Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / 96 яшендә намаз укый
96 яшендә намаз укый

96 яшендә намаз укый

96 яшендә намаз укый, ураза тота һәм бар дөнья мөселманнары өчен догада яши

Җиңүнең 80 еллыгы бәйрәме алдыннан Саратов өлкәсе мөселманнары диния идарәсе рәисе, мөфти Рәсим Хуҗаәхмәтов тыл ветераны, 96 яшьлек Тәнзилә Чунайкина янына барып, күрешкән.

Тәнзилә Дәүләт кызына 1941 елда 12 яшь була, шул вакыттан ул өлкәннәр белән беррәттән фронтка ярдәм итә башлый. Туган авылы Яңа Оз өлкәннәре белән бергә, ә алар ирләр фронтта булганлыктан, башлыча хатын-кызлар була, аңа балачагыннан ук авыр физик эш башкарырга туры килгән. Кечкенә кыз бала Бөек җиңүне тизрәк якынайтырга артыгы белән көч куйган.

«Тәнзилә апага ныклыгы һәм бәһасез хезмәте өчен ихлас рәхмәтемне җиткердем, Коръән аятьләрен укыдым һәм аның белән бергәләшеп, Аллаһы Раббыбыздан ныклы сәламәтлек, нәселен дәвам итүчеләргә иминлек сорап, дога кылдык», – дип сөйләде өлкә мөфтие.

Тәнзилә Чунайкина өлкән яшьтә дә Саратов шәһәре Җәмигъ мәчетенә һәм дини дәресләргә йөри торган булган. Фәкать коронавирус пандемиясеннән соң гына урамга чыкмый икән.
Ул мөфтигә быелгы уразаның 3 көнен генә җитди сәбәп белән тота алмавын әйткән, намазларны укуын һәм бар кардәшләре өчен һәрдаим догада яшәвен дә сөйләгән.

Тәнзилә Дәүләт кызына Раббыбыз хәерле гомер бирсен!

Чыганак: Мәскәү Диния-Нәзарәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*