tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2020 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Мөслим районында узачак
2020 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Мөслим районында узачак

2020 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Мөслим районында узачак

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров һәм Самара өлкәсенең “Дуслык” төбәк татар иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев, Камышлы районы башлыгы Рафаиль Баһаутдинов Бөтөнроссия авыл Сабан туеның символын Татарстан Республикасының Мөслим районы башлыгы Рамиль Муллинга тапшырдылар. Шулай итеп, 2020 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе беренче тапкыр Татарстан җирендә узачак.

Исегезгә төшерәбез, бүген Самара өлкәсенең Камышлы районында юбилейлы X Бөтенроссия авыл Сабан туе гөрләде. Бирегә Россиянең 24 регоныннан кунаклар җыелган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*