tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 55 ел бергә
55 ел бергә

55 ел бергә

Тубыл шәһәренең матур һәм тыныч урамнарның берсе –Пролетарская стрелка Абрамка елгасы ярында урнашкан. Искиткеч матур чәчәкләргә төренгән йортта, бик тә кунакчыл, ачык йөзле, тыйнак, матур, шәһәр халкына таныш булган Урамаевлар гаиләсе яши. Аларны еш шәһәрдә үткәрелгән мәдәни чараларда очратып була. Урамаевлар “Тугрылык һәм мәхәббәт” өчен бирелгән медаль белән бүләкләнгән гаилә дә. Урамаевлар –икесе дә сабыр холыклы, ярдәмчел кешеләр. Бүген аларның мул тормышларына карап сокланабыз. Алар икесе дә күп сынаулар узган, сугыштан соңгы елларны тырышып укыган, белем алырга омтылган кешеләр.

Рафаил Нурлаян улы һәм Равза Хикмәт кызы Урамаевларның балачак еллары Бөек Ватан сугыш елларына һәм сугыштан соң авыр елларга туры килә. Ахманай авылында туган Рафаил абыйның әтисе фин сугышында, аннары Эстониядә совет властен урнаштыруда катнаша. Бөек Ватан сугышы башлангач Смоленск шәһәре янында барган бәрелешләрдә, фашистларны Мәскәүгә уздырмаган сугышларда катнашып яу кырларында башларын салган сугышчылар арасында Рафаил абыйның әтисе дә була. Ул андагы беренче туганнар каберлегендә җирләнгән. Нурлаян абыйның әнисе Рафаилны һәм тагын ике бертуганын Саускан авылына алып кайта. Әниләре сугыштан яраланып кайткан ветеранга тормышка чыга. Балалар әбиләре тәрбиясендә авылда үсәләр. 1946 нчы елны Саускан авылын су баса. Басулар, бәрәңге бакчалары, иген кырлары, печәнлекләр суда була…

Ул елларны дәүләтебез Балалар йортларын оештыралар. Өлкән бертуган апасы белән Рафаил Урамаевлар Торбы авылындагы 11 нче Балалар йортында 1955 нче елгача булалар, аннары әбиләре яңадан аларны Саускан авылына алып кайта. Рафаил монда мәктәпне тәмамлый, аннары укуын Тубыл шәһәренең унбишенче мәктәбендә дәвам итә. Мәктәпне тәмамлап навигация тәммланганчы елга флотына эшкә урнаша. Урман сәнәгатендә эшләүчеләрне әзерләүче техник училищесында укый, урман техникумында белем ала. Рафаил югары курсларны тәмамлап автоюллар төзүче буенча югары квалификацияле белгеч һөнәренә дә укып чыга. 1965 елның апрель аенда Тубылның иң матур, хезмәт сөйгән тырыш Равза Хикмәт кызы белән тормыш коралар. Равза да күп балалы гаиләдә туып үсә. Ул медицина училищесын тәмамлап Сумкино поселогы поликлиникасында эшли башлый. Гомер юлдашын да ул монда очрата. Хезмәт юлын медицинага багышлаган Равза апа лаеклы ялда булса да, бүген дә ярдәмгә мохтаҗларга ихлас күңеле белән булышлык күрсәтә.

Үзенең тормыш юлы турында: ”Гаиләбездә беренче урында тормыш иптәшем, кызым, ике улым булды. Әтиләренең укуларына, хезмәт юлы баскычларыннан күтәрелүенә без шат булдык. Кайсы вакыт балалар белән үзем генә булсам да, зарланмадым, әтиләренең сессияләрен уңышлы биреп кайтканын сабырлык белән көттек. Рафаил Сургутгазпром булекчәләрендә технология хезмәте начальнигы булып эшләде. РФнең энергетика министрының мактау грамотасы, медальләр белән бүләкләнде,”-дип, хатирәләрен барлады Равза апа. Ул үзе күп еллар шәһәр поликлиникасы физиобүлегендә эшли. Үзенең эшен яхшы белгән, авыруларга игътибарлы булган белгеч Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Медицина ветераны Равза апа хәзер лаеклы ялда. Урамаевлар тормыш юлларында үзләренең тырышлыгы белән йорт төзиләр, бакча утырталар. Равза апа уңган хуҗабикә дә. Аның пешергән милли камыр ризыклары, төрледән –төрле сый-нигъмәтләре белән сыйланмаган кеше юктыр. Халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен саклаучы гаилә мул табын әзерләп дини, милли, гаилә бәйрәмнәрен зурлап үткәрәләр.

Урамаевлар балаларына да югары белем бирергә тырышалар. Алар үз кыйблаларын, тормышта үз урыннарын тапкан кешеләр. Бүген Урамаевларның балалары нинди генә югары урыннарда эшләсәләр дә кешелекле, ярдәмчелләр. Өлкән уллары Сергей Салехард шәһәрендә тышкы һәм икътисадый элемтәләр департаменты директоры урынбасары, кызлары Рушания Ямало-Ненецк округының Төмәндәге вәкиллегендә бухгалтерның урынбасары булып эшли, кече уллары Ильмар Тубыл медицина колледжын тәмамлаган оста стоматолог.

Гаиләсе , балалары, якыннары, дуслары белән татулыкта, утрак тел табып, 55 ел бергә яшәүнең мәгънәсен татып гомер кичерүче якташларыбызга исәнлек-саулык телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп тагын әле озак еллар яшәгез.

Римма Умитбаева

Тубыл шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*