tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 18-19 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узачак
18-19 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узачак

18-19 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узачак

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә агымдагы елның 18-19 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездын уздыра. Исегезгә төшерәбез, әлегә кадәр бу җыелышлар форум буларак оештырылып килде, 2017 елда аның бишенчесе узган иде.

18-19 апрель көннәрендә узачак съездда Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 67 регионыннан, 27 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат катнашачак. Шулай ук чарада махсус чакырылган, мәртәбәле кунаклар катнашуы да көтелә.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды пресс-релизы

II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды ПРОГРАММАСЫ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*