tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / Ачыктан-ачык сөйләшү кирәк
Ачыктан-ачык сөйләшү кирәк

Ачыктан-ачык сөйләшү кирәк

23-24 май көннәрендә башкалабыз Казанда IV бөтенрусия татар-мөселман дин әһелләре җыены, 25 май көнне Спас районында Изге Болгар җыены үткәреләчәк. Шул уңайдан берничә сорау белән БТК башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Быелгы җыеннарның үзен­чәлеге нидән гыйба­рәт?

– Шөкер, дин әһеллә­ре­безнең җыенын үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Аның Изге Болгар җыены белән тә­мамлануы да зур әһәмияткә ия. Дин әһелләрен болай зурлап җыюга, табигый, тиктомалдан гына алынмадык. Русия күлә­мендәге һәм үзебездәге дини вәзгыять татарларга кагылмыйча кала алмый. Тарихи күзлектән караганда, револю­циягә кадәрге дәвердә татарлар Русия күләмендә исламны әйдәп баручы, җәелдерүче халык булган. Болгар бабала­рыбызның 922 елда ислам динен кабул итүен рәсми рәвештә билгеләп үтсәк тә, исламның Идел-Кама буйларында инде җиденче-сигезенче гасырда ук тарала башлавы, Ибне Фадлан делегациясе килгәндә мәчет­ләр эшләп торуы яхшы мәгъ­лүм. Ни кызганыч, Русия күлә­мендә без зур мирасыбызны, дөресрәге, әйдәп баручы ролебезне югалта барабыз. Берен­чедән, 90 нчы елларда ислам­ның кискен үсү дәверенә килеп кердек. Әмма су ташкын булып җәелгән шикелле, ниндидер кысаларда гына бармыйча, исламның төрле агымнары барлыкка килде. Шуңа күрә үзебезнең милли тради­цияләргә нигезләнгән ислам белән башка илләргә, төбәк­ләргә хас исламның каршы­лыклары килеп чыга башлады. Шунлыктан әлеге җыеннарны оештырырга кирәк дигән карарга килдек. Һичшиксез, хө­күмәтебез башлангычы бе­лән дә керештек әлеге эшкә.

Беренчесен 2010 елның сентяб­рендә үткәргән идек. Икенче, өчен­чесе июнь айларында булды. Ни­һа­ять, менә быел май аенда үткәрергә җыенабыз. Узган ел Болгар җыены сабантуй көненә туры килгәч, халыкка кыенрак булган иде. 23е көнне делегатлар гадәт­тәгечә сек­ция­ләргә бү­ле­­неп эшләячәк, 24е көнне пленар утырыш булачак. Быел ул, башка еллардан аермалы буларак, ТР Фәннәр академиясе бинасында үткәре­ләчәк, анда 700 ләп кеше катнашачак.

– Былтыр 900 кеше чакырылган иде түгелме соң?

– Чынлап та, делегатлар саны 700, 850, 900 дип артып барган иде. Быел 700 кеше булуның хикмәте шунда: бе­ренчедән, бу шактый зур чыгымнарга бәйле. Икенчедән, ел да бер үк кешеләр катнашмасын, яңа кешеләр килсен дигән таләп куйдык. 100 процент булмаса да, де­ле­гат­ларның күп­челеге яңа кеше­ләр булыр, яңа фи­керләр әйтелер дип торабыз. Иншалла, Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин дә килер, пленар утырышта чыгыш ясар дип уйлыйбыз. 25е көнне аларның барысын җыеп, Болгарга алып барачакбыз.

– Һаман бер үк сүз, бер нәрсәне сөйлиләр, дип әйтү­челәр бар…

– Дөрес әйтәсез. Безгә дә андый дәгъвалар ишетергә туры килә. Әмма, ни генә әйтсәк тә, ел да вәзгыять үзгәреп тора. Былтыр Татарстаныбызда гына түгел, Русиядә зур яңгыраш алган фаҗигале хәлләр килеп чыкты. Узган ел “Татар дөньясы һәм ислам дине” дигән концепциянең беренче вариантын эшләп делегатларга тараткан, фикер-тәкъдим­нәре­гезне җиткерерсез, киләсе елдагы җыенда кабул итәрбез, дигән идек. Инде менә бу җыенның төп үзенчәлеге, те­ләк-тәкъдимнәрне дә кертеп, шушы концепцияне тулаем кабул итү булыр дип торабыз. Ул тәкъдимнәр Русия ислам университетында һәм Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында җыеп барылды. Хәзер аны документ буларак һәр деле­гатның кулына тоттырачакбыз. Билгеле, ул катып калган документ түгел. Без имамнарыбызга алга таба эшләү юлын күрсәтү, тәкъдим итү максатын куйдык. Күреп торасыз: бер ел эчендә генә дә ислам дөнья­сында зур үзгәрешләр булды. Менә хәзер Татарстанда яңа мөфти. Төбәкләрдә яңа мөфти­ятләр барлыкка килде яисә алар кушылды. Җыеп әйткән­дә, дин өлкәсендә булган бар­ча үзгәрешләрне концепциягә кер­тергә тырыштык. Ул киң җәмәгатьчелеккә дә җиткере­лә­чәк.

Пленар утырышта төбәк­ләрдәге вәзгыятьне, проблемаларны бәян иткән, алга таба нәрсә булырлыгын фаразлаган чыгышлар яңгырар дип өмет­ләнәбез. Әнә соңгы вакытта интернетта исламның торышын, үсешен анализлаган кызык кына язмалар дөнья күрде.

– Сез беренче чиратта Рафаил Хәкимовның “Кайда безнең Мәк­кәбез?” хез­мә­тенең дәвамы буларак язылган, “Бизнес-онлайн” сә­хифәләрендә дөнья күргән язманы әйтәсездер инде.

– Чынлап та, әлеге мәкалә шактый зур яңгыраш алды. Иң мөһиме: һәр­кем үз фикерен әйтә ала. Һәр­хәлдә, бу язманы күрмәмешкә салыну мөмкин түгел. Чирен яшергән – үлгән, диләр. Чынлап та, хилафлык­лар шактый, без аларны танырга тиеш. Яшәп кил­гән проблемаларга, күңелсез вакыйгаларга глобаль яссылыкта карау мө­һим. Сер түгел, исламга каршы зур мәгълү­мати сугыш бара. Халыкны ничек тә исламнан биздер­мәкчеләр. Безнең кайнар башлар да еш кына аларга “җим” бирә. Шуңа күрә төрле төбәкләрдән җыелып, бөте­несен ачыктан-ачык сөй­ләшү зур әһәмияткә ия. Быел җыенга илебезнең 62 төбә­геннән делегатлар киләчәк.

Автор: Рәшит Минһаҗ
Чыганак: “Ватаным Татарстан” газетасы
Чыганакка сылтама: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*