enrutat
Баш бит / Ак халатлы фәрештә
Ак халатлы фәрештә

Ак халатлы фәрештә

Һәр авылда үзенең танылган, тарихта мәңгеләштерүгә лаек булган шәхесләре бар. Узган елның октябрь аенда озак еллар туган авылы Петрякс колхозын уңышлы җитәкләгән күмәк хуҗалык рәисе, әтием Җәфәр Исхак улы Измайловның якты истәлегенә җирле конторда Хөрмәт тактасы ачылган иде. Күренекле авылдашларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан 16 декабрьдә Петрякс участок хастаханәсенең амбулатория фасадында шушындый истәлек тактасы безнең авылда авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда эшләгән чын гаилә докторы, бер үк вакытта операцияләр ясаучы гинеколог һәм сәламәтлек саклауны оештыручы, “РСФСРның атказанган табибы” Надирә Үмәр кызы Үмәровага куелды. Әйтергә кирәк, әлеге тантанага авылдашлар гына түгел, төрле яктан бик күп кунаклар да җыелды, шул исәптән Мәскәүдән Надирә апаның бертуганы Адиль абыйның кызлары һәм оныгы, Уразавылдан шулай ук бертуганнары Камил абыйның кызы һәм Кочко-Пожардан Надир абыйның уллары, Зур Рбишчадан якын туганы Зәки Валемеев тормыш иптәше белән килде, ә дәү әнисе хөрмәтенә мемориаль тактаны алар арасындагы аерым кунак — Надирә апаның оныгы, медицина хезмәткәрләре династиясен дәвам итүче Тимур Ринат улы ачты. Ул Петрякска кызы Гуля һәм әнисе Валентина Андреевна белән килгән иде.

Авылыбызда медицина хезмәтенең үсеше нәкъ менә Надирә Үмәр кызының исеме белән бәйле. Кечкенә буйлы, һәрвакыт затлы киенгән, кулында кирәкле медицина инструментлары һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен дарулар тутырган чемоданы белән – Надирә апа Петрякс һәм тирә-юнь авыл халкының хәтерендә сакланып калды. Ул халык арасында үзенең ярдәмчеллеге, һөнәри осталыгы, хезмәт сөючәнлеге һәм уңай әхлакый сыйфатлары өчен зур абруй казанган шәхес.

Надирә Үмәр кызы 1914 елның 25 декабрендә Куйсуында укытучылар гаиләсендә туа. Әтисе – Үмәр Салахов Казанда мәдрәсә тәмамлаган һәм параллель рәвештә укытучылар семинариясендә укыган. Уку вакытында студентлар һәм 1905 елгы революцион хәрәкәтләрдә катнашуы сәбәпле, Казанның генерал-губернаторы аңа югары уку йортына керүне тыя. 1907 елда ул Мәскәүгә китә һәм ике ел дәвамында укытучы булып эшләп, 1909 елда Куйсуына кайта, биредә яңа типтагы мәктәп ачарга теләге зур булса да, җирле руханилар һәм кулаклар аңа рөхсәт бирми. 1913-1922 елларда ул Печәдә мәктәп директоры була, шушында биш баласы туа. Кире Куйсуына кайтып, 1932 елга кадәр мәктәптә директор, соңрак, сәламәтлеге какшау сәбәпле, гади укытучы булып хезмәт итә. Надирә апаның әнисе Хәерлебәнәт Зур Рбишча мулласы Ярулла хәзрәтнең кызы, Валемеевлар һәм Яруллиннар нәселеннән.

Надирә ападан башка гаиләдә тагын Хайдәр, Надир, Адиль һәм Камил исемле дүрт ир-егет була. Алар барысы да югары белемле, Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнгән.

Шушы урында тукталыш ясап, хөрмәтле табибның туганнары белән таныштырып үтәм. Хайдәр Үмәрович Казан университетының физика-математика факультетын тәмамлап, юллама белән Жуковск шәһәрендә урнашкан Үзәк аэрогидродинамика институтына (ЦАГИ) җибәрелә. Биредә ул атаклы конструктор Андрей Туполев белән эшли, Кырымда да хезмәт итә, ә сугыштан соң Ташкент шәһәрендә политехника институтында доцент буларак кафедра җитәкли.

Надир Үмәрович белеме буенча педагог, Горький дәүләт педагогия институтын бетерә. Башта Уразавыл урта мәктәбен, аннары Кочко-Пожар педучилищесын, соңрак биредәге мәктәп-интернатны җитәкли. “Халык мәгарифе отличнигы”.

