tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2023 елда Федераль Сабантуй Кемерово өлкәсендә узачак
2023 елда Федераль Сабантуй Кемерово өлкәсендә узачак

2023 елда Федераль Сабантуй Кемерово өлкәсендә узачак

2023 елда Федераль Сабантуйны Кемерово өлкәсендә уздырырга ниятлиләр. Бүген бу турында Кемерово өлкәсе Губернаторы Сергей Цивилев  һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев сөйләште.

Бүген Кемерово шәһәрендә эшлекле сәфәрдә булган Васил Шәйхразыевны Кемерово өлкәсе Губернаторы кабул итте. Сергей Цивилев сүзләренчә, Кемерово өлкәсе һәм Татарстан арасында  ныклы элемтәләр булдырылган. “Без Сездән күп нәрсәдә үрнәк алабыз”, дип белдерде Губернатор.

Васил Шәйхразыев Губернаторга Прокопьевcкида үз катнашында уздырылган чаралар турында сөйләде. Барысының да югары дәрәҗәдә оештырылуы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Губернатор, үз чиратында,  узган елда өлкә Сабан туеның Прокопьевскида узуын, халыкны сәламләү өчен мәйданга атка атланып чыгуын әйтте. Васил Шәйхразыев  үзенең Татарстанда Ат спорты федерациясе президенты булуын аңлатты. Татарстанда уздырылучы  бәйгеләр турында мәгълүмат бирде.

Шулай ук Васил Шәйхразыев округларда инде өченче ел рәттән уздырылучы очрашулар турында сөйләде. Быел бу чараларны уздыру урыны итеп Кемерово өлкәсе сайлануын әйтте. Милли шура рәисе бүген “Парк ангелов”та булуларын да сөйләде , биредә янгында һәлак булучыларны искә алу ягыннан зур эш башкарылуына басым ясады ул.

Шулай ук очрашу вакытында 2023 елда Федераль Сабантуйны Кемерово өлкәсендә уздырырга килешендә. Аның төгәл кайсы шәһәрдә булачагы алга таба сөйләшенәчәк әле.

Очрашуда катнашкан Таһир хәзрәт Бикчәнтәев һәрдаим ярдәм күрсәткәннәре өчен хакимияткә, өлкә шөкүмәтенә рәхмәтләрен җиткерде. Аеруча рәхмәт сүзләрен Сабантуйларны үткәрүдә булышлык күрсәткәннәре өчен әйтте.

Губернатор Сабантуйны тагын да киңрәк күләмдә үткәрергә кирәклеген җиткерде. Быелгы өлкә Сабан туенда да үзенең һичшиксез катнашачагын әйтте. Шулай ук Кемеровода Сәнгать үзәге төзелүен, әлеге үзәктә татар мохтариятенә дә урын биреләчәген хәбәр итте.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*