tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 16-18 октябрь көннәрендә Франциянең Париж шәһәрендә «Европа татарлары альянсы»ның икенче съезды узды
16-18 октябрь көннәрендә Франциянең Париж шәһәрендә «Европа татарлары альянсы»ның икенче съезды узды

16-18 октябрь көннәрендә Франциянең Париж шәһәрендә «Европа татарлары альянсы»ның икенче съезды узды

Беренче көнне Европаның 17 иленнән, шул исәптән Эстония, Швеция, Чехия, Франция, Нидерланда, Словакия, Польша, Финляндия, Австрия, Болгария, Бөекбритания, Венгрия, Германия, Италия, Латвия, Литвадан 46 делегат, шулай ук чакырылган кунаклар катнашты. Кунаклар арасында Россия Федерациясенең Франциядәге илчесе Александр Орлов, Россиянең Париждагы фән һәм мәдәният үзәге директоры Игорь Шпынов, Татарстанның Франциядәге Вәкаләтле вәкиле Искәндәр Юсупов, РФ Тышкы эшләр министрлыгының чит илләрдәге ватандашлар белән эшләү Константин Климовский, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасың Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев һәм башкалар бар иде.

Съезд Россиянең Франциядәге илчелеге бинасында узды.

Көннең беренче яртысында делегатлар һәм кунаклар рәссамнар, кул осталары эшләреннән күргәзмә карадылар. Казанның халык һөнәре сәнгате техникумы укучылары эшләре белән дә таныштылар.

Иң беренче залга җыелган татарларны Россия Федерациясенең Франциядәге илчесе Александр Орлов сәламләде. Татарстан, аның җитәкчелеге турында матур сүзләр әйтте. Европада яшәүче татарларның туган телне, милли мәдәнияне, сәнгатьне саклап калырга тырышуларына рәхмәтләрен җиткерде. Съезд эшенә уңышлар теләде. Татарстанның Франциядәге Вәкаләтле вәкиле Искәндәр Юсупов делегатларны сәламләгәннән соң, Франция һәм Татарстан арасындагы яхшы эшлекле мөнәсәбәтләр турында әйтеп узды. Татарстан Республикасы Президенты исеменнән «Европа татарлары альянсы»ның икенче съездына җыелган халыкны Татарстан Республикасың Премьер-министры урынбасары, Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин тәбрикләде. Ул шулай ук, Мәскәүдә гомер итүче татарларның да сәламен тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Европа илләреннән Франциягә «Европа татарлары альянсы»ның икенче съездына җыелган делегатларны сәламләп, аның эшенә уңышлар теләде. Шулай ук, әлеге съездны оештыруга күрсәткән булышлыгы өчен РФның Франциядәге илчесе Александр Орловка рәхмәтен дә җиткерде. Үз чыгышында ул альян оешуының әһәмиятенә тукталып китте, конгрессның чит илләрдәге эшчәнлегенә дә нәтиҗә ясады. Татарстанның Дәүләт Советы исеменнән Разил Вәлиев тәбрикләде. Ул халкыбызның данлы үткәне, бүгенгесе турында әйтеп узды. “Европадагы татарларны берләштерүче булганыгыз өчен рәхмәт”, диде Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев.

Съезд эшендә төп чыгышны «Европа татарлары альянс»ы җитәкчесе Флюр Шәрипов ясады. Ул альянсның оешу тарихы, аның максаты, беренче оештыру съездында кабул ителгән рәсми документлар турында әйтеп узды. Европада яшәүче татарлары тарихы, аларның бүгенге көндә тоткан урыннары, Европа илләрендә татар оешмалары тарафыннан башкарган эшләренә, аларның җирле хакимият органнары белән бергәлектә эшләүләренә дә тукталып китте. Берлинда узган милли бәйрәмебез – Сабантуйның зурлап үткәрелүен ассызыклады.

Европа татарлары сабантуен ике елга бер тапкыр уздырырга кирәк дигән тәкъдимен дә җиткерде.

Болгариянең Варна шәһәреннән килгән филология фәннәре докторы Альбина Вәлиева “Этномәдәни үзенчәлекне саклауда туган телнең роле” дигән темага чыгыш ясады. Болгариядә татар телен саклап калуда башкарылган чаралар турында әйтеп узды. Альбина ханым әйтеп узганча, 1900-1901 елда бу илдә 54 татар мәктәбе исәпләнсә, 1934 елда инде бер генә татар мәктәбе дә калмый. Бүгенге көндә алар туган телне саклау, татар милләтен башка халыкларга да күрсәтү максатыннан башкарылган эшләренең юнәлешләре хакында мисаллар белән сөйләде.

Сәясәт фәннәре докторы, Париждагы “Татарстан-Франция йорты” вице-президенты Татарстаннан килгән җитәкчеләргә “безгә татар теле һәм татар мәдәниятен өйрәтүче укытучы кирәк. Мөмкин булса, вакытлыча гына булса да, укытучы җибәрү мөмкинлеге тапмассызмы”, дип үтенечен белдерде.

