tatruen
Баш бит / «ТАТАРЛАР» газетасыннан / Фәридә Кудашева: «Җыр – юлдашым минем, җыр – сердәшем…»
Фәридә Кудашева: «Җыр – юлдашым минем, җыр – сердәшем…»

Фәридә Кудашева: «Җыр – юлдашым минем, җыр – сердәшем…»

Булачак җырчы 1920 елның 15 декабрендә Башкортстанның хәзерге Чишмә районы Келәш авылында хәлле тормыш белән яшәгән тырыш һәм мәгърифәтле, затлы һәм зыялы Яһүдә Кудашев гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Авыл мәктәбе сәхнәсендә 8 яшеннән җырлый башлый, спектакльләрдә катнаша. Балалык һәм үсмер еллары Баймак, Кыйгы, Дүртөйле районнарында үтә. 1939 елда Уфа театр-художество училищесының театр бүлеген тәмамлаганнан соң 1941 елга кадәр Дүртөйле колхоз-совхоз театрында эшли, аннары 1944 елга кадәр – филармония солисткасы. 1948–1956 елларда Башкортстан радиокомитеты дикторы һәм җырчысы була. Радиокомитетның ул вакыттагы баш мөхәррире Зәйнәп Искәндаровага Фәридә апа гомере буе рәхмәтле булган. Шул елларда җырчының беренче грампластинкалары дөнья күрә. 1956 елда яңадан филармониягә эшкә әйләнеп кайта. Башта Таһир Кәримов ансамблендә җырлый, соңрак гомер юлдашы – мәшһүр композитор һәм музыкант Бәхти агай Гайсин белән берлектә эшли. Үзләре иҗат иткән, сәхнәдән җырлаган «Һаваларда очкан ике аккош» сыман парлашып халыкка хезмәт итәләр: берсе моңлы итеп җырлый, икенчесе – өздереп баянда, аккордеонда уйный.

Фәридә апа 1956 елдан – БАССРның атказанган, 1968 елдан – БАССРның халык, 1972 елдан – РСФСРның атказанган һәм 1990 елдан – Татарстанның халык артисткасы. 1996 елда аңа Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде, 1991 елда «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләнде.

*   *   *

Балачак хәтирәләре һәрчак күңел түрендә… Елын хәтерләмим, бер җәйне Фәридә апа зур концерт программасы белән безнең якларда чыгыш ясады. Чалкак – җырчының гастроль маршрутларында район үзәге Борайдан кала икенче авыл. Ике атна элек эленгән афишаның беренче көнендә үк билетлар сатылып бетте. Ә концерт буласы көнне иртән үк барысының да кәефе күтәренке, шатлыкка тулы, әйтерсең лә, тәмле-тәмле ризыклары белән Сабантуйдай олы бәйрәм көтеп тора аларны клубта!… Хәтердә, өлкәннәр тамашасына бала-чаганың йөрүен бик яратмаган әтиемнең дә күңеле йомшарды шикелле ул көнне. Миңа күрше малайлары белән клубка барырга, Уфа артистлары тамашасын күрү бәхете тәтеде.

Тамаша залы халык белән шыгрым тулы, утырырга түгел, басып торырга да урын юк. Ә без – малай-салайлар иң артта, стена буена сыенып өлкәннәр белән бергә концерт башланганны көтәбез. Ниһаять, сәхнәдә – Фәридә Кудашева! Ул чакта ук чиксез халык мәхәббәтен яулаган, дан казанган Фәридә апа сәхнәдә күренү белән аның елмаюыннан, нурлы йөзеннән сәхнәләр тулып, бар дөньялар яктырып, балкып киткәндәй булды. Халык ду килеп көчле кул чабулар белән яраткан җырчысын каршы алды. Фәридә апа моңлы тавышы белән халык җырларын, композиторлар язган әсәрләрне тамашачыларга бер-бер артлы бүләк итте, тамашачылар исә җырчыны алкышларга, чәчәкләргә күмде. Чәчәкләр дигәннән, бер истәлек. Авылыбызда Ленин орденлы, гомере буе Чалкак халкына аң-белем биргән, зур ихтирам казанган укытучы Рәкыйбә апа Вергазова үз бакчасында бу көнгә Фәридә апа өчен махсус атап үстергән, берсеннән-берсе матур чәчкәләр гөлләмәсен сәхнәгә менеп яраткан җырчысына бүләк итте. Алар ихлас кочаклашып аерылыштылар, икесенең дә күзләре яшькә чыланган иде. Ә концерт дәвам итә, сәхнә түреннән залга моң агыла…

Дулкынланып карыйм басуларга – син үстергән алтын бодайга.

