tatruen
Баш бит / Татар авыллары / II Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының РЕЗОЛЮЦИЯСЕ
II Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

II Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты эшчәнлегендә татар авылларын саклау һәм үстерү эше өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. БТК БК башлангычы белән төзелгән “Бөтенрусия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы илнең төрле төбәкләрендә авыл-хуҗалыгы бизнесында алдынгы юнәлешләр тәкъдим итүче эшмәкәрләр белән актив эш алып бара.

2012 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында беренче Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Монда авыл-хуҗалыгы эшмәкәрләрен борчый торган мөһим проблемалар турында фикер алышулар булды. Вакыт җыенда күтәрелгән сорауларның бүген дә актуаль икәнен күрсәтә һәм алар даими игътибарны таләп итә.

Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены биредә катнашучыларның чыгышларын тыңлап һәм заманча авыл-хуҗалыгы бизнесы проблемаларын төрле яклап тикшереп, түбәндәге карарга килде:

  1. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Татарстан Республикасының авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына XXI нче гасырда татар авылларын саклау һәм үстерү программасын булдыруны тәкъдим итәргә;
  2. Милли йөзне билгеләүдә җир мәсьәләсенең актуаль булуын истә тотып, татар авылларында яшәүчеләрнең һәм агросәнәгать оешмаларының милке булган кишәрлекләрне исәпкә алу өчен җирне барлау эшен, аның базасын булдыруны дәвам итәргә;
  3. Татар авылларының үзидарә тарихи-мәдәни тәҗрибәсенә нигезләнеп, Русиянең үзләрен үзләре тәэмин итүче татар авыллары мисалында мәхәллә системасын торзырга;
  4. XXI нче гасырда яңа татар авылы образын булдыруда, милләтебезнең телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үстерүдә һәм саклауда Бөтенрусия авыл Сабантуе, ат чабышлары, татар көрәше, “Түгәрәк уен” фестивале һәм башка гомум татар милли-мәдәни чараларын уңышлы дип бәяләргә. Татар бизнес-җәмәгатьчелеге шушы чараларны оештыруда актив катнашырга тиеш;
  5. Татар милли мәгариф системасын торгызырга, авылларда җирле хакимият органнары, милли-мәдәни татар автономияләре, мәхәлләләр һәм татар меценатлары ярдәме белән дини уку йортларын (мәдрәсәләр, шул исәптән шәхси мәктәпләр) ачарга;
  6. Татар авылының ана телебезне, гореф-гадәтләребезне, традицион татар гаиләсен, мәдәниятебезне һәм рухны саклаудагы искиткеч мөмкинлекләрен истә тотып, Ислам традицияләрен торгызу, үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү системасында татар телен куллану даирәсен һәрдаим киңәйтергә;
  7. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Россия татар авыллары” иҗтимагый оешмасына “KAZANHALAL” күргәзмә-ярминкә эшендә, Агропромпарк һәм башка милли бизнес проектларда даими катнашырга;
  8. Татар эшмәкәрләренең Бөтендөнья ассоциациясенә бизнесменнарга федераль программаларда, грантлар, субсидияләр, инвестицияләр алу бәйгеләрендә катнашуда һәрдаим булышырга;
  9. Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына эшмәкәрләр өчен авыл хуҗалыгы техникасын куллануга алып тору(прокат) мөмкинлеген бирүче дәүләт, кооператив яки шәхси станцияләр оештыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә;
  10. “Россия татар авыллары” иҗтимагый оешмасына, Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасының фермер хуҗалыклары ассоциациясе белән берлектә авылларда яшәүчеләрне эш урыннары белән тәэмин итү һәм аларны социаль яктан реабилитацияләү мәсьәләләрен чишү өчен комплекслы программаны булдырырга;
  11. Авылларда яшәүче һәм эшләүче татар эшмәкәрләренә яшьләрне авылда калдыру федераль программасында актив катнашырга;
  12. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасының Фәннәр академиясенә “Россиянең татар авыллары” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрергә;
  13. Милли үзаңны үстерү һәм туган якка мәхәббәт хисен тәрбияләү максатында Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетына ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты белән берлектә РФдәге татар авыллары турында китаплар сериясен төзүгә керешергә. Әлеге китапларны татар җәмәгатьчелеге катнашында Казанда һәм РФ регионнарында тәкъдим итүне оештырырга. Милли-мәдәни оешмаларга һәм бизнесменнарга бу проектны тормышка ашыруда актив катнашырга;
  14. “Родовое поместье” һәм “Подворье” программаларын тормышка ашыруда катнашырга, аларның эшчәнлеген, тәҗрибәсен танытуга ярдәм итәргә;
  15. Авылда җитештерүчеләрнең эшчәнлек юнәлешләренә карап төрле формадагы кооперация тармакларын үстерергә.

Казан шәһәре, 23 март 2013 ел.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*