tatruen
Баш бит / Архив по тегу Казахстан @tat

Архив по тегу Казахстан @tat

Зәринә бизәкләре

Сентябрь аенда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы калфак һәм изү эшләргә өйрәтү буенча мастер–класс уздырган иде. Әлеге мастер–класста катнашып кул эшләренә өйрәнгән кайбер милләттәшләребез инде урыннарда, үз төбәкләрендә мондый курслар уздыра башлады. Казахстанның Актүбә шәһәреннән, “Мирас” яшьләр бүлегенең активисты Зәринә Калменова да әлеге мастер–класста катнашып, кул эшләренә өйрәнеп канатланып кайтып китте. Хәзер ул Актүбә ...

Дәвам »

Җаекта татар фотографы күргәзмәсе эшли

Җаекта (Уральск, Казахстан) казах драма бинасында Казахстан журналистлары берлеге әгъзасы, шәһәрдә һәм аннан читтә дә яхшы билгеле Рәфхәт Халелов күргәзмәсе эшли.

Дәвам »

Казахстандагы республикакүләм Сабантуй киләсе елда Кызылордада үтәчәк

29 ноябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин Кызылорда өлкә татар иҗтимагый-мәдәни үзәк рәисе Галия Гыйззәтуллина белән күреште.

Дәвам »

Актауда татар якшәмбе мәктәбе эшли башлады

Актау шәһәренең (Казахстан) 6 мәктәбе базасында якшәмбе татар мәктәбе ачылды. Аны “Болгар” татар этномәдәни берләшмәсе оештырып җибәрде. Бу эштә аларга Мангистау өлкәсендәге Казахстан халыклары ассамблеясы һәм “Согласие” халык фонды булышлык итте. Якшәмбе мәктәбендә татар һәм казах телләре, хореография һәм татар халык биюләре тарихы дәресләренә йөреп була. “Болгар” берләшмәсе җитәкчесе Зөлфия Бернеева әйтүенчә, якшәмбе мәктәбенә яшенә, милләтенә карамый теләгән кеше килеп, ...

Дәвам »