tatruen
Баш бит / Конгресс турында / БТК каршындагы иҗтимагый оешмалар / “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы
“Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы

“Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы

Татар авылларын берләштерүче ассоциация төзү  идеясы Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтае алдыннан туа.

Ассоциацияне оештыру буенча әзерлек эшләрен башкару нияте белән  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында К.Ш.Дебердиев җитәкчелегендәге Оештыру комитеты төзелә.

2008 елның 24 маенда Татарстан Республикасының Актаныш район үзәгендә “Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе”н оештыру җыелышы уздырыла. Оештыру конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Р.З.Закиров, Россиянең Федераль татар милли автономиясе рәисе И.И.Гыйльметдинов, татар авылларыннан җыелган җитәкчеләр, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстаннан килгән вәкилләр катнаша.

Авыллар ассоциациясен оештырганда  Россия Федерациясе субъектларындагы татар авылларындагы социаль-икътисади  һәм рухи үсешкә булышлык итү; милли мохитне, туган телне, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу, мәгариф, мәдәният учакларын җанландыру, гаилә, әхлак һәм дин мәсьәләләре белән ныклап шөгыльләнү төп максат булып тора.

2010нче елның 23 июнендә Авыллар ассоциациясе Мәскәүдә Россия Федерациясенең юстиция министрлыгында “Россиянең татар авыллары” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы исеме белән теркәү үтте.

Устав нигезендә куелган максатларны һәм бурычларны тормышка ашыру өчен Россия Федерациясе субъектларының авыл җирлегендә яшәүче татар халкының социаль-икътисади һәм этномәдәни халәте хакында мәгълүмат туплап эшкәртү буенча эш алып бара. Россия Федерациясе субъектларында урнашкан татар авыллары исемлеге тупланды.

Татар халкының милли мәдәниятенә кызыксындыру уяту, тарих һәм мәдәният белгечләренең тырышлыгын берләштереп, авылдагы яшь белгечләрнең иҗади элемтәләрен ныгыту, киңәйтү, тәҗрибә алышу, профессиональ осталыгын үстерү максаты белән “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы «Авыл кызы» Бөтенроссия татар милли бәйгесен уздырып килде.

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты эшчәнлегендә татар авылларын саклау һәм үстерү эше өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. БТК БК башлангычы белән төзелгән “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы илнең төрле төбәкләрендә авыл-хуҗалыгы бизнесында алдынгы юнәлешләр тәкъдим итүче эшмәкәрләр белән актив эш алып бара.

2012 елның  24–25 март көннәрендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уздырылды. Әлеге җыенда Россия Федерациясенең 27 төбәгеннән, шулай ук Татарстан Республикасы районнарыннан, 400 кеше катнашты. Монда авыл-хуҗалыгы эшмәкәрләрен борчый торган мөһим проблемалар турында фикер алышулар булды. Вакыт җыенда күтәрелгән сорауларның бүген дә актуаль икәнен күрсәтә һәм алар даими игътибарны таләп итә.

II  Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены 2013 елның 21–23 мартында уздырылды. Аның эшендә  катнашырга Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән, шулай ук Татарстан Республикасы районнарыннан, 450гә якын делегат, Татарстан хакимият органнары вәкилләре, эшмәкәрләр, галимнәр, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре килде. Форум эшендә узган елдагы кебек Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашты. Чираттагы җыенда  авыл эшмәкәрләренең авыл җирлегендә татар мәдәниятен һәм гадәти тормыш тәртибен саклау; мәхәллә системасын үстерү; җитештерү берләшмәләре булдыру; хәләл азык-төлек  җитештерүнең төрле юнәлешләренә бәйле мәсьәләләр каралды.

III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены 2014 елның 14–16 март көннәрендә уздырылды. Җыен эшендә Россия Федерациясенең 33 төбәгеннән, шулай ук Татарстан Республикасы районнарыннан, 400гә якын делегат катнашты. Җыен кысаларында делегатлар “Ярдәм” мәчете һәм күрмәүче мөселманнарны укыту–тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге, Самара өлкәсе Гали авылы эшкуарлар тәҗрибәсе белән таныштылар.

Форум эшендә Татарстан республикасы Президенды Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашты.

IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены 2015 елның 20–22 март көннәрендә уздырылды. Форум эшендә  Россия Федерациясенең 32 төбәгеннән килгән 500 татар авыллары эшмәкәрләре һәм Кытай халык республикасыннан килгән милләтәшләребез катнашты. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенды Рөстәм Нургали улы Миңнеханов да катнашты.

