tatruen
Баш бит / Яңалыклар / МАРИИН ТЕАТРЫ СОЛИСТЫ – ИЛЬМИРА БАҺАВЕТДИНОВА
МАРИИН ТЕАТРЫ СОЛИСТЫ  – ИЛЬМИРА БАҺАВЕТДИНОВА

МАРИИН ТЕАТРЫ СОЛИСТЫ – ИЛЬМИРА БАҺАВЕТДИНОВА

Быел аның Санкт-Петербург шәһәрендәге данлыклы Мариин театрында эшли башлавына 15 ел тулды. Шул вакыт эчендә байтак кына мәртәбәле премияләр алган, киноларда төшкән  һәм дөньяның 50 дән артык  илендә чыгыш ясаган әлеге кыз театрда әйдәп баручы   биючеләрнең берсе.

Сүзем – нәсел тамырлары Татарстанның Апас районы Ябалак авылыннан булган, Мариин театры солисты Илмира Баһаветдинова турында. Ильмираның әтисе Равил Баһаветдинов матур табигатьле һәм чишмәле Апас  районы Ябалак авылыннан.  Равил абыйның кызы Илмира да әти-әнисе юлыннан китә.

Сабый чактан ук сәхнә тирәсендә бөтерелеп, грим исен иснәп үскән кыз һөнәр сайлаганда озак уйлап тормый. 1991 нче елда ул Ваганова исемендәге рус дәүләт  балет Академиясенә укырга керә.  Россиядә генә түгел, бөтендөньяга танылган  академиядә укыганда ук сәләтле кызны күреп, Мариин театры җитәкчелеге аны кайбер спектакльләрдә уйнарга чакыра.

Ильмира Шул елларда Илмира  чит илләрдә үзенең  беренче гастрольләренә дә бара.  Илмирадан кайсы илләрдә гастрольдә булдың дип сорауга ул- җир шарында мин бармаган өч кенә ил калды дип гаҗәпләндерде. Үзенең чит илләрдәге гастрольләре хакында сөйләгәндә, ул әби-бабалары, әтисенең туган җире Казан- Татарстан турында да җылы тәэсирләре белән уртаклашты.

Сабый чактан ук бары тик кунакка гына кайтып йөргән Казанга, ул узган ел Мөселман киносы фестивалендә катнашу өчен чакырылган була. Гомумән, Казан турында Илмира озаклап сөйләшергә, аның мәчетләре, тарихи урыннары хакындагы хәтирәләре белән уртаклашырга ярата. Казанда булмаган хезмәттәшләремә дә, “Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр барып күрүең хәерлерәк дип әйтәм,” ди .

Данлыклы театр биючесе Илмира шушы ук театрда эшләгән әти-әниләре белән дә горурланып сөйли.  Горурланмаслык та түгел бит – әтисе Россия сәхнәсендә беренче тапкыр  балетта Пушкин ролен башкарган кеше, ”Аккош күле”,  ”Бахчасарай фонтаны”, ”Дон Кихот” кебек  балетларында төп ролләрне башкарган биюче.  

Рамис Сафин, Санкт-Петербург.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*