tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 93 яшьлек погонлы бабайның яңа китабы
93 яшьлек погонлы бабайның яңа китабы

93 яшьлек погонлы бабайның яңа китабы

«Чутай бабай малайлары» – Балтач районының Чутай авылы турында яңа китап дөнья күрде. Китап дүрт бүлектән тора. Беренче бүлек тулысынча авыл тарихына багышлана, аның авторы танылган тарихчы язучы Гарифҗан Мөхәммәтшин. Биредә Г.Мөхәммәтшин колхоз, мәктәп, мәчет һәм авылның шәхесләре турында әтрафлы мәгълүмат, истәлекләрен урнаштырган.

Ә калган бүлекләр  Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, «Хәтер» мәчете имам-хатыйбы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Харис хәзрәт Салихҗанга нисбәтле. «Чутай бабай малайлары» китабы ТАССРның 100 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан әзерләнгән. Биредә Балтач районы Чутай авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманнар язмышы турында бәян ителә. Харис хәзрәт Салихҗан шәҗәрәсе, аның нәселе турында кызыклы фактлар урнаштырылган. Шулай ук Харис хәзрәт турында республика матбугатында дөнья күргән язмалар да урын ала.

Белешмә: Салихов Харис Салихҗан улы 1927 елның 30 июлендә Балтач районының Чутай авылында туган. Чутай мәктәбендә җиде сыйныф белем ала. 1942-1943 елларда Арча педагогия училищесында укый. Укуын тәмамлый алмый — 1944 елда гаскәри сафларга алына һәм Бөек Ватан сугышында катнаша. Аның сугыш юлы Чехословакия, Австрия җирләре аша үтә. Яралана. Сугыштан соң Эчке эшләр халык комиссариатының Харьков училищесына җибәрелә, әмма авырып китү сәбәпле укуны ташларга туры килә. Бераз вакыт Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты карамагында эшли, Мәскәү-Рязань тимер юлы милициясе составында хезмәт итә. Казанга кайтып Вахитов районы эчке эшләр бүлегенә эшкә килә. Тиздән аны Совет районына күчерәләр. Монда ул район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, милиция подполковнигы дәрәҗәсенә ирешә.

Х.Салихов сугыш юлларындагы батырлыклары һәм милиция органнарында озак еллар хезмәт иткәне өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, 16 медаль белән бүләкләнә. Сәяси карашлары өчен 1978 елда аңа милиция хезмәтеннән китәргә туры килә. 1987 елда шул ук сәбәпләр аркасында КПСС сафларыннан чыгарыла. Балачакта әтисе биргән дин нигезләре аны ислам дине юлына кайтара — ул дини мәдрәсә тәмамлый. Ислам кануннары, ислам әхлагы темаларына радио, телевидение, газетлар аша чыгышлар ясый. Аның «Исламның кыскача тарихы» исемле дәреслеге, «Мөселман исемнәре». «Тукайның исламга мөнәсәбәте», «Ислам тарихы вә нигезләре» исемле китаплары Харис Хәзрәт Салихҗанны хәзерлекле ислам белгече буларак таныттылар.

Мөршидә Кыямова

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*