V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены 2016 елның 16–18 март көннәрендә уздырылды. Чарага Россия Федерациясенең 36 төбәгеннән 660тан артык татар авыллары эшмәкәрләре җыелды  Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенды Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашты.

Җыенда “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасының Советы һәм аның рәисе сайланды.  Рәис буларак Башкортстан Республикасы Туймазы шәһәрендәге “Йолдыз” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәнир Гыйльметдин улы Галимов сайланды.

VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены 2017 елның 9–11 март көннәрендә уздырылды. Чарага Россия Федерациясенең 40тан артык төбәгеннән, шулай ук Татарстан районнарыннан, 700 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты   Р.Н.Миңнеханов катнашты.

Устав: ustav-tat-avyl-pdf

«Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасының Совет әгъзалары

«Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасының Советы V Бөтенроссия  татар авыллары эшмәкәрләре җыенында сайланды. 18 март 2016 ел.

  1. Абашев Айдар Мөфәзал улы – крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы (Курган өлкәсе Шадрин районы).
  2. Аблеев Рим Шаһит улы – Уку-укыту үзәге мөдире (Башкортстан Республикасы).
  3. Алимов Ринат Рәшит улы – Сарытау өлкәсе Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр ассоциациясе рәисе (Сарытау өлкәсе).
  4. Бәкеров Ирек Гомәр улы – «Чакматаш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры (Башкортостан Республикасы Чакмагыш районы Чакмагый авылы).
  5. Габдуллин Айдар Наил улы – “Артур” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе (Башкортостан Республикасы Чакмагыш районы Аблай авылы).
  6. Газизов Фәнис Газиз улы – шәхси эшмәкәр (Киров өлкәсе Малмыж районы).
  7. Галимов Фәнир Гыйльметдин улы – “Йолдыз” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе (Башкортостан Республикасы Туймазы районы).
  8. Ганиев Эдуард Әнвәр улы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бюро әгъзасы, Ульян өлкәсе Иске Кулаткы муниципаль районы башлыгы.
  9. Дәүликамов Камил Абдулла улы – “Кувака” компанияләре берлеге генераль директоры (Пенза өлкәсе Каменск районы Каменка шәһәре).
  10. Дәүләтов Илдус Ядкарь улы – “Агрохолдинг Алга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры (Ырынбур өлкәсе Әсәкәй районы Яңа Солтангол авылы).
  11. Зәйнуллина Лилия Фирдүс кызы – шәхси эшмәкәр, “Зәйнуллина” исемендәге яшелчәчелек, теплица хуҗалыгы җитәкчесе (Татарстан Республикасы Апас районы ).
  12. Ибраһимов Шәйхетдин Гайнетдин улы – шәхси эшмәкәр (Омск өлкәсе Большеречье районы Үләнкүл авылы).
  13. Минһаҗева Фәнзилә Миңнерахман кызы – шәхси эшмәкәр (Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Түбән Тойма авылы).
  14. Нуриманов Шамил Әнәс улы  – Киров исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе (Түбән Новгород өлкәсе Пильнә районы Сафаҗәй авылы).
  15. Нәбиуллин Фәрит Мәсабих улы – шәхси эшмәкәр (Татарстан Республикасы Лениногорск районы Каран авылы ).
  16. Сәнҗапов Рәшит Шәйхулла улы –  Агрофирма “Җизнь” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры (Чувашия Республикасы, Батыр районы).
  17. Сәхипов Илшат Мәлик улы – крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе (Татарстан Республикасы Әгерҗе районы Яумурза авылы).
  18. Тукаев Марс Рифкать улы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары.
  19. Хавыев Алмаз Альберт улы – крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе (Пермь крае  Кунгур районы  Тор-Түз авылы).
  20. Хәлиуллин Дамир Хәнәфи улы – крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы (Татарстан Республикасы Арча районы).
  21. Шакиров Әгъзам Хәлим улы – “Оран” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры (Чувашия Республикасы Комсомол районы  Тукай авылы).
  22. Шаһиәхмәтов  Даил Габдулла улы  – муниципаль берәмлеге башлыгы (Марий Эл Республикасының Медведево муниципаль районы).
  23. Әкбаров Равил Камил улы – “Авангард” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры (Ырынбур өлкәсе Абдулла районы).

Фотосурәтләр

Элемтә өчен мәгълүмат:

 “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы рәисе – Галимов Фәнир Гыйльметдин улы.
Рәис урынбасарлары – Тукаев Марс Рифкать улы, Хавыев Алмаз Альберт улы.
Оешманың рәсми сайты:  www. tataravyly.ru
E-mail: [email protected]Телефон: +7(347) 822 87 08