tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2018 елда хаҗга 1800 татарстанлы барачак
2018 елда хаҗга 1800 татарстанлы барачак

2018 елда хаҗга 1800 татарстанлы барачак

2018 елның 4 августында Казаннан Татарстан хаҗиларының беренче төркеме хаҗга юл тотачак. Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кылу өчен 49 кеше китәчәк. 2018 елда Россия мөселманнары өчен барлыгы 20500 кешелек квота бүлеп бирелде. Шул исәптән Татарстан Республикасы өчен – 1800 урын.

Татарстан Республикасында мөселманнар өчен хаҗны оештыру белән 2012 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оешкан “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы шөгыльләнә. 2017 елда, әлеге операторның хезмәтләреннән файдаланып, Татарстаннан 1700 мөселман хаҗ кылу мөмкинлегенә ия булды. Моннан тыш Татарстан хаҗиларының 10 проценты изге гамәлне кабаттан башкарды. “ДУМ РТ Хаҗ”дан Согуд Гарәбстанына юлламаның иң очсыз бәясе 149000 сум тәшкил итә – ул хаҗилар арасында иң популяр пакет.

“ДУМ РТ Хаҗ” өчен хаҗны оештырганда иң мөһиме булып хаҗиларның иминлеген кайгырту һәм алар тарафыннан гыйбадәтләрне хәнәфи мәзһәбе буенча оештыруны тәэмин итү тора. 2018 елда хаҗилар төркемнәре белән төрле категория һәм белгечлеккә ия 20 табиб йөриячәк. Мина үзәненә медицина хезмәте күрсәтү палаткасы куелачак, ул тиешле медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителәчәк.

Татарстан Республикасы – Россиядә хаҗиларны хаҗ кылырга хәнәфи мәзһәбе нигезләре буенча әзерләүче бердәнбер төбәк. Хаҗ гамәлләрен үтәүгә кагылышлы сорауларга төркем җитәкчеләре җавап бирәчәк.

Татарстанлылар өчен быелгы хаҗ сезоны яңалыгы булып – ашау-эчүне оештыру тора – хаҗиларга татар милли ашларын әзерләү өчен пешекче барачак.

2018 ел хаҗының тагын бер үзенчәлеге булып Согуд Гарәбстаны хакимиятенең чит ил паспортларына ябыштырыла торган традицион визалардан баш тартуы торды. Быел ил чиген узганда хаҗилар паспорт һәм А4 форматындагы биткә басылган визаны күрсәтергә тиеш булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*