Сагынасыңмы, дип, ник сорыйсың, билгеле бит инде болай да…

Фәридә апаның репертуарында әнием яраткан «Сагынасыңмы дип ник сорыйсың?» һәм башка күп җырлар авыл кешесе өчен махсус язылган сыман. Ул җырлар басуларда алтын бодайны үстерүче, җир сөреп иген иккән механизаторларга багышланган, аның җырлары эш сөючән гади авыл кешесенә дан җырлый, туган җиргә, хезмәткә сөю тәрбияли. Шуңа да халык аларны ярата, бу җырлар буыннардан-буыннарга күчә, кадерен әле дә югалтмый. Фәридә апаның җырларын соңрак үзебез дә сәхнәдән җырлый торган булдык мәктәп елларында. Безнең класс җитәкчебез, математика укытучысы, җырга-моңга мөккиббән киткән, театрны, зур сәнгатьне үлеп яраткан Сибәгатуллина Флидә апам һәр матур эшнең, башлангычның оештыручысы булыр иде. Бу юлы укытучыбыз Фәридә апаның Чалкак сәхнәсендә яңгыраган, Бәхти Гайсин көенә язылган «Билгесез солдат» җырын сәхнәдән сүзләре, көе белән бер башкарудан ук отып язып алган икән. Ә без, малайлар аны соңрак вокаль ансамбль оештырып Бөек Җиңү уңаеннан җыр конкурсында җырладык. Шундый матур, кабатланмас җырлары, халыкның чиксез мәхәббәте белән истә калды Фәридә апа белән беренче очрашу балалык елларында.

…«Кызыл таң»да эшләгән вакытта, мәшһүр шәхес, сугыш ветераны, халкыбыз яраткан күп җырларның авторы, Башкортстанның халык шагыйре Наҗар агай Нәҗми редакциягә еш килгәли иде. Һәрберебез белән ихлас күрешеп, артка каратып тараган озын дала кылганыдай ап-ак чәчләрен җилфердәтеп, яшь егетләргә биргесез җитезлектә йөгерә-атлый үзенең соңгы язмаларын бастырырга мәдәният бүлегенә кертеп бирер иде. Фәридә Кудашева талантына гашыйк булган Наҗар агайның истәлекләре бихисап. «Миңа 1962 елда, музыка белгече белән бергә, Мәскәүнең Гнесиннар исемендәге музыка институтына укырга җибәрер өчен берничә районнан җырчылар эзләп йөрергә туры килде. Шул вакытта без һәр авылда дип әйтерлек кешеләрнең: «Фәлән авылда бер кыз бар, җырлавы Фәридә Кудашевадан ким түгел. Шуны тыңлап карасагыз икән», – дигән сүзләрен ишеттек. «Фәридә Кудашевадан да ким түгел…» Бу инде җырчының популяр һәм данлы булуы турында гына сөйләми, ә кешеләрнең йөрәгенә гомерлеккә үтеп керүе турында сөйли. Безнең заманда – радио-телевидение заманында популяр булу тиз, җиңел, әмма кешеләрнең күңел байлыгына әйләнү авыр, ә Фәридә үзен белгән, тыңлаган кеше күңеленең бер кисәгенә әверелде». Фәридә апа җырлаган җырларның бүтәннәрдән аерылып торганлыгын, башкача, Фәридәчә генә башкарылганлыгы турында еш кабатларга яраткан Наҗар агай. 1972 елда Ессентукидан язган хатында ул шуны кабаттан раслый. «Синең репертуарда «Кара мыек»тан башлап «Ак мыек»ка кадәр җырлар бар, ләкин нинди генә җырны алма, алар синеңчә, Фәридәчә яңгырыйлар. Әйтик, башкорт халык җыры «Элмәлек» Ишмулла Дилмөхәммәтовта фәкать Ишмуллача булса, ә синдә фәкать Фәридәчә, ә «Сәлимәкәй» исә Мәгафүр Хисмәтуллинча да, Фәридә Кудашевача да истә кала. Ләкин мин, Фәридә, синең җыр сәнгатенең икенче ягын хәтергә алыр идем: син җырга канат куючы, яңа җырларны халыкка димләүче, үзеңнең осталыгың, табигать тарафыннан бирелгән, кешеләрдә сирәк очрый торган моңың белән «башкода» булып яшәвең өчен генә дә рәхмәтләргә һәм мактауга лаеклысың!»