Адиль Үмәрович Кочко-Пожарда педучилище тәмамлый. 1938 елда армия сафларына чакырыла, 1944 елга кадәр Бөек Ватан сугышында катнаша һәм аннан инвалид булып кайта.

Камил Үмәрович Черноморск урта мәктәбен бетергәннән соң, Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтының сәнгать факультетына укырга керә. 1941 елда үз теләге белән фронтка китә, аерым диңгез бригадасы составында инглиз кәрваннарын озатып йөри. Сугыш беткәч Петрякста редакциядә эшләп ала, аннан соң, рәссам буларак, Мәскәүдә ВДНХ павильоннарында, Брюссель һәм Америка бөтендөнья күргәзмәләрендә бизәү эшләрендә катнаша.

Хатынының вафатыннан соң Надирә апаның әтисе Куйсуы мәктәбе укытучысы булып хезмәт иткән коллегасы Халимә Ибраһимованы өйләнә, аларның Роза һәм Дина исемле ике кызы туа. Роза Үмәр кызына хәзер 90 яшь, ул Мәскәү өлкәсенең Дубна шәһәрендә яши. Укытучылык белгечлеге буенча ике югары белеме бар, юллама буенча Себердә, аннары Актукта укыткан, ә Дина Үмәр кызы Петрякста урта белем алып, Горькийда политехника институтын бетерә һәм Орехово-Зуево шәһәренең “Каучук” заводында цех начальнигы булып хезмәт итә, бүгенгәчә шушында яши.

Надирә Үмәровна Кочко-Пожарда педучилище бетереп, 1933 елда Казан медицина институтының рабфагына керә, ә әлеге югары уку йортын тәмамлагач, Ленинград шәһәренә хәрби медицина курсларына җибәрелә һәм хәрби табиб буларак, рус-фин сугышында катнаша, Поляр түгәрәк артында урнашкан Рыбацкий утравында хезмәт итә. Шушында үзенең булачак улының әтисен – офицер Василий Шестаковны очрата һәм алар арасында мәхәббәт уты кабына. Бәхетле гаилә тормышына шатлыклы өметләр баглап, ул Петрякска декрет ялына кайта һәм 1941 елның 8 июнендә биредә аларның балалары Ринат дөньяга аваз сала. Әмма әтисе улын кулына да алырга өлгермичә, Бөек Ватан сугышына китә һәм фронтта геройларча һәлак була.

Кечкенә улын карашырга Надирә апага бөтен авылдашлар ярдәм итә, чөнки ул хастаханәдә бердәнбер табиб, ә көн саен бирегә килгән авыруларның саны иксез-чиксез. Ачлык, тиф, дизентерия, криминаль абортлар – бу әле хатын-кыз табибы Үмәрова дәвалаган чирләрнең өлешчә исемлеге генә. Һәм, әлбәттә, бала таптыру да аның карамагында була.

1961 елда халыкка медицина хезмәтен күрсәтүне оештырудагы зур казанышлары өчен Надирә Үмәровага «РСФСРның атказанган табибы» исеме бирелә.

1963 елда Петрякс район хастаханәсе участок хастаханәсенә әверелә, штат кыскара, ә бер елдан соң Надирә апа Уразавылга күчә һәм биредә әле лаеклы ялга чыкканнан соң да берникадәр вакыт хезмәт итә. 1969 елда тәҗрибәле табиб Ленин ордены белән бүләкләнә. Надирә апа игелекле, тәүфыйклы ул тәрбияләп үстерә. Ул әнисе кебек үк катлаулы медицина хезмәткәре юлын сайлый. Ринат Васильевич 1968-1970 елларда Петрякс участок хастаханәсенең баш табибы һәм хирургы булып эшләде, искиткеч сөйкемле кеше, югары категорияле белгеч иде, һәрберебез өчен үрнәк булды. Шушы елларда нәкъ менә аның җитәкчелегендә авылда яңа стационар төзелеше башланды. 1971 елдан ул Семашко исемендәге өлкә клиник хастаханәсе табибы, ә 1974тән соңгы көннәренә кадәр шушы учреждениенең травма бүлеген җитәкләде. Кызганычка, 2011 елда ул вафат булды.
Иманым камил, Надирә апа Үмәрованың, аның улы Ринат Васильевичның якты истәлеге Петрякс һәм тирә-як авыллар халкының күңелендә мәңге сакланачак.

Алсу ИЗМАЙЛОВА,
хастаханәнең баш табибы.
Петрякс.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*