tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 10нчы мәктәп булдыра!
10нчы мәктәп булдыра!

10нчы мәктәп булдыра!

Ижау шәһәренең 10нчы мәктәбендә татар сыйныфында укучы балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар “Гаилә бәйрәме” уздырдылар. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Бәйрәмгә шундый җылылык бөркелеп торучы гаиләләр килгән иде. Ул көнне әти-әниләр, әби-бабайлар, дөнья мәшәкатьләрен беразга онытып, күңел ачтылар. Укучылар, әти-әниләренә багышлап, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. “Туган тел һәркем өчен дә газиз, чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, ”әби”, “бабай” сүзләрен иң элек туган телдә әйтәбез”, — диделәр алар. Укучылар тарафыннан сәхнәләштерелгән “Кызыл калфак” әкияте бәйрәмне җанландырып җибәрде.

Горурланырдай кошчык­лар

Ә чыгарылыш сыйныф укучылары бәйрәмнең төп геройлары иде. Аларның бәйрәмне матур итеп алып баруларына, җырлауларына, биюләренә һәркем сокланып утырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кадерия Рәфкатовна аларның һәрберсенә тукталып, җы­лы сүзләрен юллады, грамоталар тапшырды.
«Ел саен “Гаилә бәйрәме”н болай итеп зурлап уздырмыйбыз. Кайчакта сәхнәләштереп, татарча әкиятләр күрсәтәбез, я шигырь уку конкурсы итеп оештырабыз. Быел 11нче сыйныфны тәмамлаучы, мәктәпнең горурлыгына әйләнгән укучыларны әти-әниләргә күрсәтәсе килде. Татар теле буенча олимпиадаларда, конкурсларда катнашып, җиңү алып кайткан укучыларга грамоталарны да әти-әниләр алдында бирергә булдык”, — диде Кадерия Асылмәрданова. «Тырышкан вакытта, сезнең балалар да шундый дәрәҗәләргә ирешә алачак­лар, дип башлангыч сыйныфта укучыларның әти-әниләренә уңышларыбызны күрсәтү максатыннан оештырдык”, — дип дәвам итте аның сүзен татар теле укытучысы Фәридә Фрунзе кызы.
Чыгарылыш сыйныф укучылары белән әңгәмә кору да миңа шундый ләззәт бирде, чөнки аларның һәрберсе ана телен яратуы, татар булуы белән горурлануы турында саф татарча сөйләде.
Диләрә Габдуллина: «Минем балачагым күбрәк әбекәй белән узды. Ул мине татарча сөйләшергә өйрәтте. Җиденче сыйныфка кадәр 12нче мәктәптә рус сыйныфында укыдым, аннан соң мине 10нчы мәктәпнең татар сыйныфына укырга бирделәр. Мин моның өчен әти-әниемә шундый рәхмәтле. Фәридә Фрунзевна алып барган татар теле дәресләренең узганын сизми дә кала идем, чөнки татар телен яратып үзләштердем. Татарстандагы җәйге лагерьда ял итү минем күңелемдә бик матур хатирәләр булып калды. Татар сыйныфында белем алганга шундый лагерьларда ял итә алдым, Россиянең төрле регионнарында яшәүче яшьтәшләрем белән таныштым. Хәзер дә алар белән “ВКонтакте” социаль челтәрендә аралашам. Татар милләтеннән булган дусларым күп, чөнки татар халкы ул — үзенең ягымлылыгы, ачык күңеллелеге, ярдәмчеллеге белән аерылып тора”.
Нияз Тукманов: «Актаныш районында оештырылган «Бүләк» лагеренда берничә тапкыр ял иттем. Анда барысы да татарча гына аралашалар. Шуңа күрә ирексездән аларга ияреп, татарча сөйләшә башлыйсың. Безнең өйдә әти-әни татарча сөйләшә, шуңа мин татар телен яхшы аңлыйм. Татар телендәге шигырьләрнең мәгънәсен аңлап ятлыйм. Татар телендә узган конкурс­ларда еш кына мактаулы урыннар да яуладым. Фәридә Фрунзевна безне татар телен яратырга өйрәтте. Кайчакта сыйныфташларыбыз бе­лән тәнәфес вакытында татар көйләрен куябыз, җырлыйбыз, бии­без. Татар көе яңгырауга күңелләр күтәрелеп китә, чөнки ул безнең җанга якын».
Алсу Мөхәммәтҗанова: «Без тугызынчы сыйныфка кадәр татар телен һәм әдәбиятын өйрәндек. Татар телен өйрәнү миңа бик кирәк, беренчедән, мин үземнең туган телемне белергә тиеш. Хәзер татарча рәхәтләнеп аралаша алам, татарча җырлыйм. «Асылъяр» ансамбленә дә йөрдем. Анда да безгә Лариса апа Гайнетдинова татар телен өйрәтте. Мин татар булуым белән горурланам, иптәшләремә дә татарча эндәшәм”.
Азалия Кашапова: «10нчы һәм 11нче сыйныфларда без татар телен өйрәнмибез, әмма мин үзлегемнән әзерләнеп, быел рес­публика күләмендә узган татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада катнаштым, икенче урынны алдым. Татар теле минем өчен бик якын. Мин «Асылъяр» ансамбленә дә йөрдем. Анда җырлаганда, йолаларны сәхнәләштереп күрсәт­кәндә, сөйләм телем тагы да шомарды. Мин татарча шигырьләр укырга яратам. Иптәшләрем белән дә татарча аралашам. Мин татар кызы булуым белән бик горурланам».
Бәйрәмне алып баручылар арасында тугызынчы сыйныф укучысы Айдар Такутдинов та бар иде. Ул башлангыч сыйныфларда укыганда татар телендә авыррак сөйләшә иде. Бу юлы әңгәмә вакытында Айдарның бер генә дә рус сүзе кыстырмыйча җавап бирүенә таң калдым. Быел республика күләмендә узган татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада беренче урынга ия булды ул. “Имтиханны да татар теленнән сайладым, чөнки минем аны күбрәк беләсем килә. Әгәр дәрестән тыш имтиханга да әзерләнсәм, аны тагын да тирәннәнрәк өйрәнәчәкмен. Мин Фәридә Фрунзевнага рәхмәтле. Аның кушуы буенча бик күп китаплар укыдым. Хәзер рәхәтләнеп әбием белән татарча сөйләшәм. Туган телемне белгәнгә әти-әнием дә бик сөенә», — диде Айдар.