Халык җырларыннан тыш, композиторлар әсәрләре турында да әйтми узсак Фәридә апа иҗаты турында язмабыз тулы булмас иде. «Бүген – бар, иртәгә – онытылган» җырлар Фәридә апа репертуарында юк. Аларның һәркайсы истә кала торган, аларны кабаттан да тыңлыйсы килә. Язмабызның башына куйган «Җыр – юлдашым минем, җыр – сердәшем…» шигъри юлларын кайчандыр җырчы өчен махсус атап сөекле шагыйрәбез, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат апа Зәйнашева язган булган, ә көен мәшһүр композитор Бәхти агай Гайсин иҗат иткән.

Бәхти агай Фәридә апа башкарган, барыбыз да яраткан җырларның авторы гына түгел, ул аның озак еллар гомер юлдашы, иҗатында пар канаты икәнен югарыда әйткән идек инде. Күп кенә әсәрләрен ул Фәридә Кудашева йогынтысында, аның өчен иҗат иткән. Менә аларның берничәсе: «Нигә гелән, иркәм», «Бөгелә каен» (Шәриф Биккол сүзләре), «Сары сандугач, кара карлыгач», «Ярамыйга карамый» (Әнгам Атнабаев), «Соңлама, кил инде» (Рәгыйдә Янбулатова), «Яратам мин синең көлүеңне» (Әхмәт Ерикәй), «Һаваларда очкан ике аккош» (Әхсән Баян), «Сызылып киткән кара мыек» (Гамил Афзал)… Гөлшат апа Зәйнашева сүзләренә язылган шигъри юлын язмабызның иң башына куйган җыры бик күп еллар Фәридә апаның концертын башлап җибәрүче әсәр булып калды.

Фәридә Кудашеваның аккомпаниаторлары күп булмый. Үзенчәлекле композитор, баянчы Таһир Кәримов белән иҗади хезмәттәшлеге истәлекле. Иң беренче язмалары Таһир Кәримов белән язылган аның. Төрле вакытта күренекле музыкантлар – баянчылар Әлфәрит Солтанов, Рәис Сафиуллин, курайда Азат Аетколов, Бәхти Гайсин җитәкчелегендәге инструменталь ансамбль, фортепианода Александр Ключарев, Радик Хәбибуллин, Рөстәм Яхин аккомпанементында җырлаган ул. Ә Бәхти абыйның күбебез күреп, ишетеп белгән аккордеоны үзе бер кечкенә оркестрга алмаштырырлык булган. Ә аның сәхнәдән бер елмаеп җибәрүләре ни тора?! Фәридә апа үз интервьюларында еш кына: иң җимешле иҗат елларым талантлы татар музыканты һәм композиторы Бәхти Гайсин белән бергә яшәгән һәм иҗат иткән еллар ул, дигән иде. «Бу чынлап та шулай. Мин башта филармониядә бер сукыр гармунчы Зарипов дигән агай белән эшләдем. Матур уйный иде баянда. Аннан соң музыкант Таһир Кәримов белән иҗат иттек, аның белән композиторлар әсәрләрен, татар һәм башкорт җырларын башкардым. Ә Бәхти ул чакта Башкорт академия театрында эшли иде. Шул чакта ук мин аның берничә җырын җырладым. Шуннан соң без аны филармониягә эшкә чакырдык. Искитмәле оста, виртуоз уйный иде ул музыка коралларында. Җайлап кына безнең Бәхти белән иҗат якынлыгы шәхси хис-тойгыларга да күчә башлады. Ә 1964 елдан без аның белән гаилә корып җибәрдек. Әлбәттә инде, музыкант һәм композитор белән бергә яшәү һәм гастрольләргә бергә йөрү җырчы өчен зур бәхет. Бәхти миңа гына әллә күпме яңа җырлар язды, безнең репертуар шактый киңәйде. Әле минем 150 дән артык җырым сакланып калган. Аларны тасмаларга язып, киләчәккә саклап калдык, ә күпме җырлар я тасмага язылмады, я язылса да югалды».
Син йөргән юлларга быел да

Май ае чәчәкләр китерде:

Сине бит кайтыр, дип уйлый ул,

Миңа да кайтырсың шикелле.

