tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2019 елда Федераль Сабантуй Новосибирск шәһәрендә үтәчәк
2019 елда Федераль Сабантуй Новосибирск шәһәрендә үтәчәк

2019 елда Федераль Сабантуй Новосибирск шәһәрендә үтәчәк

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Новосибирск өлкәсендә эш сәфәрендә.

Бүген ул Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников белән очрашты. Очрашуда Андрей Травников Новосибирск өлкәсе 2019 елда үтәчәк Федераль Сабантуйны уздырырга әзер булуын җиткерде, бәйрәмнең көне билгеләнде. Шулай итеп, киләсе елда 8 июнь көнне Новосибирск шәһәренең ипподромында ат чабышлары үтәчәк. 9 июнь көнне шәһәрнең яр буенда Федераль Сабантуе узачак.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Федераль Сабан туе Коми Республикасының Сыктывкар шәһәрендә узарга тиеш иде. Кайбер сәбәпләр белән бәйле рәвештә бәйрәмнең уздырылу урыны Новосибирск шәһәренә күчерелде.

Губернатор Андрей Травников белән очрашудан соң Милли шура рәисе Васил Шайхразиев Себер федераль округында Россия Федерациясе Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Сергей Меняйло белән очрашты.

Шулай ук эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев

Колыванск раонында урнашкан чад татарларының Йорт-Ора авылындагы мәдәни-тарихи милли музей комплексы белән танышачак, Новосибирск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясендә җирле татар оешмалары активлары белән очрашу уздыру көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*