tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада “Татар кызы”ның зона этабы узды
Арчада “Татар кызы”ның зона этабы узды

Арчада “Татар кызы”ның зона этабы узды

“Татар кызы” бәйгесенең Арча шәһәрендә узган зона этабында Арча, Балтач, Балык Бистәсе, Биектау, Әтнә, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Саба, Теләче, Югары Ослан, Яшел Үзән районнарыннан 12 кыз көч сынашты.

Жюри карары нигезендә Казанда узачак ярымфиналга чыктылар:

Низамова Алисә (Балтач районы)
Сәмигуллина Зөһрә (Әтнә районы)
Котдусова Айгөл (Саба районы)
Сәмитова Инзилә (Яшел Үзән районы)

Кызларны чын күңелдән котлыйбыз һәм Казан шәһәрендә көтеп калабыз.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*