Бәйрәмдә минем тын табынга

Синең дә өлешең куела:

Беләм мин – кайтмыйсың… Шулай да

Кайтырсың шикелле тоела.

Җырчыны – җыр, җырны – җырчы күтәрә. Башкортстан телевидениесенең алтын фондына кергән Фәридә апа башкаруындагы тетрәндергеч, йөрәк җылысы белән сугарылган бу җырга сүзләрне шагыйрь Хәсән Туфан, көйне Бәхти Гайсин язган. Җәйге бакчада, биек матур чәчкәләр арасында Фәридә апа күңеле белән кемнедер сагына, юксына, эзли, йөрәгенә, җанына урын табалмый. Күз карашлары белән ерак офыкларга да уктала, берәр хәбәр юк микән дип капка баганасындагы почта тартмасын да ачып карый. Видеоязманы беренче тапкыр күргәч мин аны бергә гомер иткән Бәхти агай турында, аның якты истәлегенә багышлангандыр дип уйлый идем. Ни дисәң дә, Фәридә апаның үзеннән ун яшькә кече Бәхти агай иҗатының гөрләп чәчкә атар чагында бик иртә, тормыш иптәшен тол калдырып якты дөньядан китеп бара. Бәхти агайның вафатыннан соң Фәридә апа бик озак, тагын ике дистәгә якын еллар яши. Әмма ул еллар әрнүле, сагышлы, йөрәк түреннән куптарып та ала алмаслык газап булып әлеге җыр юлларында салына. Бәхти агайның бер юбилеена багышланган язмасында минем остазым, татар дөньясында күренекле журналист, язучы Фәрит абый Фаткуллин (Бәхти агай белән алар якташлар, икесе дә Авыргазы районыннан. – И. Д.) бу җырның тарихы турында болай дип язды. «Бөек шагыйребез Хәсән Туфан кабаттан әдәбияткә кайткан елларында башта беркем дә аның белән ачыктан-ачык элемтәгә керергә, якын итәргә, дус булырга ашыгып бармый. Иҗатын күтәрергә, хупларга да батырчылык итмиләр ул чакта. Әллә куркалар, әллә шикләнәләр, белмәссең. Шагыйрьгә бу вакытта аны кемнеңдер рухи аңлавы, тануы, күтәреп алуы бик тә кирәк чаклар була. Авыр шик һәм өркү болытлары күңелләрне томалап йөргәндә Бәхти Гайсин иң беренче булып аның «Кайтырсың шикелле» шигыренә көй яза». Һәм Фәридә апа аны җырга салып сәхнәгә дә чыгаргач, ул бөтен татар-башкорт җыр сәнгате дөньясын тетрәткән мәдәни вакыйгага әйләнде. «Хәсән Туфанны беренче күрүем Казанда, Тукай клубында чыгыш ясаганда булды, – дип хәтерли Фәридә апа үзе. – Мин сәхнәдә җырлап торам. Шул чакта уртадагы бер рәттә ап-ак күлмәкле, ап-ак чәчле бер ир-ат утыра. Минем җырлаганны уелып китеп, онытылып китеп тыңлап утыра инде бу. Ниндидер хәсрәт-сагыш дөньясында гизгән кебек. Җырлаган чакта залга бик җентекле игътибар биреп булмый, үзең дә онытылып китеп җырлыйсың. Ә менә бу ак күлмәкле, ак чәчле ирдән аерым бер сихри дулкыннар килә сыман тоелды. Шуннан концерт беткәч, сорадым: «Менә бу ап-ак чәчле ир кем ул?» – дип. «Күренекле шагыйребез Хәсән Туфан бит ул», – диделәр. Шуннан танышып киттек аның белән, азактан дуслыгыбыз гомер буе дәвам итте».

