җәлил укулары”ның I туры тәмам
Удмуртиядә “Җәлил укулары”ның I туры тәмам

Удмуртиядә “Җәлил укулары”ның I туры тәмам

Агымдагы елның октябрь-ноябрь айларында Удмуртиядә республика татарларының милли-мәдәни автономиясе, “Яңарыш” газетасы редакциясе, татар теле укытучылары Рәсимә Фоат кызы Садыйкова, Рәсилә Искәндәр кызы Габдрахманова, “Мәгариф үсеше институты” үзәге җитәкчесе Андрей Александр улы Клементьев җитәкчелегендә «Җәлил укулары” III Халыкара әдәби бәйгесенең I туры узды. Барлыгы 123 эш кабул ителде.

Бәйгене оештыру эшенә Удмуртия республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы да кушылгач, барлык районнардан диярлек балалар, өлкәннәр катнашты. Муса Җәлилнең шигырьләре татар, рус, инглиз, удмурт телләрендә яңгырады. Катнашучылар күбрәк шагыйрьнең бер үк шигырьләренә мөрәҗәгать иткәннәр. Югыйсә, Муса Җәлилнең иҗаты киң кырлы. Шунысы сөенечле: якташыбыз, фронтовик шагыйрь Шиһабетдин ага Садыйковның шигырьләренә дә игътибар зур булды. “Яңарыш” газетасының “ВКонтакте” социаль челтәре төркемендә бәйгегә килгән эшләр куелып барды. Һәркем үзен, башкаларны күзәтеп, бәя биреп барды.

Әлеге бәйгедә катнашкан балаларга, өлкәннәргә, аларны әзерләгән әти-әниләргә, тәрбиячеләргә, укытучыларга, жюри членнарына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләсе елларда да “Җәлил укулары”нда катнашыйк!

Бәйгедә җиңүчеләр:

«Муса Җәлил рус телендә” номинациясе

3 яшьтән 8 яшькә кадәр
I УРЫН — Исупова Софья, Кизнер поселогы
II УРЫН — Яшина Ефросинья, Можга районы Кватчи авылы
III УРЫН — Иванова Сафина, Ижау шәһәре, 107 нче санлы балалар бакчасы

9 яшьтән 13 яшькә кадәр
I УРЫН — Абрамова Мария, Кече Пурга районы, Среднее Кечево авылы
II УРЫН — Казанцева Алина, Каракүл районы Малые Калмаши авылы
III УРЫН — Галанова Анастасия, Камбарка районы Кама авылы

14 яшьтән 17 яшькә кадәр
I УРЫН — Харлампьева Лада, Кече Пурга районы Старая Монья авылы
II УРЫН — Николаев Антон, Ижау шәһәре, 12 нче санлы мәктәп
III УРЫН — Яшина Виктория, Можга районы Кватчи авылы

26 яшьтән һәм өлкәнрәк
I УРЫН — Гатауллина Венера, Ижау шәһәре, “Чулпан” үзешчән театры
II УРЫН — Лекомцев Леонид, Игра поселогы

“Муса Җәлил татар телендә” номинациясе

3 яшьтән 8 яшькә кадәр
I УРЫН — Мухаметдинова Ралина, Ижау шәһәре, 6 нчы санлы гимназия
II УРЫН — Шаехова Ралина, Ижау шәһәре, 10 нчы санлы мәктәп
III УРЫН — Тютин Эмиль, Балезино районы Кистем авылы

9 яшьтән 13 яшькә кадәр
I УРЫН — Касимов Наил, Балезино районы Кистем авылы
II УРЫН — Гафурова Алия, Ижау шәһәре, 6 нчы санлы гимназия
III УРЫН — Вәлиева Мәдинә, Ижау шәһәре, 84 нче санлы мәктәп

14 яшьтән 17 яшькә кадәр
I УРЫН — Такутдинов Айдар, Ижау шәһәре, 10 нчы санлы мәктәп

18 яшьтән 25 яшькә кадәр
I УРЫН — Гиниятуллин Илназ, Ижау шәһәре
26 яшьтән һәм өлкәнрәк
I УРЫН — Арасланова Хәтимә — Глазов районы Кочишево авылы
II УРЫН — Шәймәрданова Фагыйлә, Ижау шәһәре, «Чулпан» үзешчән театры
III УРЫН — Габдрахманова Рәсилә, Ижау шәһәре, 6 нчы санлы гимназия

“Муса Җәлил дөнья халыклары телендә” номинациясе

14 яшьтән 17 яшькә кадәр
Инглиз телендә
I УРЫН — Поздеева Дарина, Балезино районы Кистем авылы

Удмурт телендә
9 яшьтән 13 яшькә кадәр
I УРЫН — Байкузин Максим, Якшур-Бодья районы Сюровай авылы
II УРЫН — Пчельникова Татьяна, Алнаш районы Нижний Сырьез авылы
III УРЫН — Егорова Виктория, Алнаш районы Муважи авылы
14 яшьтән 17 яшькә кадәр
I УРЫН — Майорова Наталия, Шаркан районы Пашур-Вишур авылы
II УРЫН — Загребина Софья, Якшур-Бодья районы Порва авылы
III УРЫН — Кузьмина Ксения, Алнаш районы Муважи авылы

“Фронтовик якташ шагыйрьләр татар телендә” номинациясе

I УРЫН — Шәрипова Ләйсән, Ижау шәһәре, 6 нчы санлы гимназия
26 яшьтән һәм өлкәнрәк
I УРЫН — Хуҗин Илдус, Ижау шәһәре, «Чулпан» үзешчән театры

“Фронтовик язучылар әсәрләрен коллектив белән башкару” номинациясе

9 яшьтән 13 яшькә кадәр
I УРЫН — Мәликә, Мәдинә, Нияз Вәлиевләр, Руслан Хафизов, Ижау шәһәре
14 яшьтән 17 яшькә кадәр
I УРЫН — Ижау шәһәре, 10нчы санлы мәктәп укучылары

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*