Париждагы Көнчыгыш телләр һәм цивилизацияләр институтының рус, татар, француз телләре укытучысы Ләйлә Садовинова үз чыгышында татар телен өйрәнергә теләүче башка милләт вәкилләренең артуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә әлеге институтта 36 кеше татар телен өйрәнә икән. “Безгә татар телендә әдәбият, сүзлекләр кирәк”, дип мөрәҗәгать итте.

Чыгыш ясаучылар арасында Литвадан килгән милләттәшебез, социаль фәннәр докторы Рафаэль Муксинов, Франциянең Марсель шәһәреннән Гүзәл Агишина да бар иде.

Германиянең Берлин шәһәреннән килгән Венера Вагизова “Тарихи Ватан Татарстан белән багланышларның этномәдәни аспектлары” дигән чыгышында Татарстан белән ныклы элемтәләр турында сөйләде. Киләсе елда татарның дөньякүләм танылган шәхесләре Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең туган көннәрен зурлап билгеләп үтәргә җыенулары хакында әйтеп узды. Казан шәһәренең Ш.Мәрҗәни исемендәге татар гимназиясе директоры Камәрия Хамидуллина милләтне саклап калуда милли мәгарифнең роле сөйләде. 600 бала белем һәм тәрбия ала бүген гимназиядә. Чит илләрдән татар балалары төркем-төркем кунакка киләләр. Балалар аралаша, дуслаша. “Менә шулай аралашып яшәү, бәлки киләчәктә татар гаиләләре тууга да этәргеч бирер”, дип сүзен тәмамлады Камәрия ханым.

Швециянең Стокгольм шәһәреннән “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Әнүзә Зеттелрунд бер ел эчендә башкарылган мәдәни чаралар турында сөйләде.

Германиянең Кассель шәһәреннән Рустам Ишкватов Европа илләрендә билбау көрәшенең үсеше турында чыгыш ясады. Гуманитар фәннәр докторы, Литвадан килгән Галина Мишкинене татар оешмаларының үзләре яшәгән илнең хакимият даирәләре белән мөнәсәбәтләре турында бәян итте. Аның фикерен Латвиядән Ринат Ахунов, Литвадан Таирас Кузнецовас,Франциядән Инера Сәфәргалиева дәвам итте.чыгыш ясаучылар арасында Лондоннан Рамил Миңнуллин, Будапешттан Рита Хәсәнова, Брюссельдән Лилия Вәлиева, Венадан Рива Рюдиссер, Вильнюстан Юрий Тракщалис, Прагадан Кыям Курмакаев та бар иде.

Һәр чыгыш ясаучы үз илендә татарлар тормышында башкарылган чаралар, татарлыкны саклап калу өчен уздырылган мөһим эшләрне бәян итте, тәкъдимнәр дә яңгырады.

Барлык фикер-тәкъдимнәрне искә алып 2016 елга эш планы да кабул ителде. Киләсе 2016 елда «Европа татарлары альянсы»ның киңәйтелгән утырышын Чехиянең Брно каласында уздырырга дигән фикергә килделәр. Ә Европа татарлары Сабантуен ике елга бер тапкыр үткәрүне хупладылар. 2017 елда милли бәйрәмебез Сабантуен уздыру өчен Англиянең Лондон шәһәре билгеләнде. Бу эш белән Англия татарлары ассоциациясе рәисе Рамил Миңнуллин шөгылләнәчәк. Шулай ук, Европа татарлары Сабантуеның логотибы да кабул ителде.

Съезда делегатлар «Европа татарлары альянсы»ның Уставына да үзгәрешләр кертте. Хәзер съезд ике ел саен түгел, дүрт елга бер тапкыр җыелачак. Шул вакытта Альянсның җитәкче органы да сайланачак. бу тәкъдимне бертавыштан кабул иттеләр.

Парижда узган «Европа татарлары альянсы»ның икенче съездында делегатлар яңа җитәкчелек тә сайлады. Рәис итеп, кабаттан Литвадан – Флюр Шәрипов сайланды.

Соңыннан съездның резолюциясе кабул ителде.

Ике ел дәвамында актив эш күрсәткән татарларыбыз «Европа татарлары альянсы»ның һәм Бөтендөнья татар конгрессыны медаленә, “Рәхмәт хаты” на лаек булдылар.

Кичке якта Франциядә яшәүче татарларыбыз тарафыннан әзерләнгән концерт программасы күрсәтелде. Аларга Татарстаннан килгән җырчы Фәрит Фәйзерахманов белән баянчы Айдар Вәлиев та кушылды. Концерт илчелекнең концерт залында үтте. Соңыннан, шул ук залда “Война непрощенных” фильмы күрсәтелде.

Икенче көнне делегатлар Парижның тарихи урыннарында экскурсиядә булганнан соң, үз илләренә юл алды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*