tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Туган тел” конкурсына нәтиҗә ясадылар
Казанда “Туган тел” конкурсына нәтиҗә ясадылар

Казанда “Туган тел” конкурсына нәтиҗә ясадылар

Казанда “Туган тел” конкурсына нәтиҗә ясадылар. Мастер-класс форматында узган Бөтенроссия бәйгесендә татар, рус, мари, мордва, удмурт, чуваш теле укытучылары катнашты. Барлыгы 90 мөгаллим үзара көч сынашкан. 12 се җиңүгә лаек була.

Чувашия, Удмуртия, Башкортстан республикалары, Ульяновск, Төмән, Свердловск, Оренбург, Чиләбе, Әстерхан өлкәләреннән килгән татар теле укытучылары үзләренең зур әзерлекле булуын күрсәтте.

Җиңүчеләр арасында да татар теле укытучылары шактый. Гран-прига Казанның 27 нче номерлы гимназиясеннән татар теле укытучысы Гөлгенә Нурмиева лаек булды. Җиңүчеләрне Казан кооператив институтында узган тантанада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров котлады. Аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*