tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2020 елның Питрау чибәре билгеле
2020 елның Питрау чибәре билгеле

2020 елның Питрау чибәре билгеле

18 июль – Питрау атнасының соңгы көне, димәк керәшен кызлары арасыннан җитезлеге, кыюлыгы белән үзенә караткан иң чибәр керәшен кызын ачыклау вакыты да килеп җитте 2020 елда Республика күләмендә, Мамадыш районы Җөри авылында уздырыла торган Питрау бәйрәме онлайн форматка күчте.

Инде 20 ел дәвамында шушы бәйрәмнең күрке булган “Кряшен чибяре” бәйгесе быел уздырылмады. Элек электән Питрау көнне кызлар сайлаганнар. Быел, пандемия белән бәйле ситуациядә дә, бу традицияне өзмичә дәвам итеп, заманга яраклаштыру максатында, керәшеннәр өчен чыга торган “Туганайлар” газетасы “Питрау чибәре – Online” дип исемләнгән конкурс игълан итте.

Безнең конкурс республика дәрәҗәсендә уза торган “Кряшен чибяре”ннән үзгәрәк, без монда керәшен кызларының җырга – биюгә, аш-суга осталыгын да тикшермибез. Төп максатыбыз: интернет дөньясында чибәр керәшен кызларын, милли киемнәребезне күрсәтү, таныту, керәшен дөнҗасы белән башка халыкларны да таныштыру. Билгеле инде, сәхнә форматы конкурсларда катнашучыларны бөтенләй икенче яктан ача. Ә онлайн формат бөтенләй башка мөмкинлекләр бирә. Мисал өчен, “Туганайлар” газетасы бу конкурс аша 12 000 нән артык кешене керәшеннәр белән, онлайн булса да, таныштыра алды. Киләсе елларда “Кряшен чибяре” титулына ия булачак кызыбыз да нәкъ безнең конкурс аша беренче тәҗрибә, белемнәр туплагандыр, азарт җыйгандыр дигән өмет бар. Бәйге шартлары буенча, 30 июньнән 11 июльгә кадәр катнашулардан фотосурәтләр кабул иттек, шуларның иң яхшы дип сайлап алынганнарын социаль челтәрләребездә урнаштырып бардык. “Питрау чибәре – Online” конкурсында катнашучыларга тавыш бирү, Питрау көнне башланып, 18 июль 13.00 сәгатькә кадәр дәвам итте.

Тавышларны санау, чибәр кызлар сайлау, әлбәттә, җиңел эш түгел. Хәзерге мәгълүмати технологияләр алган киткән вакытта, роботлар көйләп, булмаган IP адреслардан да тавыш җыеп, җиңүче булырга омтылучылар һәрбер конкурста очрый. Без – “Туганайлар” редакциясе, хакерлар белән көрәшә алмасак та, бәйге шартлары буенча, алдау алымнары куллаган конкурсантлар “Питрау чибәре – Online” исеме өчен дәгъва итә алмый.

Шунысын да искәртеп үтәсе килә, без массакүләм мәгълүмат чараларын, социаль челтәрләрне даими күзәтеп баручылар буларак, кайбер конкурсанткаларның район, республика күләмендә җанатарлардан тавыш җыю очрагын күрдек. Редакция фикеренчә, әлеге алымның начарлыгы юк, чөнки конкурс положениесы буенча, җиңүче нәкъ менә лайклар – тамашачы мәхәббәте буенча сайлап алына. Бу очракта конкурста катнашучының тырышлыгы, ситуациягә бәйле рәвештә, максатына ирешү өчен юллар эзли дигән сүз. Тагын бер кат исәртеп үтәбез, җиңүчене сайлаганда, автомат рәвештә, роботлар кулланып эш итүчеләрнең тавышлары саналмады.

Тагын шуны әйтәсе килә, бу бәйге – кызлар, аларның фотосурәтләре  ярышы гына булмады. Берничә район үзара көч сынашканын, нинди юллар белән тавышлар җыелганын сиздек. Кемнәргәдер тавышлар күбәйгәч, кайберәүләр бирешеп, тавыш җыюдан туктаганлыклары да аңлашылды. Ә кайберәүләр исә, ахырга кадәр көрәште.

Шулай итеп, керәшеннәр өчен чыга торган бердәнбер “Туганайлар” газетасы игълан иткән “Питрау чибәре – Online” дип исемләнгән конкурста Зәй районы Әхмәт авылыннан Лариса Барсукованы җиңүче итеп танылды.

tuganaylar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*