tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марат Әмирхановның яңа китабы бөек шәхесләргә багышлана
Марат Әмирхановның яңа китабы бөек шәхесләргә багышлана

Марат Әмирхановның яңа китабы бөек шәхесләргә багышлана

Танылган язучы Марат Әмирхановның яңа китабына урнаштырылган «Олуг Мөхәммәд» һәм «Ир-Мамай» романнары әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан зур вакыйга буларак бәяләнде. Әсәрләрнең икесе дә, татар тарихында зур роль уйнап та, тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән бөек шәхесләргә багышлана.Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәд җитәкчелегендә Казан ханлыгының тернәкләнеп, үсеп китүе, дөнья мәйданына чыгып, халыкара танылуы һәм Алтын Урданың иң катлаулы, болганчык дәверендә, ханнардан да югарырак абруйга ирешеп, күп еллар буе Алтын Урда сәясәтен билгеләгән әмир Мамай язмышы, әле драматик, әле романтик рухта сурәтләнеп, әсәрләрне мавыктыргыч һәм укылышлы итә.

Татарское книжное издательство

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*