tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 1 декабрь көнне “Пирамида” күңел ачу комплексы сәхнәсендә тарихи вакыйга булды.
1 декабрь көнне “Пирамида” күңел ачу комплексы сәхнәсендә тарихи вакыйга булды.

1 декабрь көнне “Пирамида” күңел ачу комплексы сәхнәсендә тарихи вакыйга булды.

1 декабрь көнне “Пирамида” күңел ачу комплексы сәхнәсендә тарихи вакыйга булды. Тамашачы йөрәк белән сайланган җырлардан торган концерт – тамаша карады. Бу – “Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасы иде. Әлеге музыкаль чараның чишмә башында “Музыкаль дистә” хитлар парады тора.

3Болгар радиосы дулкыннарында яңгыратылган бу тапшыру быелның апреленнән ТНВ каналы эфирына чыгып, тагын да киңрәк үсеш алды. 7 ай дәвамында тамашачылар күңелләренә хуш килгән җырлар өчен тавыш бирде. Ай нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган җырлар “Болгар радиосы” милли музыка премиясе ияләре булды. Җиңүче 21 башкаручы кызыл келәмнән сәхнәгә күтәрелде. Алар арасында Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи, Венера Ганиева, Гүзәл Уразова, Вил Усманов, Ришат Төхвәтуллин, Сиринә Зәйнетдинова, Рөстам Закиров, Илназ Минвалиев, Марат Фәйрушин, Гүзәл Уразова һ.б. Җырчыларга “Болгар радиосы” статуэткалары һәм чәчәк букетлары тапшырылды. Әлбәттә, җыр авторлары да читтә калмады. Алар дипломнарга ия булды. «La Primavera» оркестры, Татарстан җыр һәм бию ансамбле, “Казан” бию ансамбле, “Мгновение”, һәм башка бию театры иҗади коллективлары чыгышлары исә тамашага тагын да ямь өстәде.2

Бу тантананың идея авторы “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов, баш режиссеры һәм продессоры “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова, Башкарма җитәкчесе, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директорының радио буенча урынбасары Илнур Фәйзрахманов. Залга тамашачы Россиянең бик күп төбәкләреннән килгән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*