tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлил иҗаты мәңгелек!
Муса Җәлил иҗаты мәңгелек!

Муса Җәлил иҗаты мәңгелек!

5 нче ноябрь көнне Арча шәһәре 6 нчы номерлы урта мәктәбендә III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең беренче туры узды. Бу бәйгене Татарстан Республикасы Хөкүмәте,  Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә үткәрә.

Әлеге чараны уздыруның максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнең, аның көрәштәшләренең һәм язучы-фронтовикларның иҗади мирасын популярлаштыру, аларның иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, талантларны ачыклау, сәләтләрен күрсәтүгә мөмкинлекләр тудыру.

Укучылар һәм укытучылар бәйгедә «Җәлил татар телендә», «Җәлил рус телендә», «Җәлил дөнья халыклары телендә», «Фронтовиклар татар телендә», «Фронтовиклар рус телендә», «Фронтовик язучылар әсәрләрен коллектив белән башкару», «Җәлилчеләр» номинацияләрендә чыгыш ясадылар.

«Җәлил укулары»нда җиңүче укучыларыбызга мәгариф идарәсе җитәкчесе Мәхәмәдияров Рамил Данилевич дипломнар тапшырды.

Җиңүчеләр бәйгенең 2 нче турына Кукмарага барачаклар. Аларга уңышлар телибез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*