tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Татарстан һәм Башкортстан мөфтиләренең эшлекле очрашуы узды
Уфада Татарстан һәм Башкортстан мөфтиләренең эшлекле очрашуы узды

Уфада Татарстан һәм Башкортстан мөфтиләренең эшлекле очрашуы узды

27нче ноябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Башкортстан башкаласы Уфа шәһәренә эшлекле сәфәр кылды. Биредә, “Ихлас” мәчетендә Коръәннең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән татарча мәгънәви тәрҗемәләре тәкъдим ителде. Әлеге хезмәт белән танышырга 100дән артык кеше килде. Презентация җылы мохиттә татар телендә узды.

Әлеге чарадан соң Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга вәгазе сөйләде, ә аннары Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин белән очрашты. Әңгәмә барышында Башкортстан мөселманнары башлыгы республикада эшләп килгән мөфтиятнең киләчәккә эш планнары турында сөйләде. Ул Камил хәзрәтне Уфаның Җәмигъ мәчете төзелеше проекты белән таныштырды. Моннан тыш, бөтен республика буенча мөселманнар өчен юл яны сервисы үсеше буенча эшнең уңышлы башлануы турында хәбәр итте. Шулай ук Уфада хакимият ярдәме белән төп диннәрнең дини-тарихи комплексын төзү дә планда бар. Камил хәзрәт, үз чиратында, аерым проектларны тормышка ашыру өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашты, шулай ук юл буе мәчетләренең әзер проектларын бирергә әзерлеген белдерде.

Очрашуда шулай ук берничә уртак башлангыч турында фикер алыштылар.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*