tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” укулары

“Ак калфак” укулары

Ботендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын – кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан 3 март көнне укулар оештырды.

Чарага Татарстан республикасы районнарыннан һәм Россиянең 7 регионыннан “Ак калфак” оешмасы җитәкчеләре жыелды. Барлыгы укуларда 37 гүзәл зат катнашты. Шулай ук чарада “Ак калфак” татар хатын – кызлары иҗтимагый оешмасы әгъзалары Миләүшә Айтуганова, Ләйсән Юнысова, Миләүшә Мусина да чакырулы иде.

Уку барышында Татарстанның Балтач, Азнакай, Яшел Үзән районнарының “Ак калфак” җитәкчеләре 2014 нче елга эшләгән эшләренә отчет һәм 2015 елга эш планнары белән таныштырдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*