enrutat
Баш бит / 21 нче гасыр Сөембикәсе
21 нче гасыр Сөембикәсе

21 нче гасыр Сөембикәсе

Халкыбызның горурлыгына, яшәешебезнең милли символына әйләнгән гүзәл һәм акыллы ханбикә Сөембикә турында йөзләгән шигырь, поэма, хикәя, повесть, роман, сәхнә әсәрләре язылган. Соңгы чорларда Сөембикә тарихи шәхес һәм әдәби каһарман булып кына калмыйча, татар халкының милли азатлык идеалларын үзенә туплаган символик образга әйләнгән. Шуңадыр, Советлар Союзы чорында барлыкка килгән “Азат хатын” җурналы 20 нче гасыр азагында “Сөембикә” исемен үзенә алган.

Халкының азатлыгы, бәхете өчен корбан булган Сөембикә кебек, халык мәнфәгатьләрен яклаучылыр арасында татар хатын-кызларының исәбе артканнан арта бара. Һәр төбәкнең тарихи битләре аларның исемнәрен саклый. Минем туган авылым Каргалы тарихында да андый шәхесләр булганы мәгълүм. 19 нчы гасыр азагында хатын-кызлар арасында беренчеләрдән булып Зәйнәп Сәгыйдә үз шигырьләрен “Вакыт” гәзитендә бастыра. Авылыбызда хатын-кызлар өчен учительская школа ачыла. Аның җитәкчесе – танылган шагыйрь Закир Рәмиевнең тормыш иптәше Мәһүбә Борнаева. 20 нче гасырда бөтен Оренбур өлкәсенә үзен танытты Мәдинә апа Рәхимкулова. Аның тырышлыгы белән бүгенге көндә “Яңа Вакыт” гәзите яшәп ята, шәһәребездә абруйлы татар вәкилләре яшәгән борыңгы йортларда мемориаль такталар барлыкка килде, педкөллияттә татар һәм башкорт факультетлары ачылды. Авылыбызның тарихы белән бәйле күп кенә тарихи мәгълүматларны торгызды.

21 нче гасырда да, авылыбызның яшәешенә җитди үзгәрешләр керткән хатын-кызлар арасыннан шәхесләр бар. Һәм аларның берсе турында җентекләбрәк сөйләп үтәсем килә. Һәр авылның мәдәният һәм мәгърифәт үзәге – мәктәп. Заман сулышын тоеп, тиешле тәрбия, белем биреп, гел камилләшүгә омтылып торган мәктәпнең генә киләчәге бар. Һәм безнең Каргалы авылы мәктәбе шундыйларның берсе. 2002 нче елдан мәктәпнең директоры булып Низамутдинова Тәүхидә Фәрит кызы эшли. 1981нче елны чит телләр факультетын тәмамлап, үзе укып чыккан авыл мәктәбенә укытучы булып кайта. Беренче көннән үк аңа тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын йөклиләр. Яшь укытучыга эшнең беренче еллары җиңеллек белән бирелми. Әмма ул бирешми, тырыша, өлкән укытучылар белән киңәшләшә, өйдә әти-әнисе дә аңа зур таяныч иделәр. Аның оештыручы һәм җитәкчелек сәләтләрен күреп, 1990 нчы елларда укыту эшләре өлешенең директор урынбасары итеп билгелиләр.

Үзгәртеп кору чорындагы болганышлар бөтен ил, шәһәр, авыл тормышына да тәэсир итте. Тынгысыз елларда мәктәпнең генә түгел, авылның тәртибен саклап, коллективның рухи көчен ныгыту, җәмәгать эшләрен дә үз җилкәсенә ала яшь Тәүхидә. Директор вазифасын үти башлауга, мәктәпнең сакланып килгән гадәтләреннән тыш, замана шартларында белем бирү киңлеген киңәйтү юнәлешләре буенча эшләргә кирәклеген аңлый һәм заманча белем технологияләрен актив кулланышка кертергә керешә.

Татар милләтен милләт итеп таныткан бөек татар теленә юкка чыгу куркынычы яный. Кызганычка каршы, Россиядә генә түгел, хәтта Татарстанда да ата-анасы туган телен белсәләр дә, балалары урыс телендә аралаша, ана телен белми, димәк, ул милли сән­гатькә дә, шигъ­рияткә дә – барысына да битараф, томана калуга дучар.

Мәктәптә туган телне саклап калу гына түгел, аны үстерү, матур-гореф гадәтләрне тергезү, балаларны яшьтән әдәп-әхлакка өйрәтү кебек мәсьәләләрне дә директорыбыз кайгырта. Әлбәттә, күп очракта мәгариф җитәкчеләре милли телләр укытуны киметергә яки бөтенләй бетерү ягын карыйлар. Моңа каршы торучы директорыбыз татар телен саклап калу зарурлыгын исбатлый һәм татар теле дәресләренең сәгатьләрен киметми. Мондый “башбаштаклыгы” өчен җитәкчеләр тарафыннан аңа каты шелтәләр дә эләгә иде. Тик батыр йөрәкле татар кызы төшенкелеккә бирешеп өйрәнмәгән. Аның җитәкчелегендә мәктәпнең көчле коллективы озакламый өлкә күләмндә генә түгел, аның чикләренә дә үзен таныта. Безнең алдынгы укучыларыбыз илебезнең төрле төбәкләрендә белем алып, яхшы белгечләр булып, авылыбызны, мәктәбебезне хөрмәт итеп, искә алалар. Аллага шөкер, татар мәктәбендә укып, рус телендә генә укыта торган вузларны да уңышлы тәмамладык һәм үзебезнең туган татар телебездә дә яратып аралашабыз!

Хатын-кызның матурлыгы Ана булуда, дигән күренекле шагыйрь. Әлбәттә, бу бәхәссез. Тәүхидә Фәрит кызы ана назын үзе укыткан балаларына тарата. Һәм без, аның мәхәббәтен гел тоеп яшибез. Армия сафларыннан хезмәт итеп кайткан егетләр, иң элек үзләре укыган мәктәп ишеген ачып керәләр һәм үз аналары кебек якын күргән Тәүхидә Фәрит кызы белән күрешәләр.

Туры сүзле, кырыс холыклы, дип әйтүчеләр дә бар. Әмма, халкымның шундый батыр йөрәкле кызлары булмаса, милләтебезнең, туган телебезнең киләчәге аянычлы хәлгә калыр иде.

16 нчы гасырда халкымның милли азатлыгы өчен көрәшкән тарихи шәхес Сөембикә кебек, 21 нче гасырда да телнең, милләтнең киләчәге өчен үзләренең көчләрен кызганмаган шәхесләр бар. Шуларның берсе – Низамутдинова Тәүхидә Фәрит кызы.

Х.Г. Ягъфәрова,

Татар Каргалысының урта мәктәбе укытучысы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*