Фәридә апаның «Язгы җыр» пьесасыннан Наҗар Нәҗми сүзләренә язылган тагын бер матур җырын халкыбыз ярата. «Таулар юлы» дип атала ул. Җырга көйне мәшһүр башкорт композиторы Заһир агай Исмәгыйлов иҗат иткән.

Таулар юлын җырсыз үткәнем юк,

Күксел таулар сөя җырларны.

Авырлыкны җырлар җиңеләйтә,

Җыр кыскарта озын юлларны.

Туган җирнең гүзәллеге булып,

Күңелдән моң күпме агыла.

Күпләрне бит җырлар очраштыра

Җыр белән дус-иптәш табыла.

Билгеле, һәрбер җырның уңышлы премьерасы, халык тарафыннан беренче тапкыр яратылып кабул ителүе аны башкаручы җырчыга, аның осталыгына нык бәйле. Ул элек тә шул булган, әле дә шулай. «Әгәр дә «Таулар юлы»н беренче булып радиодан Фәридә Кудашева җырламаса, аның халык җыры булып китүе мөмкин дә булмас иде», – дип истәлекләрендә язып калдырган җыр авторы, шагыйрь Наҗар Нәҗми. Башкортларның күренекле шагыйре, олуг драматургы һәм язучысы Мостай агай Кәрим сүзләренә, милләтебезнең бөек композиторы, сәнгатебезнең йөзек кашы Сара апа Садыйкова музыкасына язылган легендар әсәр – «Өченче көн тоташ кар ява» җыры белән дә шул ук хәл. Җырлау өчен дә, тематик яктан да бигүк җиңел булмаган җырны Фәридә Кудашева беренче тапкыр 1969 елның 14 ноябрендә башкаргач, җыр, хәзерге заман телендә әйткәндә, радио һәм телевидение эфирларының хитына әйләнә. Халык җырны яратып кабул итә, тугандаш Татарстанда да әсәр киң танылу ала.

Ике республикага, ике зур халыкка, ике зур культурага гомере буе бертигез күңелен салып, илһамланып эшли Фәридә апа. Кайда да яраталар аны, үз итәләр, һәркайда ул көтеп алган кадерле кунак. Уфа кебек үк, Татарстан башкаласы – Казан да якын аның күңеленә. «Әйе, мине баштан ук күтәреп алдылар Казанда, – ди Фәридә апа үз истәлекләрендә. – Милләтебезнең чын зыялылары Хәсән Туфан, Нәкый Исәнбәт, Әмирхан Еники, Сибгать Хәким кебек мәшһүр затлар белән аралашу бәхете тиде миңа. Алар мине язучыларның Казандагы Тукай клубына кунакка чакыра торган иделәр. Анда күп тапкырлар җырлаганым да булды. Әдипләребез үз китапларын имзаларын, теләкләрен язып бүләк итә иде. Казанда күп тапкырлар чыгыш ясадым мин. Беренче баруымда төрле театрларда, мәдәният сарайларында 17 көн рәттән концертлар бирдем. Гастрольләрем 16 көнгә исәпләнгән иде. Әмма, халык соравы буенча, тагын бер өстәмә концертны Галиәскар Камал театры сәхнәсендә бирдем. Шунда мин Казанның мине яратуын, күтәреп алуын тойдым, Казан мине тагын да ныграк канатландырды, илһам өстәде».

Башкортстан башкаласы – Уфада Фәридә апага күрсәтелгән хөрмәтне, чын халык мәхәббәтен үз күзләрем белән Филармония залында соңрак янә бер кат күрдем. Балалар бәләкәй иде әле ул чакта. Республиканың сәнгать осталары ике сәгатьлек концерт программасы күрсәтте ул көнне. Иң азакта бар дөньяны нурга күмеп Фәридә Кудашева чыкты. Сәхнәдә күренү белән үк зал тулы халык утырган җиреннән сикереп басып, аяк өсте торып алкышлар белән каршы алды яраткан җырчысын. Алкышлардан җырын башлый алмаган Фәридә апа үзе, аңа карата диңгездәй ургылган халкыбызның чиксез мәхәббәте безнең балалар өчен үзе бер зур ачыш, яңалык булгандыр, һичшиксез. Алар аны әле дә искә ала.