Венера Фәрит кызы: “Ана теле фән буларак өй­рә­те­лергә тиеш”

10нчы мәктәп укучылары милли тәрбия алып чыкканга күрәдер, еллар үтеп, үзләре әти-әни булгач, үзләренең балаларын әлеге мәктәпнең татар сыйныфына алып киләләр. Биредә татар сыйныфлары эзлекле ачылып килүенең сере шунда да. Тик агымдагы уку елында татар сыйныфы ачылмыйча калды. “Мәктәпләрдә прокуратура тикшерүләре узганнан соң, уку программаларына үзгәрешләр кертелде. Бүгенге көндә беренче сыйныфларның уку программасына 21 сәгать бирелгән. Без бер генә фән хисабына да татар телен укыта алмыйбыз. Ә икенче сыйныфтан башлап татар телен программага кертә алмыйбыз. Чөнки тел өйрәнү системалы алып барылырга тиеш: 1-9 яисә 1-11 сыйныфларда. Беренче сыйныфлар белән уку программасы көйләнсә, калган сыйныфларда татар телен факультатив хисабына кертә алабыз. Чөнки мәктәпләргә факультативны уку программасына кертү мөмкинлеге бирелгән. Телне өйрәнү факультативта гына калдыру дөрес түгел, дип уйлыйм, чөнки анда бала теләсә йөри, теләмәсә йөрми. Татар теле дәрес булып керсә, бала «телим», «теләмим», дип әйтә алмый. Бу проблема хәл ителсен иде инде», – диде укыту буенча директор урынбасары Венера Фәритовна.

Әниләр ни сөйли?

Балаларның татар телен өйрәнүләре әти-әнидән тора. Бәйрәмгә килгән әти-әниләр белән дә әңгәмәгә кердем.

Ралия Масагутова: “Улым Илдар икенче сыйныфта укый. Без мәктәпкә язылганда татар сыйны­фына дип килмәгән идек, әмма сыйныфта балалар саны аз булгач, улыбызны татар сыйныфына бирдек. Яшермим, татар телен өйрәнү балаларга авыр. Мин үзем авыл кызы, белгечем буенча укытучы булгач, улыма ярдәм итә алам. Илдар өй эшләрен үзе эшләргә тырыша, бик авырларын бергә әзерлибез».
Гөлназ Галиәхмәтова: “Бу мәктәптә татар сыйныфы булгач, бик сөенеп, татар сыйныфына бирдек. Мин үзем — Казан, иптәшем Актаныш ягыннан. Улыбыз Булатны 5 яшенә кадәр гел татарча өйрәттек. Балалар бакчасына барганда, русча белми иде. Шуңа күрә татар сыйныфы булганга бик сөенеп укырга бирдек. Булат татар теле дәресләренә бик яратып йөри. Фәридә Фрунзевнаны бик ярата. Беренче сыйныфта ук татар телендәге шигырь уку конкурсында беренче урынны яулады. Икенче сыйныфта да мондый конкурслардан сертификатлар, дипломнар алып кайтты. Татар телен фән буларак өйрәтүләренә бик сөенәбез. Чөнки мин үзем дә, иптәшем дә саф татар гаиләсендә үстек. Булатка рус теле авыррак бирелер дип уйлаган идек, ул фәнне дә яхшы гына үзләштерә».
Сәрия Зәйниева: “Без татар сыйныфында укымыйбыз, чөнки беренче сыйныфка килгәндә, без башлангыч сыйныф укытучысын сайлыйбыз бит. Шуның нәтиҗәсендә татар сыйныфына укырга кермичә калдык. Әмма без мәктәптә татарча узган барлык чараларда актив катнашабыз. Безгә татарча узган бәйрәм-кичәләр бик ошый. Кызларыбыз Әдилә һәм Азалия 116нчы балалар бакчасына йөрделәр. Алар анда да татар телен өйрәнделәр».
Гаилә бәйрәменнән барысы да канәгать булып таралдылар. Чөнки бәйрәм бик матур, эчтәлекле узды. Педагог-организатор Гөлназ Үлмәсова, Кадерия Асылмәрданова, Фәридә Кашапованың рус мәктәбендә зурлап шундый татарча “Гаилә бәйрәме” оештыруларына “Афә­рин!” дип кенә әйтәсе килә.

Рилия Закирова

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*