tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 1800 татарстанлы хаҗның төп гамәлләрен башкара
1800 татарстанлы хаҗның төп гамәлләрен башкара

1800 татарстанлы хаҗның төп гамәлләрен башкара

Татарстан хаҗилары Мөздәлифә үзәнлегендә төн кунды. Башка үзәнлекләрдән аермалы буларак, биредә палаткалар юк. Алар бирегә Гарәфә үзәнлегеннән килгәннәр иде, үзләре белән хаҗилар бары кирәк-яракларны гына алдылар. Диндә ныклык, тәкъвалык, ихласлык гәүдәләнешен биредә дә күзәтергә мөмкин иде. Ахшам һәм ястү намазларын кушып укыганнан соң да дин кардәшләребез Аллаһыга рәхмәтле булып, зикер-тәсбих кылуны дәвам итте. Алга таба төркем җитәкчеләре ланч-бокслар таратып чыкты. Аннан соң хаҗиларыбыз үзәнлекккә үзләре алып килгән матрасларны җәеп, төн кундылар, бәйрәм иртәсенең иртәнге намазын каршы алдылар. Иртәнге намазны укыганнан соң тагын бер сөннәт гамәлне башкардылар – гөнаһларның гафу ителүен сорап дога кылдылар. Биредә башта күмәк рәвештә төркем җитәкчеләре белән дога кылынды, аннары Бөек Раббыбызга һәркем үзенең догаларын җиткерде. Хаҗилар кояш чыгар алдыннан Мина үзәнлегендәге палаткаларына юнәлде. Мөздәлифә белән Мина арасы якынча ике-өч чакрым. Алар бу араны «Ләббәйкә» әйтеп җәяү үтте.

Палаткаларга кайтып бераз хәл алганнан соң, тагын бер хаҗ йоласын үтәү бурычы тора иде. Җәмәрат дигән махсус урынга барып таш ату. Бүген зур баганага җиде таш ату тиешле иде. Әлеге гамәлне үтәр өчен хаҗиларыбыз Җәмәратка төркем җитәкчеләре белән ун-унбиш минутлык интервал белән юнәлде. Җәмарат урыны Минадан якынча өч чакрым. Бирегә барганда өч тоннель аша узарга кирәк. Шуңа күрә бер-береңне югалтмау бик мөһим иде. Моның өчен төркем җитәкчеләре бар тырышлыгын куйды, Татарстан әләмен хәтерләткән тамгалар халык арасында югалмаска ярдәм итте. Җәмәратта шайтанга ату өчен ташларны хаҗиларыбыз үз мөмкинлегенә карап Мөздәлифә үзәнлегендә, мөмкинлеге булмаганнар Җәмәратта җыйды. Хаҗилар төркеме ташлар атып өйлә намазына кайтып җиттеләр.

Палаткаларга кереп урнашуга ук, төркем җитәкчеләренә бер-бер артлы корбан чалыну турында хәбәр килеп ирешә башлады. Һәр хаҗи исеменнән корбан чалу белән махсуслашкан фирмалар шөгыльләнде. Корбан чалыну хәбәрен ишеткәч ихрам халәтеннән чыгарга мөмкин – бу хаҗ гыйбадәтендә махсус тыюларның бетүен аңлата. Ихрамнан чыгу өчен чәч алдырырга кирәк. Шулай итеп, хаҗиларыбыз бер-берсенең чәчләрен алырга кереште. Чәч алдырып, юынганнан соң алар гадәти киемнәрен киячәк. Шулай итеп, бүген төнлә хаҗилар Минадан Мәккәдәге Әл-Хәрәм мәчетенә барып тәваф әл-Ифада кылачак, Ибраһим макаме артына басып ике рәкәгать намаз укыячак, зәм-зәм суы эчәчәк, Сафа һәм Мәрва таучыклары арасын йөгереп узачак, һәм янәдән Минадагы палаткаларга кайтып урнашачак.

12-13 нче августта хаҗиларыбыз Җәмәраттагы өч баганага җидешәр таш атарга барачак. Ташларның борчак зурлыгыннан да зур булмавы шарт. Җәмәратка бары җәяү генә барып булуын истә тоткан хәлдә, хәзер буш вакытта хаҗиларыбыз үтәләчәк гамәлләрне башкару өчен көч-куәт туплый, бер-берсен бәйрәм белән котлый.

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*