Фәридә апа белән концерт залларында гына түгел, башка җирләрдә дә очрашырга туры килде. Хәтеремдә, 1992 елның башы, кыш үтеп бара, ә язы юньләп җитмәгән дә әле. Аяк асты юеш, пычрак. Уфа үзенең сөекле кызы, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының легендар актрисасы, СССРның халык артисткасы Зәйтүнә Бикбулатованы соңгы юлга озата. Театр алды мәйданы халык белән тулы, хушлашырга Фәридә апа да килгән. Алар якташлар, икесе дә бер районнан, Чишмәдән. Көн салкын булуга карамастан, өстенә җиңелчә киенгән Фәридә апа театр алдында җыелган халык төркемнәрен ерып театр эченә үтмәкче була. Кая ул тиз генә, җиңел генә үтәргә ди – халык күреп калу белән шунда ук аны сырып, уратып алды… Хушлашу мәрәсимендә Фәридә апаның бөек актриса турында, аның башкорт театры сәхнәсендә калдырган, уйнаган онытылмаслык образлары, шәхси тормышы, аянычлы язмышы турында тетрәндергеч итеп сөйләгәне хәтердә.

*  *  *

Бакчаларга ниләр булган: сандугачлар сайрамый?…

Бу Казанның шушы ягы йөрәгемә ярамый.

Сайрамый ла сандугачлар ни каенда, ни талда –

Уфаларга киткән алар, Уфаларда сез барга!

Фәридә апаның җырларына, моңына гашыйк олуг шагыйребез Хәсән Туфан язган бу матур образлы шигъри юлларны. Хәсән Туфан шигыре янында Наҗар агайның тагын бер истәлеге бик урынлы булачак. Менә ул. «Фәридә, синең сәнгатеңнең югарылыгы турында мин әлләни яңа фикер әйтә алмам ул. Хәсән Туфан кебек олы шагыйрьләрнең сиңа багышлап шигырь язулары гына да күп нәрсәләр хакында сөйли. Синең сәнгатең хакында мәкалә язуы да үтә кыен хәл дияр идем мин, чөнки сине тыңларга гына кирәк. Сиңа, ничектер, бәя бирү дә җиңел түгел. Чөнки синең сәнгатең үзе – башкаларны бәяләү үлчәме дәрәҗәсенә күтәрелгән сәнгать!» Тагын башка да бик күп зыялы затларыбыз Фәридә апаның җыр сәнгатенә югары бәя биргәннәр, матур, якты истәлекләр калдырганнар. Татарстанның халык шагыйре Сибгать Хәким: «Фәридәне мин тыныч кына тыңлый алмыйм, гел эчтән елыйм, җирем, тарихым, халкымның бөтен узганы алга баса, әнкәй күз алдына килә, аның тавышын ишетәм, саф татар теле, андый тел белән җырлаган бер генә җырчы да юк. Телендә аның бөтен моңы!» – дип яза. «Җыр-көй һәм аны башкару – һәр милләт өчен үзенчәлекле әйбер, татар җырларында да үзенә генә хас йолалар, үзе яраткан алымнар бар, – дип Фәридә апа турында истәлекләрне дәвам итә олуг әдибебез Нәкый Исәнбәт. – Моңны кайгы-сагыш мәгънәсендә аңларга ярамый, моң ул халыкның күңел ихтыяҗын үти. Җырчының осталыгы озын көйләрне җырлый белүендә сынала». Казандагы иҗатташ коллегасы, икенче бөек җырчыбыз Илһам абый Шакиров  та Фәридә апаның җырларын яратып болай дигән: «Фәридә Кудашева җырларына никтер үзеннән-үзе йөрәк кушыла, җырчы белән киң сәхраларга чыгасың, Урал тауларына күтәреләсең, салкын чишмәнең чылтырап агуын тоясың. Фәридә әле дә шулай булып кала».

