tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Адилә Әхмәтова Берлин халкын татар халык җырлары белән сөендергән
Адилә Әхмәтова Берлин халкын татар халык җырлары белән сөендергән

Адилә Әхмәтова Берлин халкын татар халык җырлары белән сөендергән

Берлин татар яшьләре берлешмәсе Адилә Әхмәтованың Германия башкаласында икенче концертын үткәрде.

Җырчының беренче концерты бер ел элек шулай ук Берлинда узган. Тамашачылар чыгышны бик җылы кабул иттеләр. Адилә татар халык җырлары һәм күренекле татар башкаручыларның җырлары белән чыгыш ясады.

Тамашачылар арасында рус, америкалылар һәм алман тамашачылары, шул исәптән җирле татар диаспорасы вәкилләре – яшьләр дә, өлкәннәр дә бар иде.

Тимур Харрасов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*