tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 24 нче гыйнварда “Әниемнең җылы кочагы-2019” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.
24 нче гыйнварда “Әниемнең җылы кочагы-2019” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.

24 нче гыйнварда “Әниемнең җылы кочагы-2019” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.

24 нче гыйнварда “Әниемнең җылы кочагы-2019” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак. Исегезгә төшерәбез, Конкурс 2019 нчы елның 01 нче ноябреннән 27 нче ноябрьгә кадәр узды. Анда Татарстанның Кукмара, Актаныш, Тукай, Әлмәт, Нурлат, Әтнә, Питрәч, Азнакай районнарыннан, Казан, Алабуга шәһәрләреннән һәм Башкортстан Республикасы, Свердловск, Төмән өлкәләреннән балалар да, яшьләр, өлкәннәр дә катнашты. Барлыгы 56 кеше.

Алар үзләренең видеоларын инстаграм битенә урнаштырдылар. Иншалар «Татарлар» газетасында басылып чыгачак. Аларның кайберләрен инде бастырылды да. Катнашучылар арасыннан 27 кеше төрле яшь үзенчәлекләре буенча җиңүче дип табылды. Бүләкләү тантанасы 24 нче гыйнварьда узачак. Катнашучыларны көндезге 14,30 сәгатьтә Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 38/5 адресы буенча Бөтендөнья татар конгрессы бинасында көтеп калабыз. Хәбәрләшү өчен җиңүченең исем-фамилиясе һәм элемтәгә чыгу өчен телефон номерын конгрессның инстаграм директына язуыгыз сорала.

 

Үзе язган шигырьне укучылар арасында:
7-12 яшькәчә
1. Таңсылу Сәлахова (Актаныш)
2. Фирзәр Шәяхмәтов ( Актаныш)
13-17 яшькәчә
1. Ләйсән Сәлахова (Актаныш)
18 яшьтән өлкәнрәк
1. Сөнгатулла Бекенин (Тубыл)

Башка авторның шигырен сөйләүчеләр арасында:
7- 12 яшькәчә
1. Алинә Сабитова (Кукмара)
2. Камилә Галиуллина (Актаныш)
3. Алсу Нургалиева (Нурлат)
Әнвәр Таишев (Казан) Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
13-17 яшькәчә
1. Аделина Нурумбетова (Казан)
2. Диләрә Ямаева (Казан)
3. Сөмбелә Мөбәрәкшина (Казан)
18 яшьтән өлкәнрәк
1. Гөлшат Солтанова (Әлмәт, Бишмунча)
2. Римма Шәрипова (Тубыл)
3. Илзирә Галимбекова ( Казан)
Мәфрүзә Мортазина (Тубыл) рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында:
1. Азат Шәйхиев (Әтнә) – 3 яшь
2. Ясминә Хәбибуллина (Казан) 5 яшь
3. Динә Афризунова (Свердолвск) 4 яшь
4. Эмилия Фәттахова (Кукмара) 4 яшь
5. Камилә Габдерахманова (Кукмара) 6 яшь
6. Әдилә Зыятдинова (Казан) 6 яшь
7. Әмир Нигъмәтуллин (Казан) 4 яшь

Инша язучылар арасында:
1. Алсу Билданова (Казан)
2. Раушания Захарова (Казан) һәм Зәйфә Салихова (Башкортстан)
3. Илвена Садыйкова (Башкортстан) һәм Искәндәр Нәҗмиев (Мамадыш)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*