Җырчыны – җыр, җырны – җырчы күтәрә, дигән идек язмабызда. Бу сүзләр буш урында тумый, аларның дөреслеге, чынлыгы  сәхнәдә раслана. Фәридә апа үз җырларының авторларыннан һәрчак нык уңа. Бай репертуарының төзелеше, үзе кебек үк, матурлык һәм моңнан яратылган шагыйрьләрнең – Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Сәйфи Кудаш, Әнгам Атнабаев, Шәриф Биккол, Мостай Кәрим, Нәкый Исәнбәт, Гөлшат Зәйнашева сүзләренә композиторлар Заһир Исмәгыйлев, Хөсәен Әхмәтов, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Сара Садыйкова, Марс Макаров, Рәүф Мортазин һәм Бәхти Гайсин иҗат иткән җырлардан тора. Шагыйрь, көйче һәм җырчының үз сагышлары да гомум кешелек сагышлары белән кушыла һәм шуннан соң барыбыз да яраткан җырлар туа.

Фәридә апаны һәрчак яраттылар, кайда да аны чәчкәләр белән каршыладылар,  көтеп алдылар, кая гына бармасын – һәркайда да аның урыны гел түрдә булды. Төрледән-төрле бәйрәмнәргә дә, зур-зур тантаналарга да олы кунак итеп чакырылды Фәридә апа. Әйткәнебезчә, урыны һәрвакыт түрдә булды! «Таттрансгаз» оешмасының элеккеге  җитәкчесе Рәфкать Кантюковның Фәридә апага булган ихтирамы, җылы мөнәсәбәте аерым игътибарга лаеклы. Бу турыда Татарстанның халык шагыйре Роберт абый Миңнуллин: «Олуг җырчыбызны ул һәрвакыт туганнарча каршы алды, – дип яза. – Олылап кунак итте, ял итәргә бөтен мөмкинлекләрне тудырды. Җырчының архивыннан, Башкортстан һәм Татарстан радиосы фондларыннан, иске пластинкалардан, аерым кешеләрдән җырларны җыеп, Фәридә апа репертуарындагы 100 гә якын җырны бергә туплап, «Барс-Медиа» ширкәтендә компакт-дисклар чыгаруга ирештек. Без аны җырчының 85 яшендә, Уфада узган матур юбилей кичәсендә бүләк иттек. Анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән бирелгән «Фидакарь хезмәте өчен» медален тапшыру да бик урынлы,  вакытлы булды. Халык яратып, матур кабул итте. Делегацияне премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева җитәкләве, Илһам Шакиров, Рафаэль Ильясов кебек мәшһүр җырчыларның булуы да бәябезне бермә-бер арттырды. Безне бергә җыеп, оештырып үзенең самолетында  алып барган Рәфкать Кантюковка зур рәхмәт!»

Ак пароходларда Агыйдел, Кама, Идел буйлап борынгы изге Болгар җирләренә сәяхәтләрен оештырган милләтпәрвар, изге җан Марат әфәнде Шәриповка кабаттан рәхмәтләр әйтәсе килә. Роберт Миңнуллин истәлекләреннән тагын бер өзек. «Марат Шәриповның Агыйдел–Чулман–Идел буйлап оештырган сәфәрләренең берсен дә диярлек калдырмады Фәридә апа. Минем үземә дә ул сәфәрләрнең берничәсендә катнашу бәхете тиде. Сәяхәтләрнең 2010 елдагысы исә бөек җырчыбызның 90 яшенә багышланды. Фәридә апа әлеге сәфәргә җәмәгатем Клара белән мине дә дәште. Искиткеч фәһемле, эчтәлекле һәм истә калырлык сәяхәт булды ул. Алдан сизенгән кебек, бу сәфәрнең Фәридә апа өчен соңгысы икәнен белгән кебек, без аның юбилеен пароходта олылап уздырдык».

Фәридә апаны олылап, хөрмәт итеп Корылтайлар, съездлар, бәйрәмнәр, тантаналарга чакыручы Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, Бөтендөнья татар Конгрессына  чиксез рәхмәт! Алар Фәридә апаны Казанда үткән бер бәйрәмнән, танатанадан калдырмадылар, һәрчак ихлас чакырдылар, җылы каршыладылар, матур итеп кунак иттеләр. Ә ул Казанга һәрчак ашкынып, барасы килеп барыр иде, үзен яраткан тамашачылар, халык белән очрашыр, күрешер иде. Чөнки ул халыкны, ә халык аны яратты!

Илдар ДАУТОВ,

Мәскәү шәһәре.

«ТАТАРЛАР» газетасы, декабрь, 2020

.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*